Домой "Ак калфак" “Яулыкларда – халык тарихы”

“Яулыкларда – халык тарихы”

0
“Яулыкларда – халык тарихы”

Иске Усман авылы социаль реабилитация булегендэ «Ак калфак» оешмасыәгъзалары белән “Яулыкларда – халык тарихы” дип исемләнгән тематиккичә үткәрелде.

Чал тарихы ерак еллар төпкеленә барып тоташа әлеге баш киеменең. Кичәнеалып баручы белән шул сәхифәләр буйлап “сәяхәт кылабыз”. Баксаң, Ру-сиядә яулык ХVI-ХVII гасырда ук барлыкка килгән. Ул чагында аны“канаватка” дип атаганнар. Зур итеп, юка ефәк тукымадан теккәннәр. Кыймәтбулгандыр, мөгаен, мондый да зиннәтле әйбер. Тикмәгә генә мирас булыпәнисеннән — кызына, әбисеннән оныгына күчеп йөрмәгәндер. ХVIII гасырдаинде яулыкларны чигү, бизәкләү гадәткә кереп киткән. Авыл хатын-кызларыда аптырап тормаган, яулыкны үзләре ал-ак ситсыдан теккән, менә дигәнбизәкләрен дә чиккән. Кыскасы, барча осталыгын эшкә җиккән.Әлеге үтә гади баш киеме татар милләтенең үткәнен, катлаулы язмышыначык чагылдыра бит, уйласаң.

Элекке заманнарда безнең әбекәйләр башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык)һәм дә тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргән икән.Әмма, фабрикада эшләнгән япмалар таралу сәбәпле, өрпәк-тастаркулланыштан төшеп калган. Фабрикада җитештерелгән дүртпочмаклы яулыккөндәлек баш киеменә әверелгән. Татар хатын-кызлары аны үз милли гореф-гадәтенә, йоласына яраштырып бөркәнә. Ягъни, ике янәшә почмакны иякастына бәйләп, яулыкны аркасына таратып төшерә. Димәк, баш-муен, ияк,арка-иңнәр каплана. Хатыннардан аермалы буларак, кызлар яулыкны арткачөеп бәйли.

Искитмәле хәл: гади генә яулык үз чорының серләрен ачып салырга дасәләтле. Мисалга, нәфис ефәк җепләр белән чигелгән өрфиядәй ак яулыкгүзәл затның сафлык билгесе саналган. Ә шәльяулык үз иясенең ниндикатламга каравына да ишарәләгән.

“Башыңа япкан яулыгың яңа яуган кар кебек”, диелә халык җырларыныңберсендә. Нинди матур чагыштыру! Яулыкның төсен саф-пакь карга тиңләүочраклы түгел. Татар милләтендә элек-электән ак төскә мәдхия җырлана.

Аклык – пөхтәлек, рухи чисталык билгесе. Гомердә яхшысын да, яманын дакичергән, каты сынаулар алдында тез чүкмәгән татар хатыны олыгайгач таап-ак төскә тугрылык саклый. Дога кылып, илгә тынычлык, балаларгатәүфыйк теләп утырган әбекәйнең дә башында ак яулык булыр.

Сөенечкә, яулык-шәл ише күркәм баш киемнәре модадан чыкмый. Аларныматур итеп бәйли-ябына белүчеләр һәрвакыт ыспай-пөхтә булып күренә.Гомумән, яулык бөркәнгән замана туташлары чиксез соклану хисе уята.Бигрәк тә килешә сылукайларга салават күпередәй аллы-гөлле япмалар!Түтәлләрдә үсеп утыручы назлы чәчәкләрмени!

Катнашучылар игътибарына видеоязмада тәкъдим ителгән яулык ябынуысул-алымнарына кагылышлы осталык дәресе ихлас кызыксыну тудырды.Төрлечә кулланып була икән лә яулыкларны, шәлләрне! Үтә таләпчән яшьләр ихтыяҗын да канәгатьләндерерлек.

Төрле милләт сылулары арасында да элек-электән абруй казанып өлгергәнбүгенге шәльяулыклар. Йомшаклыгы, җылылыгы, нәфислеге белән дан-шөһрәткә күмелгән Ырынбур шәлен кем генә белми икән? Чегән, һинд, японхалык киемнәрендәге бизәк-үрнәкләр дә мода белгечләрен яңа ачышларгарухландыра. Ә тарихыбызны яктырткан ,жырларда искә алынган французяулык? Әйе, яулыкларда тарих чагыла…

Ә гасырлар төпкеленнән бүгенге көнгәчә яши бирүче баш киемехушлашырга һич уйламый. Киләчәге дә ярыйсы өметле аның. Яңадан-яңаүрнәкләр белән куандырыр, гаҗәпләндерер әле кием-салым өлкәсендә иҗатитүчеләребез.

Мода галиҗәнапләре вакыт-вакыт әйләнеп кайтучан бит ул. Нәкъ тарихтәгәрмәче кебек. Иң мөһиме — күңелләребез, хыялларыбыз ак яулыктайкерсез һәм чиста-пакь булсын. Йөрәкләргә тузан-сөрем кунмасын, бәгырьләрташтай катмасын. Эчке рухи байлыгыбыз тышкы кыяфәтебездә дә чагылыштапсын. “Кием – күңел көзгесе”, ди ич әнә халык мәкале дә.

Иске Усман авылынын «Ак калфак»оешмасы житэкчесе ЗөлфияХисаметдинова.