Домой Жизнь татар Татары в регионе Авыл халкы рәхмәт җиткерә

Авыл халкы рәхмәт җиткерә

0
Авыл халкы рәхмәт җиткерә

Безнең Яңа Мансур авылының 33нче мәхәллә мәчете бик борынгы. 1788 елда төзелгәннән бирле бер көнгә дә ябылмыйча эшләп килә. Советлар чорында башка мәчетләр эшчәнлеге туктатылганда да, ул Похвистнево районында бердәнбер мәчет буларак дин кардәшләребезгә тарихи-мәдәни мирас булып хезмәт иткән. Сакланган мәчет бинасын гел карап, яңартып торырга кирәк.

Гали авылында яшәүче эшмәкәр Равил Галимуллин безнең авыл тормышына битараф түгел. Юл салдырумы, Сабан туе уздырумы – ул һәрвакыт ярдәм итә. Күптән түгел генә элеккеге авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев Равилгә мәчет манарасын буяу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәч, Равил эшчеләр һәм кран яллаган да манараны ике көн эчендә яңартып та куйган.

Бөтен авыл халкы исеменнән киң күңелле, мәрхәмәтле Равил Галимуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.

Барлык авыл халкы һәм мәчет картлары исеменнән Исхак ГАЛИМОВ.

Яңа Мансур авылы, Похвистнево районы.