Домой Жизнь татар Балык Бистәсендә “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты эшли

Балык Бистәсендә “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты эшли

0
Балык Бистәсендә “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты эшли

Балык Бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасында бер елдан артык “Бәләкәч TV” исемле балалар тапшыруы проекты эшләп килә. Тапшыруны башлап җибәрүнең төп максаты балаларның сөйләм телен татар һәм рус телендә үстерү һәм баету, камера алдында үз-үзеңне тота белү, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү иде.

“Бәләкәч TV” тапшыруында әти-әниләр, балалар, “Бәләкәч” хезмәткәрләре төрле игъланнар, бәйрәм белән котлаулар, чакырулар, яңалыклар белән танышып бара.

Тапшыруны гамәлгә ашыруда тәрбиячеләрнең роле бик зур. Биредә балалар һөнәрләр белән дә таныша. Лилия Хаҗиева, Гөлшат Кәримуллина редактор, режиссер, телеоператор, тавыш режиссеры, грим салучы, диктор һөнәрләрен үзләштерергә өйрәтә һәм балалар әлеге һөнәрләрнең җаваплылыгын, мөһимлеген аңлап үсә. Шулай ук үзенең киңәшләре белән методист Земфира Сәлахиева да ярдәмгә килә.

rsloboda-rt