Домой Главные новости В области Яулык өчен зур низаг чыкмагае

Яулык өчен зур низаг чыкмагае

0
Яулык өчен зур низаг чыкмагае

Белозерье (Азюрка) – Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. Анда бик дини халык яши, азюркалыларның 99 проценты намазга баскан. Ә узган елның декабрь ахырында бу авыл укытучыларының мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә хакимият дә­рәҗәсендә низаг чыкты.
Мәктәптә республиканың Мә­­гариф министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән ко­мис­­сия булып киткән. Укытучылар белән очрашу вакытында алар укытучы хатын-кызларга яулыкларын салуны таләп иткән, югыйсә эштән азат ителәчәкләре турында кисәтү ясаган.
Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева да Мор­довия мәктәпләрендә яулык киеп укырга йөрүне хупламый. “Чын-чынлап ышанган кеше дини атрибутика белән мавыкмас, җитмәсә мәктәптә. Бездә дөньяви мәгариф”, – ди ул. Бу проблемага карата са­маралыларның фикерләрен дә белергә булдык.
– Безнең Похвистнево районы Гали авылы мәктәбендә бүген 229 бала белем ала. Кайбер укучыларның һәм укы­тучыларның башларына яулык бәйләүләренә  мәктәп администрациясе каршы килми. Шулай да мәктәп – дини уку йорты түгел, дөньяви белем бирү урыны бит, балалар да шуны истә тотып киенергә тиеш, дип уйлыйм. Кайбер балалар әле яулык бәйләргә әзер түгел, әти-әниләре кушканга гына алар шулай киенә. Яшьтәшләре арасында да бу балалар үзләрен бик уңай хис итмиләр, ә бу аларның үзбәяләү дәрәҗәсен киметә. Мәктәптә укучы белем алырга, уку турында уйларга тиеш,  – дип сөйләде Гали авылы мәктәбе директоры Мохтар Алтынбаев.
Мондый фикер белән Са­мараның 90 санлы мәктәбе җи­тәкчесе Лидия Точилина да ки­лешә:
– Мәктәбебездә Урта Азия­дән Самарага күченеп килгән гаи­ләләрдән шактый күп бала белем ала. Җыелышларга, бәй­рәмнәргә аларның әниләре яулыктан килә һәм без моңа каршы түгел. Тик балаларның дә­ресләргә яулык бәйләп йө­рүләрен теләмәс идек, бу мәк­тәп формасына туры килми.
Өлкә укытучыларының ква­лификацияләрен күтәрү үзә­гендә ислам дине нигезләре дәресләрен укытучы Идеал Галәүтдинов мәктәптә яулык бәйләүче кызларга каршы кө­рәш, террорчылык, ваһаб­чылык килеп чыгу куркынычы белән  бәйле, дип саный.
– Мондый ялгышулар булмас өчен, халыкны традицион ислам нигезләре белән таныштырырга кирәк. Үзен чын мөселман дип санаган кеше үз-үзенә кул салмас, террорчылар кебек бер гаепсез кешеләрне үтермәс.
Инде хиҗапка (гарәпчәдән ул пәрәнҗә дигәнне аңлата) килсәк, ул – татар халкының милли киеме түгел, аны Урта Азиядә, Гарәпстанда яшәү­че хатын-кызлар кигән. Татар хатын-кызлары беркай­чан да алар кебек яулыкка төренмәгән, чәчләрен калфак, төрле ысул белән матурлап бәйләгән яулык белән каплаганнар. Бүген дә шулай үз мил­ләтебезчә киенгән, тыйнак кына, матур итеп бәйләгән яулыклы кызларга, укытучыларга каршы ки­лергә ярамый, минемчә. Ә менә кызларны 6-7 яшеннән үк яулыкка “төрү” белән мин килешмәс идем. Коръәндә дә: “Балигъ булган хатын-кызның кул чуклары белән йөзе генә күренергә ти­еш”, – дип язылган бит, – ди ул.
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Асия ханым Шәймарданова, ки­ре­сенчә, кызларны сабый чактан башларына яулык бәй­ләргә өйрәтергә,  дип саный.
– Без: “Гореф-гадәтләрне, ана телен бала чактан өй­рә­тер­гә”, – дип сөйлибез. Дин­гә карашны да шулай тәр­бияләргә, дип уйлыйм. Балачактан яулык бәйләмәгән бала яшүсмер чагында аны бәйләр микән?
Ә мәктәптә яулыкка каршы көрәш алып бару бер дә дөрес түгел, минемчә. Хәзер паспортка да яулык бәйләп фотосурәткә төшәргә рөх­сәт итәләр бит, ә нигә укучыларга, укытучыга мәктәпкә шулай барырга ярамый? Ислам кануннары буенча яшәгән кешенең яулыгын көчләп салдыру – аны кимсетү, аның хокукларын бозу бит ул. Ислам динендәге бала, һичшиксез, мәктәптә дә уңышлы укый, үз-үзен тәртипле тота.
Минем: “Әллә алдыңда яулыгымны салыйммы?” – дигән гыйбарә ишеткәнем бар иде. Моның берәрсенә бик зур үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә әйтелгәнен белсәм дә, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитми идем. Моннан берничә ел элек бер кинофильм караганда күрдем: явыз ният белән йөргән бер мөселман егетен бу эшеннән ничек тыеп калырга белмәгән анасы, аның алдында яулыгын сала. Бу гамәл улы алдында төзләнеп, ялваруга тиңдер. Бу – яулыкның мөселман хатыны өчен бизәнү әйбере генә булмавын белдерә түгелме? – дип сөйли Асия ханым.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да: “Яулык бәйләү уку-укыту сыйфатына бернинди дә йогынты ясамый, шулай булгач яулыкны салдырырга кирәкми, – дип үз фикерен белдерде. – Бер танышым бик җитди урында хисапчы булып хезмәт итә. Әле намазга басканчы ук үзен яхшы белгеч итеп танытты, аны җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Ә менә яулык бәйләп йөри башлагач, ул үзенә карата тискәре карашлар сизә башлаган, бераздан аңа җитәкчесе эшеннән китәргә тәкъдим иткән. “Хезмәтемә дәгъва юктыр бит?! Яулык бәйли башлау белән хезмәтемдә кирәкле сыйфатлар юкка чыкмады, эшемне шулай ук җаваплы башкарам”, – дип, ул үзенең хокукларын яклап кала алган. Гомумән, татар хатын-кызлары һәрвакыт башларына яулык бәйләп йөргәннәр, бүген дә моны дини түгел, ә милли киемнәребезнең бер өлеше буларак кабул итәргә кирәктер.
Ислам дине – тынычлык дине, мәктәптә яулык бәй­ләүгә каршы чыккан бу низагны да тыныч кына, тавыш күтәрми хәл итәргә кирәк, динара, дәүләтара низагка китермәсен иде”.
Самараның бер мәктәбендә белем алучы Ясминә дә дини гаиләдән.
– Мәктәпкә документлар тап­шырганда ук директорыбыз дәресләргә яулык бәйләп йөрмәскә кушты. “Башка балалар җәберләр, алардан аерылма”, – диде. Әтием башта моңа каршы төшсә дә, әнием үгетли торгач, миңа мәктәптә, урамда яулыксыз йөрергә рөхсәт итте. Ә мәктәптә мине берсе дә кыерсытмый. Безнең сыйныфта татар, казах, кыргыз, чегән милләтеннән булган балалар да укый, укытучыбыз үзара дус яшәргә өйрәтә, төрле милли-мәдәни чаралар, толерантлык дәресләре үткәрә. Мәктәпләрдә шундый укытучылар күбрәк булса, яулык бәйләүче мөселман кызларына да кыек карамаслар иде, – дип сөйли ул.
Кешеләр күп булган кебек, фикерләр дә төрле. Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?

Алия Арсланова.

«Бердэмлек»