Домой Главные новости В области Школа Яктылык на Сөмбелэ

Школа Яктылык на Сөмбелэ

0
Школа Яктылык на Сөмбелэ

2 нче ноябрьдә Самарадагы  “Заря” Мәдәният   Сараенда  өлкә  Сөмбелә бәйрәме  үткәрелде. Бу бәйрәмгә Казаннан  Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале лауреатлары – яшь җырчылар – Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбасов һәм Зәлилә дә килгәннәр иде.  Алар   бик матур  итеп, югары зәвык  белән  сәхнәдә  төрле-төрле  җырлар башкардылар. 

Шәһәребездәге   татар  “Яктылык” мәктәбендә эшләп килүче “Йолдыз” бию театрына  йөрүче  укучылар да    үзләренең җырлары, сәнгатьле итеп укылган шигырьләре  һәм биюләре белән  тамашачыларның  күңелләрен яуладылар.  Бу  кичәдә шулай ук   Самарада эшләп килүче “Ялкынлы яшьлек”  җыр, бию  һәм  шигърият ансамбле  артистлары да  чыгыш ясадылар.    

“Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә  Фәйзуллина.