“Башкорт мәдәнияте көннәре” гөрләп үтте

0
115

1919 елда Башкорт Совет Социалистик Автономиясе оештырылу уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү турында Указ чыгарган иде. Бәйрәм, ил буйлап атлый-атлый, Самара өлкәсенә дә килеп җитте һәм 11 – 16 ноябрьдә Самара өлкәсендә “Башкорт мәдәнияте көннәре” дип аталган күләмле чара уздырылды.

“Башкорт мәдәнияте көннәре” өлкәбезнең башкортлар күмәкләшеп яшәүче Большая Черниговка һәм Большая Глушица районының авылларында башланды. Ташбулат авылы китапханәсендә Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Душа России» хөкүмәт премиясе иясе, башкорт халкы эпослары хикәятчесе Асия Гайнуллина һәм танылган курайчы, Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика конкурслары лауреты Илмир Кудабаев белән очрашу булды. Асия Гайнуллина һәм аның укучылары оештырган киез эшләнмәләр, мәрҗән, көмеш тәңкә, кабырчык, бисер, зәркән кулланып ясалган милли бизәнү әйберләре күргәзмәсе тамашачыларда соклану уятты.

Илмир Кудабаев үзенең чыгышында курай музыка коралының барлыкка килү тарихын сөйләде, бугаз җыры җырлау, курай һәм кубызда уйнау буенча мастер-класс уздырды. Шундый ук күңелле чаралар Диңгезбай, Украинка һәм Таллы авылларында да узды.

– Большая Черниговка районына беренче тапкыр килүем. Монда яшәүче башкорт халкы, Башкортостаннан еракта яшәвенә карамастан, туган телебезне бик яхшы белә. Мастер-классларда кубызда, курайда уйнарга өйрәнергә теләүчеләрнең тырышлыгы да мине таң калдырды. Алар белән эшләү минем өчен рәхәт булды”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Илмир Кудабаев.

Җомга көнне Түгәрәк өстәл утырышын Самара өлкәсе губернаторы администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департамен-тының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова башлап җибәрде. 157 милләт вәкиле яшәгән күпмилләтле төбәк өчен бу чара зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте ул. Самара өлкәсенең көньяк өлеше кайчандыр башкортлар күчеп йөри торган дала булган. Бүгенге көндә дә биредә Идел аръягында яшәүче башкортларның нәсел дәвамчылары яши.

Түгәрәк өстәл утырышында Башкортостан Республикасы делегациясе әгъзалары башкорт мәгарифе әһәмияте турында, милли хәрәкәттә катнашкан, фән, мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән Самара башкортлары турында сөйләделәр. Шулай ук Идел аръягында яшәүче башкортларның яшәү урыннарын археологик яктан өйрәнү хакында да фикер алышулар булды. Башкортостанлы Юлай Гайнетдинов борынгы җырлар сүзләренә Ыргыз-Кәмәлек башкортларының фольклоры аваздаш булуы турында сөйләде, милли музыка коралы булып саналган курайда уйнап күрсәтте.

Якташ башкортларыбыз – язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булуы өчен көрәшкән Хәдия Дәүләтшина һәм башкорт алфавитына нигез салган Габбас Дәүләтшинның мәдәнияткә керткән өлешләре югары бәяләнде.

Самара шәһәренең “Башкорт Королтае” идарәсе рәисе Камилә Сизякова 2002 елда барлыкка килгән шушы оешма турында сөйләде. Шулай ук ул хәзерге вакытта Волгарь бистәсендә төзелүче Халыклар дуслыгы паркында башкорт йорты һәм ишегаллары төзү, аларны милли экспонатлар белән тулыландыру эше ахырына якынлашып килүен әйтте. Камилә ханым Башкортостан вәкилләреннән шушы эштә ярдәм итүләрен соралды һәм Халыклар дуслыгы паркы ачылышына чакырды.

16 ноябрьдә, Башкортостан көннәре тәмамлануын билгеләп, Украинка авылында өлкә һәм шәһәр “Башкорт Королтае” башкарма комитеты әгъзалары һәм “Бөтендөнья Башкорт Королтае” вәкилләре җирле башкорт җәмәгатьчелеге белән очраштылар. Самара өлкәсе “Башкорт Королтае” иҗтимагый оешмасы рәисе Сафиулла Вилданов Королтайның эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар өчен башкорт Республикасы тарихын һәм мәдәниятен белүгә кагылышлы мавыктыргыч квест та оештырылды, “Тел аскысы” дип аталган фильм-әкият күрсәтелде.

Украинка мәктәбе укучылары яшь җырчы Зәйнетдин игълан иткән флешмобта катнаштылар, күмәкләшеп башкорт биюен башкардылар. Фатыйма Мостафина исемендәге 20 санлы Уфа гимназиясе укытучылары Марат Гыйльманов һәм Эльмира Хәсәнова аларга бию хәрәкәтләре күрсәтеп тордылар, ә укучылар кабатлап бардылар. Башкортостан Башлыгы грантына үткәрелгән бу чарада катнашучылар бүләк алып куандылар. Шулай ук аларга “Тамыр” телеканалы төшереп җибәргән дисклар да тапшырылды.

“Башкорт мәдәнияте көннәре” Большая Черниговка авылының Ял итү һәм мәдәният үзәгендә күргәзмәләр, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, профессиональ артистлар һәм Самара өлкәсенең үзешчән иҗат коллективлары чыгышлары белән тәмамланды.

Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here