Зур изгелекләр эшләнде

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

25- 26- 27 октябрьдә Самар Җәмигъ мәчетендә күп гамәлләр башкарылды. Самар мөселманнары Аллаһы ризалыгы өчен 350 сарык чалдылар, ә яшьләребез аны мохтаҗларга тараттылар.
Самар Җәмигъ мәчетендә хезмәткәрләр ярдәмендә унике сыерны корбан чалу өчен исемлекләр әзерләнде. Бу инде 84 кеше корбан чалды дигән сүз.
Шуның өстенә ятимнәргә, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә корбан ите бирү нияте белән 33 кеше акчалата ярдәм итте. Тагын 35 кеше мәчеткә, мәдрәсәгә садака итеп корбан ите бирде.
Барлыгы меңгә якын кешегә корбан ите таратылды.
Олуг бәйрәмебез хәйрия хезмәтендә изгелек һәм игелек күрсәтеп, шәхси үз малларыннан аерып, мохтаҗларга ярдәм иткән дин кардәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре, шәфкатьләре булса иде. Аларның һәрбарчасына сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә тормышында бәхет вә шатлыклар бирсен иде Аллаһы Тәгалә.

Самар Җәмигъ мәчете Ветераннар шурасы рәисе Таһир МАМЫШЕВ.

Фикер калдыру