Домой Жизнь татар Новости организаций "Дуслык" 15 кешелек бюро, 7 комитет һәм “Милли дастаннар елы” – Казанда Милли Шура утырышы узды

15 кешелек бюро, 7 комитет һәм “Милли дастаннар елы” – Казанда Милли Шура утырышы узды

0
15 кешелек бюро, 7 комитет һәм “Милли дастаннар елы” – Казанда Милли Шура утырышы узды

21 ноябрь көнне, Казанда Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Милли Шура утырышы узды. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шура бюросы төзелүе турында ассызыклады. Бюро 15 Милли Шура әгъзасын берләштерә. Утырышта кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде. Нигездә исемлек хупланды, әмма бер атна дәвамында тәкъдимнәр кабул ителәчәк.
Әлеге исемлектә түбәндә санап үтелгән кешеләр урын алды:

  1. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев;
  2. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров;
  3. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина;
  4. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе Тәуфыйк Кәримов;
  5. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов;
  6. Оренбург өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов;
  7. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин;
  8. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин;
  9. Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков;
  10. «Дуслык» Самара Региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев;
  11. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин;
  12. Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров;
  13. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов;
  14. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов;
  15. Татарстан Республикасының Халык укытучысы, жәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина.
    Милли Шураның төп составы елга ике тапкыр җыела торган булса, бюро елына 4 тапкыр җыелып, буласы проектлар һәм чаралар турында фикер алышачак, мөһим мәсьәләләрне хәл итәчәк.
    Шулай ук Васил Шәйхразыев Милли Шура эшчәнлеге 7 комитетка бүленеп алып барылуы һәм әлеге һәр тармак өчен җаваплы әгъзаларны да тәкъдим итте. Кворум бертавыштан түбәндәге исемлекне хуплады.
  16. Милли мәгариф һәм фән (җитәкче – Дания Заһидуллина);
  17. Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин);
  18. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче – Илшат Әминов);
  19. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров);
  20. Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче – Данис Шакиров);
  21. Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин);
  22. Татар тарихы һәм заман (җитәкче – Дамир Исхаков).

Утырыш барышында 2022 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хисап тотты. Шулай ук утырышта 2023 елга эш планы да кабул ителде.

Гадәттәгечә, соңгы елларда матур бер традиция буларак, һәрбер яңа ел ниндидер шигарь белән үрелеп, милләтебез үсеше өчен бер таяну ноктасы булырдай исем белән аталып килә. 2023 елны татар дөньясы өчен “Милли дастаннар елы” дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков җиткерде. Аны Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина хуплап, үз фикерләре белән бүлештеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге