Домой Жизнь татар Айдар Фәйзрахманов-Равил Фәйзуллин концерты тамашачысы: «Ярты концерт елап утырдым»

Айдар Фәйзрахманов-Равил Фәйзуллин концерты тамашачысы: «Ярты концерт елап утырдым»

0
Айдар Фәйзрахманов-Равил Фәйзуллин концерты тамашачысы: «Ярты концерт елап утырдым»


30 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Равил Фәйзуллин һәм Айдар Фәйзрахманов җырларыннан торган концерт булды. Шуннан репортаж тәкъдим итәбез.

https://youtu.be/AxHx4KSBQwk

Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган иң беренче искә төшкән җыр — «Аккошлар». Бу җыр заманында мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларының үзенә күрә бер гимнына әйләнгән иде. Моннан 15 еллар элек егетләрне армиягә дә шул җырны җырлап озатканнар.


«Равил абыйның шигърияте — фәлсәфә»


Концерт башланганчы ук килеп бастым. Иң беренче эш итеп Айдар абый бүлмәсенә үттем. Кичәгә әзерләнеп утыруы иде, шулай да сөйләшергә вакыт тапты.

Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов:

Моннан 5-6 еллар элек мин «Олы юл әйтте…» дигән концертлар циклын башлап җибәргән идем. Монда сүз иҗат юлы һәм шушы юлда кемнәр татар халкына нинди сүзләр әйтер калдырганы турында бара. Ул безнең Бакый Урманченың сүзеннән башланган иде, аннан соң Роберт Әхмәтҗановларга, Рөстәм Мингалим, Разил Вәлиевларга килеп кердем. Бусы алтынчы концерт. Быелгысы аның тулысынча Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган. Бүгенге концертта соңгы 1-2 ел эчендә язылган җырлар яңгыраячак. Әмма монда Равил абыйның элек язылган җырларын да яңартып китәм.

Бу концертны эшләгәндә Равил абыйның иҗатын бик ныклап өйрәнергә туры килде. Аның белән бәйле бик күп фотосурәтләр тупланды. Фойедагы фотокүргәзмәдә башта Равил абый эпохасы: анда безнең үткәнебез, төрле танылган шәхесләребез бар. Шагыйрьләр, язучылар, беренче президентыбыз белән төшкән фотолар да күп. Алар барысы да аклы-каралы. Бу якка килгәндә аз гына үзгәрә: яшьләр, төсле фотолар барлыкка килә. Монда инде минем иҗатымны күзәтергә мөмкин. Фольклор ансамбленең эшчәнлеге дә бар.

Тамашачыга ошар дип уйлыйм, чөнки монда уйланыр өчен урын бар. Аларның төрле тойгыларында уйныйбыз, күңелнең төрле халәтләренә кереп чыгабыз. Монда моңсулык, шатлык, әрнү дә бар.

Беренче бөтендөнья сугышындагы татар әсирләренә багышланган «Кара урман» җырын беренче тапкыр яңгыратабыз. Ансамбль тарафыннан эшләнгән кыска метражлы фильм да тәкъдим ителәчәк.

Бөтенесе тере тавышка җырлый, «Мирас» ансамбле уйный. Татарның тамырдан аерылмаган җыр сәнгате шушы юнәлештә булырга тиеш. Шушылай ул яңадан-яңа үрләргә атларга тиеш, чөнки адымыбыз ышанычлы. Концертыбызның «Ышаныч» дип аталуы да юкка түгел. Без алга таба ышаныч, өметләр белән яшибез. Кешенең өмете булмаса, кул кушырып утырса, башка милләтләрнең безне юкка чыгарып китеп барулары да ихтимал. Үзебездән тора. Нинди генә өлкәдә булмасын: сәясәтме, сәнгатьме, тел язмышымы — болар бөтенесе дә бүгенге концертта берникадәр халыкка әйтелә. Моны халык аңлар.

Миңа Равил абыйның шигърияте бик ошый, бик якын. Ул гади генә түгел. Ул — фәлсәфә, халкыбызның язмышы, бүгенге халәте турында уйлану, аннан чыгу юллары да күрсәтелгән. Мөгаен, минем дә шундый уйлануларым Равил абыйның иҗатына китереп җиткергәндер. Мин анда үземә теләктәшлек, күңел халәтемә аваздашлык таптым. Тамашачының күңеленә дә хуш килер дип ышанасы килә.

«Мин әле һаман формада»


Янәшәдә генә бер бүлмәдә эшләр кайный, артистлар концертка әзерләнә. «Мондый концертларда катнашу безнең өчен зур дәрәҗә. Моңа кадәр Равил абыйның үзен күргәнебез юк иде. Беренче тапкыр күрдек. „Синең өчен яшим“ дигән җыр башкарачакмын бүген. Бик матур җыр. Күңелемә бик нык үтеп керде. Равил абый белән танышкач, аның сәхнәдән үзе язган шигырен укыганны ишетү, гомумән, башка. Бик матур эчтәлекле итеп укыды ул. Һәрбер сүзен аңлап тыңладык, күз алдында клип барган сыман. Шигырьләрендә үзенчәлекле сүзләр дә бар, кайвакыт аңламаганнары да очрады. Айдар абый да булышты, аңлатып җибәрде», — диде җырчы Алинә Кәримова.

Шагыйрьнең үзен эзләп, фойега үттем. Ул шушында йөри, диделәр. Чынлап та, Равил абый килгән кунаклар белән исәнләшеп, фотога төшеп йөри иде. Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе иясе Равил Фәйзуллин:

Бу шигърият һәм җыр кичәсе була. Соңгы дистә елларда шигъри әсәрләр сәхнәдә сирәгрәк яңгырый. Кешеләрнең иҗат кичәләре дә юбилей форматына кайтып кала. Бүгенге сәхнәдә бик күп шигырь яңгыраячак, үзем дә укыйм. Тегесен-монысын сайлагыз димәдем. Кирәкле шигырьләрне үзләре сайлап алдылар, сценарий төзеделәр. Бик кызык җырлар һәм шигырьләр укылачак. Монда төрле елларда язылган шигырьләр кергән. Яңа язылганнары да бар.

Бүген нигездә Айдар белән безнең уртак иҗатыбыз чагылачак. Моңарчы кабатланмаган кичә булыр дип өметләнәм. Күңел һаман яшь булмаса, иҗат итеп булмас иде. Аллаһка шөкер, әле сәламәтлек ягыннан да, иҗади яктан да үземне формада дип саныйм.

Концертны бүген өстән — ложадан карадым. «И, Идел-йорт, Идел-йорт…» — дип дәртле музыка һәм барабаннар кагу белән башланып китте ул. Сәхнәдәге экранда Су анасы, Шүрәле, Батыр образлары күренә иде. Үзләренең матур тавышлары белән Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин тамашачыны таң калдырды. «Авылда» дип аталган җыр бүген беренче тапкыр тәкъдим ителде. Җыр аралаш Айдар Фәйзрахманов һәм Ришат Әхмәдуллин шигырьләр укыдылар. Бераздан сәхнәгә Равил Фәйзуллин үзе дә менде. Алкышлар шагыйрь «рәхмәт» дигәч кенә тынды. Шагыйрь бүгенге көндә бигрәк тә бик актуаль булган «Туган тел турында бер шигырь» укыды.

«Айдарның бер концертын да калдырмыйбыз»


Концертта балалар да бар иде. Икенче рәттә бер яшь пар кечкенә сабый белән килгән. Бер тавышланмады шул бала. Антракт вакытында эзләп таптым үзләрен.

«Без Айдар һәм Равил абыйны яратучы тамашачы. Үзем кечкенәдән фольклор ансамбле иҗатын күзәтеп барам, бик яратам аларны. Туган көнемә ирем шушы концертка билет бүләк итте. Мин моңа чиксез шат һәм кечкенә улыбызны да алып килдек. Аңа әле ике генә яшь булса да, бик кызыксынып карый. Безне борчымады. Барысы да бик ошый», — дип бүлеште хис-кичерешләре белән Эльза Миргаязова.

Шунда ук археолог, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинның да фикере белән кызыксындым. «Концерт бер сулышта бара. Телевизордан карап күнеккән, туйдырган шырым-бырым җырлар юк. Бөтен җырлар гаҗәп матур, яңа язылганнары да бар. Шул тиклем гаҗәп тавышлы яшьләр. Артистлар составы бик яхшы сайланган. Мондый концертлар бик сирәк күренеш бит хәзер. Айдар Фәйзрахмановның менә бу ансамбле ул безнең сәнгать дөньясындагы ниндидер бер могҗиза. Аның һәр концерты югары, күтәренке рухта үтә. Аңа һәм артистларга бик зур рәхмәт. Равил абый Фәйзуллин белән дә бик яхшы тандем килеп чыккан. Мондый концертлар ешрак булсын иде. Югары дәрәҗәдәге камил музыка ишетәсе килә», — диде ул.

«Без Айдарны яшь вакыттан бирле беләбез, аның белән бергә укыдык. Равил Фәйзуллин иҗаты белән дә яхшы танышбыз. Айдарның бер генә концертын да калдырмыйбыз, сокланабыз аңа. Тормышында нинди авырлыклар кичерсә дә, ул һәрвакыт егет кеше булып кала килде. Равил абый дөрес әйтте аның турында», — диде Айдар Фәйзрахмановның курсташлары Венера һәм Наилә ханым.

Равил Фәйзуллин белән фотога төшкән ханымның да фикерләре кызык булып тоелды. «Без узган ел да килгән идек. Айдар Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев шигырьләреннән төзелгән „Борчылмагыз“ дигән концерт иде ул. Мин башка концертларга бармыйм. Айдар абый концертларына гына киләм. Якташым, авылдашым Равил абый Фәйзуллинны хөрмәт итәм, якын итәм, шуңа күрә бу кичәне калдыра алмадым. Эчтәлеге, мәгънәсе, эшләнеше костюмнар, декорацияләр дисеңме — барысы да бик үзенчәлекле, матур. Аннары җырларның авторы һәм композиторы экранда чыгып бара. Ул мәгълүмат та тамашачы өчен бик мөһим. Урта һәм олы буын, сәнгатьне һәм мәдәниятне төптән бәяләүче кешеләр өчен бу кичә», — дип сөйләде Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина.

«Юкка җыелмадык, күңел бәйрәме ясадык»


Бераздан кыңгырау тавышы тамашачыны кире үз урыннарына чакырды. Икенче бүлек фольклор ансамбле башкаруында «Кара урман» җыры белән башланып китте. Әлеге җыр 1914 елда сугышта һәлак булганнар рухына багышланган. Экранда шул ук исемдәге кыска метражлы фильм да күрсәтелде. Агач өйләр, бишектәге сабый, ат, арбалар, биштәр аскан ирләр — боларны күргәч, күзләр яшьләнде. Моңсу мизгелләрне дәртле биюләр алмаштырды. Кичә матур көйләр, тирән мәгънәле шигырьләр белән үрелеп, бербөтен булып барды. Сәхнәдән чыбыркы шартлатулары күңелләрне җилкендереп җибәрде…

Аннары бар залны тутырып, Вафирә Гыйззәтуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Зилә Сөнгәтуллина, Флера Сөләйманова башкаруындагы «Аккошлар», «Менә без дә үсеп җиттек, әни», «Күңелем яшәргә омтыла» һәм «Сагыш» җырлары яңгырады. Илгиз Мөхетдинов һәм Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров чыгышлары белән концерт дәвам итте.

Яшьләр чыгыш ясаганда янымда утырган ханым түзә алмыйча, әледән-әле «Афәрин!» — дип кычкырып куя иде. Зал алкышларга бик юмарт булды — икенче чыгыш башланганчы кул чаптылар, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре менеп торды.

Кичә ахырында Равил Фәйзуллин кабат сәхнәгә чыкты. «Юкка җыелмадык бит. Күңел бәйрәме ясадык. Андый кичәләр үзеннән-үзе генә тумый ул. Моны оештыра белергә кирәк. Филармония җитәкчелегенә, ут чыгара торган зур бөек талант иясе Айдарга бик зур рәхмәт. Биредә басып торучы яшьләр берсеннән-берсе чибәр, талантлы. Алар чын профессионаллар. Дөнья профессионаллар кулында булса, ул шактый камил булган булыр иде. Һәммәгезгә дә ихлас күңелдән рәхмәт», — диде шагыйрь һәм кичәне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлады:

Дөньяларның башы чишмә булыр,

Изгелекнең башы тугрылык.

Яшәү бәхет — илең сиңа,

Син ил өчен булсаң горурлык!

«Ярты концерт буе елап утырдым»


Кичә беткәч тә берничә кеше белән сөйләшеп алдым. Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина: «Татарның шушындый ансамбле булуы безнең байлык. Бик халыкчан алар. Айдар моны үзе оештырды, җыйды.

Яшьләрне бит без башка, ялгыш якка җибәрдек. Алар көнбатыш сәнгатенә, җырларына ышанып, җиңел дип киттеләр. Монда концертта чын татар яшәеше күрсәтелде. Ул бит менә шушылай яшәгән. Экраннарда күрсәтелгәне барысы да безнеке. Телевидениедән тузга язмаган нәрсә күрсәтеп, яшьләрнең күңелен кайтардылар. Алар бит без мондый түгел диләр хәзер, танымыйлар татарны. Алар татарны булмаган, мескен дип белә.

Аларны әле кире кайтарып була, чөнки безнең җаныбызда тере күзәнәк яши. Русча сөйләшүчеләрне, читтә яшәүче татарларны әйтәм. Татар мохитенә килеп кергәч, мин татар дия башлый, горурлана шуның белән. Менә бу ансамбльнең чыгышын күрсәтергә кирәк яшьләргә. Бу бит тәрбия мәктәбе! Нинди матур тавышлы яшьләр җырлады бүген. Аларны сакларга, үстерергә кирәк. Айдар шул эшкә алынды да инде. Ул аларга юл, юнәлеш бирә. Бу ансамбльнең гомере озын булсын иде. Айдар бик зур эшләр эшли».

Ике баласы белән кайтырга җыенган яшь ханым янына да килдем. Бигрәк тә балаларның фикерләре кызык иде. 

Казаннан Гөлназ Хәйдәрова: «Татар мәдәниятенә күбрәк кереп китсеннәр, телләре камилләшсен иде дип алып килдем кызларны. Татар биюләрен, җырларын күрсәтәсем килде. Айдар абыйны кечкенәдән тыңлап үстек. Миңа бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, уйланып эшләнгән. Елата торган мизгелләр күп булды. Ярты концертны күңелләрем тулып, елап утырдым. Сугыш, балачак турында сюжетлар бик күңелгә үттеләр. Кайбер мизгелләрдә балачакка кире кайткан кебек булдым хәтта. Биючеләргә исем китте. Алар шулхәтле күп һәм төрле хәрәкәтләр башкара. Тигез, бик җитез, җиңел итеп бииләр. Шигырьләре дә бик мәгънәле».

«Миңа җырлары ошады. Шигырьләрен дә бераз аңладым. Мин дә шундый чигүле читек кияр идем, булса», — диде 9 яшьлек Асия. Сеңлесе Лилия дә кушылып: «Миңа да концерт ошады», — диде.

Бүгенге концертта миңа кырым татары белән танышырга насыйп булды. «Татарстанда инде 20 елга якын яшим, — диде Эльмира ханым Байрам-Али. — Минем өчен татар көе — ул интонацияләр. Гармония, мелодик төзелеш тә түгел. Татарлар бик олы халык. Юмор — татарлар өчен иң характерлы әйбер дияр идем мин. Мин аны биюдә дә, көйдә дә, җырларда да күрәм. Күрәсең, татар халкы шушы юморы аркасында сагыштан да көч алырга өйрәнгән.

Равил Фәйзуллин — халык байлыгы. Рәссам Әхсән Фәтхетдиновның аның ике юллыкларына багышланган тулы бер сериясе бар. Бүгенге кичәдә Айдар Фәйзрахманов музыка ярдәмендә шагыйрь иҗатына тагын да тирәнрәк күз салырга ярдәм итте. Үзем өчен Равил Фәйзуллинны башка яктанрак ачтым. Аның поэзиясе хирург кулындагы скальпель сыман — бик төгәл, чиста һәм тирән. Бу бик сирәк күренеш».

Концерт бетте, ә колакта һаман кыңгыраулар тавышы, еракта чыбыркы шартлаган кебек иде…

Ләйсән Рәхмәтуллина
Салават Камалетдинов

intertat.tatar