Домой Жизнь татар Известные, выдающиеся татары Алинә Заһитова Татьяна Тарасова хөрмәтенә әзерләнгән тамашада яңа программа күрсәтәчәк

Алинә Заһитова Татьяна Тарасова хөрмәтенә әзерләнгән тамашада яңа программа күрсәтәчәк

0
Алинә Заһитова Татьяна Тарасова хөрмәтенә әзерләнгән тамашада яңа программа күрсәтәчәк

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова танылган тренер һәм комментатор Татьяна Тарасованың юбилеена багышланган гала-тамашада яңа программа белән чыгыш ясаячак. Тамашаның 15 апрель көнне Мәскәүдә уздырылачагы билгеле.

Тамашада Загитовадан тыш, Олимпия чемпионы Анна Щербакова, ике тапкыр дөнья чемпионы Евгения Медведева, олимпия чемпионы Марк Кондратюк, Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов пары һәм башка танылган фигуралы шуучылар үз программалары белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Беренче каналның «Ледниковый период» ТВ-проекты йолдызлары катнашуы да көтелә.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионнары Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева «Бәллүр» залындагы хореографик тренировка вакытында төшерелгән видеоны күрсәтүләре турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.