Домой Жизнь татар Ветераннарның һәрберсе аерым хөрмәтләүгә лаеклы

Ветераннарның һәрберсе аерым хөрмәтләүгә лаеклы

0
Ветераннарның һәрберсе аерым хөрмәтләүгә лаеклы

”ТАССРның 100 еллыгы белән Җиңүнең 75 еллыгы бер-берсен мәгънәви яктан тулыландырсын. Җиңүнең 75 еллыгы медальләре һәм акчалар ветераннарга хөрмәт белән тапшырылсын. Формализм күренешләре, “килеп ал акчаңны” кебек сүзләр булмасын, – дип кисәтте Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 20 февральдә 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җәмәгать оешмалары әйдаманнары катнашты.

– Россия Федерациясендә 2020 ел-Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Җиңү көненә 79 көн калды, муниципаль берәмлекләрдә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар инде башланды, – дип утырышны ачып җибәрде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева докладында әйтелгәнчә, Татарстанда 33 мең 216 сугыш ветераны исәпләнә, 158 кеше-фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыны, 185 татарстанлы – Советлар Союзы Герое, ә 24 кеше тылдагы фидакарьлеге өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

Федераль бюджеттан Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 50 мең сум бирелә. Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарына 25 мең сум , тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум өстәде. 

– Казанга Хезмәт Даны шәһәре исемен алу өчен мөрәҗәгать юлланды. Яшел Үзән шәһәре өчен дә шундый ук мөрәҗәгать әзерләнә, – диде Ләйлә Фазлыева.

Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының өйләренә һәм фатирларына төзекләндерүләр үткәрелә, медицина тикшерүләре һәм дәвалаулар оештырыла. Сугышчылар каберлекләренә һәм һәйкәлләргә төзекләндерүләр үткәреләчәк. Мәктәпләрдәге сугышчан Дан музейлары да яңартыла. Татарстанда 500 эзтабар ел саен экспедицияләрдә катнаша. Быел янә 43 отряд сугыш узган төбәкләргә экспедициягә кузгалачак.

Дамир Бәдриев

shahrikazan