Бәхетле картлык

0

Әйе, чынлап та, безнең буынга шундый яхшы картлык туры килде. Әби-бабайларга, әти-әнләргә төшенә дә кермәгәндер. Аларның тамаклары ипигә дә туймаган бит. Колхозда “таяк”ка эшләп йөрделәр. Ә безгә ни теләсәк, шул бар. Ел әйләнәсе җиләк-җимеш ашыйбыз. Ни теләсәк, шуны киябез.

Һәр ай саен, аз булса да, пенсияне китерп торалар. Аннары Олылар көнен бик зурлап уздырдылар. Һәр ел Мәдәният йортында безгә концертлар күрсәтеп, чәйләр белән сыйлыйлар.

Быел да, октябрьнең берендә Мәдәният йортына җыелдык. Алма төшәрлек тә урын юк. Чөнки без, картлар, Татарстан артистларының концертларына

Бара алмыйбыз. Беренчедән, билет бәяләре кыйммәт. Икенчедән, кичен юлдан йөрүе авыр.

Шулай итеп, октябрьнең берендә Мәдәният йорты гөр килеп торды.

Башта районыбызның башлыгы Рафаэл Баһаутдин барчабызны да сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Самардан да вәкилләр килдгән иде. Аннары концерт башланды. Тататарстан артистлары читтә торсын. Концерт ике сәгать барды.

Мәдәният хезмәткәрләре бик ныклап әзерләнгәннәр. Аллаһының рәхмәтлре яусын үзләренә.

Концерт беткәч, фойеда безне сый-хөрмәтләр белән сыйладылар. Авылдашлар белән очрашып, аралашып, гөрләшеп, чәйләр эчтек.

Аш-су  әзерләүчеләргә дә зур рәхмәт.

Киләсе елда да исәнлектә очрашырга насыйп булсын, дип таралаштык.

Өйгә кайтып кына җиткән идем. Үзем эшләгән коммуналь хуҗалыктан ла бер пакет күчтәнәч китергәннәр. Аллаһының рәхмәте яусын. Пенсиягә чыкканнан бирле, менә инде 15 ел онытмыйлар, ел саен шулай зурлап торалар. Безне куандрганнары өчен Раббыбыз үзләрен дә зурласын иде. Безне шатландырганнары өчен үзләрен дә картлык көннәрендә шундый хөрмәт булсын. Кылган изгелекләрегез үзегезгәә әйлзнеп кайтсын.

Гөлчирә ЯРУЛЛИНА

Камышлы авылы.

САЛЯМ