Бөтенхалык Сабан туе

0
Бөтенхалык Сабан туе

17 – 18 июньдә Ульяновскида XXII Федераль Сабан туе үткәрелде. Исегезгә төшереп үтәбез, Федераль Сабан туе Ульяновскида дүртенче мәртәбә узды һәм, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйрәмгә Россиянең 52 регионыннан 60 меңнән артык кеше килгән. Самара өлкәсе делегациясе иң зурларының берсе булгандыр: өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр автономияләре, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Камышлы һәм Похвистнево районнары, Сызран һәм Новокуйбышевск милли оешмалары вәкилләре бар иде.

Театр чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, Ульян Сабан туе да кунакларны кунакханәләргә урнаштырудан башланып китте. Безне Ульян өлкәсенең Ульян районы оештыручылары чәкчәк белән каршы алып, ике көн буе кәефебез – бәйрәмчә, тамагыбыз – тук, тору урыннарыбыз уңай булсын өчен җавап бирделәр.

Сабан туе илә дә зур Җиңү паркында узды. Быел гына яңартып төзекләндерелгән ипподром да аңа терәлеп тора, ерак йөрисе түгел. Ә паркта ниләр генә юк бүген! Чәкчәк-бавырсаклар, кием-салым, милли яулыклар, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм уенчыклар сатыла, аерым мәйданчыкларда төрледән-төрле спорт ярышлары, милли уеннар, концертлар бара, кайнар пылау һәм шашлыклар янында да халык күп бөтерелә.

Ипподромда Ульян өлкәсенең 21 районы да үз милли йортларын корып куйганнар. Биредә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреш әйберләре, Татарстан осталарының декоратив-гамәли иҗаты белән дә танышырга мөмкин иде. Андагы сыер сарайлары һәм ат абзарлары, печән сарае, борынгы әйберләр, милли киемнәргә киенгән курчаклар, ашамлыклардан сыгылып торган өстәлләр дисеңме!

Сабан туеның беренче көне башлыча ат чабышларына багышланган иде. Ипподромны бу көнгә әзерләү өчен Ульяновск хөкүмәте 250 миллион сум акча тоткан, дип ишеттек. Саллы сумма! Тамашачылар тиешле вакыттан алдарак та килеп урыннар ала башладылар. Һава торышы нинди булуга карамастан, ярышлар үткәреләчәге алдан ук билгеле. Чөнки махсус чабыш юллары яңгыр яуса да, пычрак булса да, таймый торган итеп эшләнгән.

Бу көнне Сабан туена китерелгән 100 нәселле чабышкыларның 70се ярышты. Һәр чабышта 10 ат катнашты. Алгарак китеп, шуны да әйтим инде: Самара өлкәсенең Гали авылыннан килгән җайдакларга бу юлы җиңү шатлыгын татырга туры килмәде, призлы урыннарга чыга алмадылар. Ә җиңү өчен стимул бар иде. Призлар фонды 5 миллион сум тәшкил итә!

Бөтенроссия Сабан туе хөрмәтенә багышланган беренче заездда җиңүчегә 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу җиңү Шэрами кушаматлы атка атланган Андрей Вилкинга тәтеде. Ул атлар белән 11 ел элек Пенза ипподромында шөгыльләнә башлаган, хәзер Мәскәүдә яши.

Ульян өлкәсе губернаторы призы тагын да күбрәк – 1,2 миллион сум. Беренче биш җайдакка 600шар йөз, калганнарга 300, 180, 72 һәм 48әр мең сум акча тапшырылды. Ә беренче булып бу чабышта Воронеж өлкәсенең Чесменский конезаводыннан чыккан Госе кушаматлы атта Мәскәү жоккее Александр Несяев килде.

Шулай ук Татарстан Республикасы, Казан һәм Ульян шәһәрләре, Түбән Кама шәһәре призларына да чабышлар үтте. Халык күңеленә бу тамаша бигрәк тә хуш килде, һәркем, үз регионы атлары өчен җан атып, кул чабып, хуплау тавышлары ишеттереп торды. Җайдакларның сүзләренә караганда, бу ярышлар югары дәрәҗәдә үтте, чөнки анда бөтен Россиядән җыелып килгән иң яхшы атлар һәм җайдаклар катнашты. Ләкин ставкалар булмады. Бәлки киләчәктә Ульян ипподромында бу тәҗрибәне дә яңартып җибәрерләр әле, дигән сүзләр ишетелгәләде. Заездлар арасында тамашачыларның күңелен җыр-биюләре белән төрле регионнардан килгән артистлар ачтылар.

Кичен Сабан туе кунакларын “Губернаторский” мәдәният сараенда чыгыш ясарга әзерләнүче Татарстанның җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов көтәләр иде. Сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул Ульян өлкәсе губернаторы Александр Русскихка шундый шәп Сабан туе оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде, Татарстан һәм Ульян өлкәсе арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы, икътисад һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек җепләре сузылуы һәм елдан-ел ныгый баруы турында сөйләде.

Сабан туеның икенче көне кояшлы җылы һава белән куандырды. Ә кунаклар һаман киләләр дә киләләр. Бөтен җирдә татар җыры, гармун тавышлары яңгырый. Сәхнәләрдә дә Татарстан һәм Ульян өлкәсе артистлары узышып-ярышып бөтен сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Татар йорты, киң итеп капкаларын ачып, йорт хайваннары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәләрен эшләтеп җибәрде. Халык еракларга сузылып киткән йөзләгән сату рәтләре буйлап йөрде, конкурсларда һәм ярышларда катнашты.

Төш вакытына табарак регионнардан килгән делегатлар, үз аләмнәрен күтәреп, сафларга тезелделәр. Алар, XXII Федераль Сабан туен рәсми рәвештә ачып җибәрү өчен, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны һәм губернатор Алексей Русскихны көтәләр иде. Менә алар да килеп җиттеләр, төп сәхнәдә һәм аның астында төрле иҗат коллективлары чыгышы башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских делегатлар белән аралашып йөрделәр. Самара делегатлары янына килеп җиткәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Туган тел” президенты Ильяс Шәкүров белән дә берничә сүз алышты, Ильяс Гомәр улы аңа “Башка регионнарда мондый журналлар юк!” – дип, берничә “Самар татарлары” журналын тапшырды.

Сәхнәгә күтәрелгәч, Рөстәм Миңнеханов:

– Бу татарлар бәйрәме генә түгел, бу бөтенхалык бәйрәме булды әле. Шушы кадәр югары дәрәҗәдә оештырылган Сабан туе өчен ульянлыларга чын күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм, – диде.

– Мин дә Татарстан кунакларын сәламләп, Федераль Сабан туен үткәрүдә күрсәткән булышлыклары өчен рәхмәтләремне әйтәм, – диде үз чиратында Ульян өлкәсе губернаторы. – Безгә дүртенче мәртәбә XXII Федераль Сабан туен кабул итәргә насыйп булды. Моның белән чиксез горурланабыз. Сабан туе Россиядә яшәүче төрле милләт халыкларының гомум мәдәни-тарихи бәйрәменә әверелде. Бүгенге бәйрәм өлкә халкы һәм килгән кунакларыбыз күңелендә озакка сакланыр, дип уйлыйм. Быелгы тынгысыз чорда тынычлык, яхшылык, килешүчәнлек идеяләре бигрәк тә зур кыйммәткә ия. Әлеге уртак бәйрәмебез Россия халыклары өчен генә түгел, бөтен дөнья халыклары өчен дә аңлашып яшәү үрнәге булсын иде, – дип билгеләп үтте Алексей Русских.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских авыл хуҗалыгы алдынгыларын, мәдәният хезмәткәрләрен, Ульян өлкәсенең һәм Татарстанның матбугат хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Ә Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафинга “Газель” микроавтобусы ачкычлары тапшырылды.

– Дүртенче мәртәбә Федераль Сабан туен каршы алабыз. Һәм ул елдан-ел яхшыра гына бара. Бу Татарстан хөкүмәтенең, өлкә татар автономиясенең һәм Ульян өлкә хөкүмәтенең аңлашып эшләү нәтиҗәсе. Безнең өлкәдә 150 мең татар яши. Авылларга йөреп тору өчен Рөстәм Миңнехановның бүләге бик тә кирәк иде безгә. Зур рәхмәт! – диде журналистлар белән сөйләшкәндә Рәмис Сафин.

Ә Сабан туе дәвам итә. Спорт программасында төп урынны, әлбәттә, көрәш бәйгесе били. Көрәш мәйданын халык тыгыз итеп уратып алган, борын төртерлек түгел: бөтен Россиядән җыелып килгән батырлар “Лада Гранта” өчен көрәшә. Бу юлы абсолют батыр исеменә күптәнге танышыбыз, Самара Сабан туйларында да күп мәртәбәләр җиңүче булып танылган Димитровград көрәшчесе Сергей Павлик лаек булды. Автомобиль ачкычларын аңа президент үзе тапшырды.

– Күп Федераль Сабан туйларында катнашырга туры килде, ләкин бу кадәр купшылыкны, киң күңеллелекне күргәнем юк иде, – дип уртаклаша тәэсирләре белән Фәһим Йосыпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы. – Бик шәп итеп оештырылган, барысы да уйлап эшләнгән, кунаклар саны бихисап… Күпме көч куелганы турында уйлыйсым да килми, куркыныч. Әлбәттә ошый миңа бу Сабан туе!

Киләсе Федераль Сабан туе Кузбасс шәһәрендә узачак. “Тулпар ат” сынын Татарстан президенты кулыннан Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв кабул итеп алды.

Данияр Сәйфиев