Домой Главные новости В области Бәхетле гаилә нигезе – мәхәббәт

Бәхетле гаилә нигезе – мәхәббәт

0
Бәхетле гаилә нигезе – мәхәббәт

Россия халыкларының туй традицияләре һәм гореф-гадәтләре, көзге яфраклар кебек үк, төрле һәм матур. Менә инде 13 ел дәвамында, әбиләр чуагы вакытында, ЗАГС идарәсе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, «Милли туйлар фестивале» оештырып килә.

Күпмилләтле губернабызда мәхәббәт сүзләре 150дән артык телдә яңгырый. Өлкә халкы үз тамырларына, гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә, өлкән буыннан кече буынга тапшырыла торган мәдәни мираска тирән ихтирам белән карый. Бары тик гаиләдә генә чын мәхәббәт һәм хөрмәт туа, гаилә күп очракта рухи бердәмлек формалаштыру үзәге булып хезмәт итә.

Быелгы фестиваль кысаларында өлкәдә 1120 пар никахлашкан. Ә чараны йомгаклау көнендә Самараның «Теремок» өйләнешүләр сараенда озак еллар бергә яшәгән парларны котлау тантанасы узды. Ярты гасырдан артык бергә яшәгән, күпләр өчен үрнәк булган сигез пар арасында өч татар, ике казах, берәр башкорт, рус һәм украин гаиләсе бар иде.

Миннәхмәт һәм Рәкыя Нәфыйговлар 60 ел буе бер уйда, бер фикердә яшиләр. Юбилярларның улы һәм кызы, өч оныклары бәхетле бабай белән әби өчен чын куаныч. Ир белән хатынның хезмәт юлы авиация сәнәгатенә багышланган.

Әхәт һәм Нәбия Сәйфетдиновлар исә инде 62 ел кулга-кул тотынышып гомер юлыннан атлыйлар. Бу парга тормыш кыенлыкларын җиңәргә иҗат ярдәм итә. Әхәт ага өздереп гармунда уйный, ә Нәбия апа аңа кушылып җырлый. Алар өч балаларына, 5 оныкларына һәм 4 оныкчыкларына үрнәк булып яшиләр.

Бары тик чын мәхәббәт кенә барлык авырлыкларны җиңәргә һәм алтын үрләргә мөнәргә ярдәм итә. Хасиб белән Асия Заһидуллиннарның мәхәббәте дә күп киртәләр аша узган. Хасиб, Асиянең дусты Маша белән танышырга килгән җиреннән, Асияне күреп, хушын югалта. Ул вакытта Асиянең ярәшкән егете була инде. Шуңа күрә әнисе Хасиб белән аралашуны катгый рәвештә тыя. Ләкин мәхәббәт утында янган ике йөрәкне сүрелдереп буламы соң? Хасиб көн саен Асия яшәгән өй янына килеп йөри, ләкин аны кертмиләр. Ниятенең җитдилеген күреп, Асиянең абыйсы кызның әнисенә хат яза. Бик үтемле итеп язган, күрәсең, ана баласының бәхетенә каршы төшмәскә була – яшьләргә кавышырга рөхсәт бирә. Беренче карашка икесе ике төрле – боз һәм ялкын кебек. Хасиб – актив, һәркайда да өлгерә. Ә Асия ыспай холыклы, акыллы хатын буларак гаилә учагын саклаучы. Бәлки шуңадыр да Хасиб һәм Асия Заһидуллиннар 50 ел бергә, аңлашып, күзгә-күз карашып яшиләр. Ир белән хатын улына һәм кызына лаеклы тәрбия биргәннәр. Ә бүгенге көндә өч оныклары үз казанышлары белән гаиләне сөендереп торалар.

Һәр гаилә – ике язмышның бергә кушылып, уртак максатларга һәм хыялларга бергәләшеп ирешү тарихы. Тантанада катнашкан өч татар гаиләсе дә яшьләргә үрнәк булырлык.

Юбилярларны шәһәребезнең милли оешмалары вәкилләре һәм иҗат коллективлары котладылар, төрле милләт туйларының үзенчәлеген чагылдырган концерт номерлары бүләк иттеләр. Котлауларга «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбле дә кушылды. Һәр парга Самара өлкәсе губернаторы һәм милли оешмалар исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Милли туйлар фестивале Идел буе халыкларының мәдәни байлыгын ачып күрсәтә, милли гореф-гадәтләрне сакларга, әһәмиятен һәм кыйммәтен үстерергә булыша. Бу файдалы һәм матур чара дәвамлы булсын иде.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.