Домой Жизнь татар Авыл музеенда

Авыл музеенда

0
Авыл музеенда

Шенталы районында 3 мең­нән артык татар яши. Кү­бесенең ерак ата-бабалары бирегә XVII гасыр ахыры – XVIII гасыр башларында килеп төпләнгәннәр. 1730 елларда, Кама аръягында яңа чик төзелә башлагач, күченеп килүчеләр саны тагын да арта. Ул вакытта Денис авылында йорт саны – 215, Татар Әбдекиендә – 93, ә Карабикол авылында 31гә кадәр җитә.

Халык саны буенча Денис авылы Шенталы районының иң зур авылы булып санала. 110 ел элек төзелеп, әле дә эшләп торучы мәчет (ә Беренче бөтендөнья сугышына кадәр анда 4 мәчет булган, шуларның өчесендә ислам дине дәресләре укытылган)  авылның горурлыгы булып балкый. Аның ишекләре советлар чорында да ябылмаган.

10 ел элек авыл мәктәбенең зур булмаган бер кабинетында ислам музее ачылды. Анда укытучылар, укучылар һәм авыл халкы көче белән җыелган көнкүреш әйберләре, гарәп телендә кулъязмалар, дини ки­таплар, Бөек Ватан сугышында катнашкан денислеләрнең ар­хив документлары, фотосу­рәт­лә­ре, язмалары саклана.

Музей әледән-әле яңа экс­понатлар белән тулы­лан­дырылып тора. Экспонатлар кабинетка сыймый башлагач, музейны Мәдәният йортына күчергәннәр. Бинаның зур, якты бүлмәләре төрле экспозиция­ләр урнаштырырга мөмкинлек би­рә. Хәзер анда аерым “Татар йорты”, совет чоры әйберләре саклана, шулай ук “Батырлык һәм Бөек халыкның Җиңүе” кебек күргәзмәләр күрергә була. Быелгы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан музей активистлары фотостендларны кабат яңартканнар.

Чечен сугышында батыр­ларча һәлак булган Мансур Хәкимовка багышланган стенд аерым урын алып тора. 20 яшьлек егет танк гаскәренә хезмәткә алына. 1999 елда аның дивизиясен Төньяк Кав­казга җибәрәләр. Боевиклар белән бәрелештә Мансур үзенә таба очып килүче гранатаны кулы белән тотып ала, ләкин читкә ташлап өлгерми, граната аның кулында шартлый… Музей менә шундый батыр якташ­ларыбызның исемнәрен мәң­геләштерүдә зур роль уйный.

Әйткәнемчә, музей яңа­дан-яңа экспонатлар белән ту­лыландырылып тора. Пат­риотик хәрәкәт инициаторы – мактаулы нефтьче, пенсионер Минсәгыйть Вәлиуллин. Чөн­ки аның әтисе Зәйнулла Вә­лиуллин да, хатынының әтисе Миншакир һәм әнисе Факия Мөстәкыймовлар да Бөек Ва­тан сугышында катнашкан кешеләр.

Бүген авылның сугыш ве­те­раннары, тыл хезмәт­чән­нәре турында мәгълүмат туп­лау буенча зур эш алып ба­рыла. Волонтерлар аларның туганнары, авылдашлары бе­лән очрашып сөйләшәләр, ар­хив­ларга һәм өлкә музей­ларына мөрәҗәгать итеп, ма­териаллар җыялар. Бертуган Әсхәт һәм Әлфәт Абзаловлар, Мәдәният йорты хезмәткәрләре экспонатларны тиешле стенд­ларга урнаштырып баралар.

Активистлар атказанган укы­тучылар, производство ал­дын­гыларының казаныш­лары, авыл тарихы һәм үсеше ту­рында материаллар җыю белән шөгыльләнәләр. Билгеле булганча, Советлар чорында җирле “Марс” колхозы югары күрсәткечләре белән дан тоткан. Авылда хастаханә, балалар йорты да булган. Музей активистлары читтә яшәүче авылдашларына: “Өй­ләрегездә авылыбыз та­рихына кагылышлы мөһим мәгълүматлар, язулар, фото­сурәтләр булса, музейга ки­терегез”, – дип мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук иганәчеләр ярдәме дә артык булмас иде. Мәдәни һәм тарихи ми­расыбызны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру эшенә үз өлешегезне кертегез!

Сезнең хатларны, доку­ментларны һәм ярдәмне түбән­дәге адрес буенча көтәләр: Самара өлкәсе, Шенталы районы, Денис авылы, Хәкимов урамы, 55 йорт.

Алинә Харисова.

Шенталы районы.

Бердэмлек