Береза – русская или татарская?

4
582

Урыс телендә басылган газета-журналлар укыганда, телевизор караганда һәрвакыт укырга, ишетергә туры килә: “русская земля”, “русское поле”, “русское небо”, “русский лес”, “русская берёза”, “русское солнце”, “русские просторы”, “русская зима” һ.б.

Шулай итеп, Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте булган бөтен нәрсәне урысныкы итәргә телиләр кебек. Соңгы вакытта хәтта бу илдә яши торган төрле милләтләрне дә “русский” дип атарга теләүчеләр барлыкка килде. Мәсәлән, аларны “русский татарин”, “русский чувашин”, “русский башкир”… дип рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр. Законда урыс телен барлык милләтләрнең туган теле итеп беркетергә омтылалар. Мондый сәясәт ирексездән күңелдә, йомшак кына итеп әйткәндә, канәгатьсезлек тудыра. Югарыда санап үтелгән әйберләр никадәр урысныкы булса, шуның кадәр үк бу җирдә яши торган башка халыкларныкы да, шул исәптән татарныкы да.

Димәк, татарлар да шундыйрак сүзләр әйтә ала, һәм моны беркем дә гаепли алмый. Конституция илдәге бөтен халыкларга да тигез хокук бирә. Табигатькә чыгып, туган җирнең матурлыгына карап сокланганда, ирексездән телгә менә мондый шигырь юллары килә:


Мин сокланып карыйм офыкларга,
Иксез-чиксез татар күгенә.
Зәңгәр күктә татар болытлары
Шундый матур булып күренә!
Тирә-якта, гүзәл киңлек булып,
Җәелеп ята татар җирләре.
Татар басуында игеннәрне
Назлап исә татар җилләре.
Мин яратам күктән нурын сипкән
Көләч йөзле татар кояшын.
Татар дөньясының матурлыгын
Ничек инде сөеп туясың!
Һәр яз саен шушы гүзәл җирне
Сагынып кайта татар кошлары.
Татар җәе, татар көзеннән соң
Килә ап-ак татар кышлары.
Татар талларында саф татарча
Сандугачлар сайрый таң белән.
Сандугачлы якты таңнарга мин
Сокланамын милли җан белән.
Зифа буйлы татар каеннары,
Ак күлмәкле кызлар шикелле,
Яшел яулык болгап сәламлиләр
Ерактан ук мине һәр көнне.
Бу болыннар, сулар, урман-кырлар
Аерылгысыз татар җаныннан.
Туган җирне сөю күңелемә
Җуелмаслык итеп салынган.
Бу җир-күкне көчле татар рухы
Меңнәрчә ел буе сугарган.
Һәм шушы рух, җанга тәэсир итеп,
Саркып тора сыман шулардан.
Һич югалмый, күңелемдә бер хис
Кабатланып тора кич-иртә:
Туган җирдә үз милләтең белән
Бергә яшәүләргә ни җитә!

Татар дөньясы

4 КОММЕНТАРИИ

  1. Күпме карасам да булмый туеп
    Камышлының каеннарына…
    Алар Кәҗә тауның яме булып
    Тезелеп киткән урман буена

  2. Каен турында ж,ырлар куп бит!..
    Ак кулмэкле каеннарым,мине озатып калдылар,,ак кулмэкле каеннар!..

  3. “БАКЧА АРТЫНА УТЫРТТЫМ ЕРАК БУЛГАЧ УРМАНЫМ… БӨДРӘ КАЕННАР ШАУЛЫЙДЫР, ЯННАРЫНДА ИМӘНЕМ! КАЕНСЫЛУ- КЫЗЛАР МОҢЫ, ИМӘН УЛ – ИМӘН ИНДЕ… КАЕН МОҢЫНА ТИҢ БУЛСА ИКӘН, ИМӘННЕҢ ДӘ МОҢНАРЫ!”

  4. Килеп кердем урманга.
    Иркенләнеп суларга.
    Сөялдем мин ак каенга,
    Күңелләрем тулганга
    Урман эчләре караңгы,
    Адаштым юлларымнан.
    Эзләп йөрим юлларымны,
    Арынып уйлларымнан.

    Урман эчләре караңгы.
    Урман куе булганга.
    Кәкүк кычкырганны саныйм,
    Сөялеп ак каенга.
    Каеннардан алам яшәү дәрте,
    Юл күрсәтә кояш нурлары.
    Кәкүк саный озын гөмер,
    Бәхет тели,искән җилләре…3.04.13 ел
    Х .Рамазанова.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here