Домой Главные новости В области “Татар кызы-2020” бәйгесенә һәм II Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә әзерлек бара

“Татар кызы-2020” бәйгесенә һәм II Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә әзерлек бара

0
“Татар кызы-2020” бәйгесенә һәм II Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленә әзерлек бара

28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самарада Халыкара “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабын һәм Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивален уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров, аның Беренче урынбасары Данис Шакиров һәм урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев, Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале директоры, “Дуслык” оешмасының татар сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов , Самараның “Сөләймановлар” студиясе җитәкчесе Әлфия Сөләйманова, дизайнер Галия Хәлиуллова катнаштылар.

Самарада Халыкара “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабы 28 мартта LOTTE отелендә узачак. Анда Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак.

Утырышта төбәкара этапта Татарстанның танылган иҗади коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары катнашуы турында мәсьәлә каралды. Оештыручылар бәйгенең программасы белән дә таныштылар, аны истә калырлык матур итеп уздыру турында сөйләштеләр.

Очрашуда Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале турында да сүз барды.  Бәйгенең  конкурс тыңлаулары 16-17 апрельдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда, ә гала-концерт – 18 апрельдә филармония бинасында узачак.

Быел  фестивальдә катнашучыларны “Инструменталь башкару” номинациясендә Казан консерваториясе проректоры  Ринат Халитов, “Хореография” номинациясендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленың баш балетмейстеры Раилә Гарипова бәяләячәк.

Искәндәр Сәетов тәкъдиме буенча  гала-концертны танылган журналист, сүз остасы, диктор Илдар Кыямов алып барачак.

Ләйсән Зарипова.