Домой Главные новости Үзбәкстанда намазны мәчетләрдә түгел, өйдә укырга киңәш иттеләр

Үзбәкстанда намазны мәчетләрдә түгел, өйдә укырга киңәш иттеләр

0
Үзбәкстанда намазны мәчетләрдә түгел, өйдә укырга киңәш иттеләр

Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы, илдә коронавирус таралуын булдырмас өчен, дин тотучыларны мәчетләргә бармаска һәм намазны өйдә укырга чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы нәзарәтнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Голәмәләр шурасы ил мөселманнарын коронавирус аркасында мәчеткә гыйбадәт кылырга бармаска, намазны өйдә укырга чакырды», — диде агентлыкның әңгәмәдәше.

Шулай ук мәрхүмне искә алу догасын өйдә туганнар һәм якыннар янында гына укырга киңәш ителә.

«Мөселманнарның әлеге авыруның таралуына юл куймас өчен үз хәленнән килгәнчә өлеш кертүе зарур. Кылган гыйбадәтләребездә Аллаһы Тәгаләдән безне бу бәхетсезлектән коткаруын сорарга тиешбез», — дип белдерде Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимов.

Ул дин тотучыларны әлеге авыруны кисәтүгә кагылышлы киңәшләрне төгәл үтәргә чакырды, шулай ук карантин вакытында мәчетләр һәм аларның янындагы барлык хезмәтләрдә даими рәвештә дезинфекция үткәреләчәгенә әйтте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта Үзбәкстанда коронавирус йоктыруның алты очрагы теркәлгән.

tatar-inform.tatar