Язмыш сынауларына бирешмәгән, кыенлыкларга ярашып тормышта үз урынын тапкан көчле рухлы, максатчан кешеләрне искә алып үтү өчен Халыкара инвалидлар көне билгеләнгән. Шулай җир шарында игелеклелек, кешелеклелек идеяләре ныгый, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата игътибар арта.
Гадәттә, бу көнне концерт программалары оештырыла, конференцияләр үткәрелә, очрашулар уза, белем бирү учреждениеләрендә сыйныфтан тыш дәресләр, әңгәмәләр һәм дискуссияләр оештырыла иде. Әмма быел, коронавирус пандемиясе аркасында, барлык чаралар да диярлек онлайн форматта гына уза.
Әлеге үзенчәлекле көн алдыннан безнең редакция 11 ел дәвамында Похвистнево районының “Инвалидлар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Гыйльметдин кызы ВАГЫЙЗОВА белән әңгәмә корды.
– Безнең оешмада теркәлгән инвалидлар – язмыш сынауларына баш имичә, үзләренең ихтыяр көченә таянып, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыккан кешеләр алар, – дип башлады сүзен Фәридә ханым. – Аларга һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Аларның кайберләре йөри алмый, икенчеләре дөньяның матур төсләрен күрүдән мәхрүм, өченчеләре ишетми… Шуңа да карамастан, араларында талантлы язучылар, рәссамнар, җырчылар, биючеләр, спортчылар бик күп.
Җиде ел дәвамында Подбельск авылы Спорт сараенда Инвалидлар көненә багышланган спартакиада уздырылып килде. Похвистнево районының һәрбер авылыннан иллеләп кеше килеп, бик күңелле бәйрәм итә идек. Программада кул көрәше, штанга күтәрү кебек инвалидларга зыян китерми торган ярышлар кертелгән. Билгеле инде, штанга күтәрү – ир-атлар өчен каралган спорт төре. Әмма безнең спортчылар арасында кул көчен сынап карарга теләгән хатын-кызлар да бар. Ярышлар бәйрәмчә үтсен өчен, һәрбер авыл берничә концерт номеры әзерләп килә. Бәйгеләр, концерт тәмамлангач, өстәл артына җыелабыз һәм тәм-томнар белән чәйләр эчеп, тамак ялгап алабыз. Шулай итеп, спорт бәйрәме, сагынып көтеп алына торган кечкенә Сабантуй сыман уза иде, – дип уфтана әңгәмәдәшебез, чөнки быел андый чара уздырудан мәхрүм калганнар.
– Фәридә апа, мондый зур чаралар оештыру өчен бик күп көч куярга туры килә, чыгымнар да зурдыр? Белгәнебезчә, иҗтимагый оешмалар, күбесенчә, иганәчеләр ярдәме белән көн күрә.
– Дөрес. Оешмабыз спонсорлар ярдәменнән башка яши алмый. Бәйрәмнәрне оештыруда катнашкан кешеләрнең күбесен күргәнем дә юк, бары тик исем-фамилияләрен генә беләм. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, сезнең газета аша барлык ярдәмчеләребезгә, иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Рөхсәт итсәгез, мин аларны атап үтәр идем. Гали авылыннан – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре Наил Ислам улы Баһаутдинов, Камил Бәкер улы Исхаков, Халит Шәйхулла улы Йосыпов, шәхси эшмәкәр Равил Миргазиз улы Мостафин. Подбельскидан – Әлфия Хәйретдин кызы Бәхтиева (“Нур” пекарнясы), Фәрит Гайфетдин улы Имангулов (ООО “Регина”), Рөстәм Сафиулла улы Рәхмәтуллин, “Золотая хмель” оешмасы генераль директоры Евгений Худанов. Бу мәрхәмәтле кешеләр елдан-ел шундый зур бәйрәм оештырырга булышалар. Мин аларга ихлас күңелдән исәнлек-саулык телим, оешмабызның барлык вәкилләре исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Шулай ук тормыш иптәшем, гомер юлдашым Габделмәҗит Сәет улына да бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шушы 11 ел дәвамында ул мине аңлап, янәшәмдә булып, ярдәм итеп тормаса, бик авыр булыр иде.
Шулай ук, бәйгеләрдә, төрле чараларда актив катнашучылар турында да аерым әйтеп үтәсем килә. Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә һәр кешенең яшисе дә, яшьнисе дә килә. Безнең оешма вәкилләре Гайфетдин Канюкаев, Әнисә Булатова, Наил Булатов, Рим Бадыйков, Алия Ильясова өлкә бәйге-ярышларында актив катнашалар. Мәчәләй авылында яшәүче Шакир Абдрахмановны аерым әйтеп үтәсем килә. Ул – бик талантлы баянчы. Үзенең моңлы да, шаян да җырлары белән Похвистнево районында гына түгел, өлкә чараларында да танылып өлгерде. Шушындый талантлы, яшәү көче ташып торган кешеләр белән аралашу – минем өчен иң зур шатлык. Аларга карап мин уңай энергия алам сыман.
– Сезнең оешма вәкилләре дә пандемия керткән чикләүләрнең тәмамлануын түземсезлек белән көтәләрдер?
– Әлбәттә, без барыбыз да ул вакытларны сагынып искә алабыз һәм элеккечә очрашу-аралашуларны түземсезлек белән көтәбез. Әлегә бер-беребез белән телефоннар аша, социаль челтәрләр аша элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Фәридә ханым.
«Ач кешенең хәлен тук белми» дигәндәй, гарип кешенең җан сыкрауларын сәламәт кеше аңлап җиткерми инде. Ләкин алар яныннан ваемсыз гына үтеп китәргә ярамый, ишетергә, аңларга, ярдәм кулы сузарга кирәк. Бу беркайчан да соң түгел, кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына, җылы сүзгә, ышанычлы терәккә мохтаҗ булган кешеләр барлыгын онытмыйк, җан җылыбызны бүләк итәргә тырышыйк.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Бердэмлек