Домой Поздравления Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

0
Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

Камышлы районы, Яңа Ярмәк авылы

Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

Кадерле апабыз! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып, төп­ле киңәшләр бирүче апаң булу – зур бәхет икән ул. Без авылга кайтканда, ачык йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәтүләрең, хәерле юл теләп озатып ка­луларың өчен зур рәхмәт!

Йөз ел яшә әле бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә,

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                           сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                        диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Толь­ят­тидан Рәмзия, Илсур, Рания һәм Альбина Муллахмәтовлар.

*  *  *

Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

Кадерле кодагыем, яраткан әниебез, сөекле әбиебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Барлык кылган из­гелек­ләрең, ярдәмнәрең, без­нең өчен өзелеп яшәгәнең өчен рәхмәтлебез сиңа. Акыллы, яр­дәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен авылдашларың, туганнарың арасында абруең зур! Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып озак яшә.

Туган көнең – юбилеең белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек,

                   шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Кодагыең Тәнзилә, кы­зың Алия, киявең Рәмис, онык­ларың Карина, Әмир.

Зөлфия Шамил кызы Шиһаповага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Син күңел җылыңны биреп үстердең безне, аякка бастырдың, безгә сабырлык, шәфкатьлелек үр­нәге күрсәтеп яшә­дең. Бүген дә безнең таянычыбыз, ыша­нычыбыз, киңәш­чебез булып каласың. Син өебезнең яме, бар туганнарны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы газиз кешебез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Кадерлебез! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр те­либез.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез сиңа бәхет,

                                           әнкәй,

Һәрвакытта бул үз көчеңдә.

Сине шулай исән-имин күрү –

Бәхет бит ул безнең өчен дә!

Кызың Лилия, киявең Мө­дәррис, оныкларың Азалия, Дамир һәм Камилла.

Бердэмлек