Домой Ислам Ислам в области Догаларыбыз кабул булсын

Догаларыбыз кабул булсын

0
Догаларыбыз кабул булсын

6 ноябрьдә Камышлы авылының 32 мәхәлләсендә (1нче мәчет) Корбан мәҗлесе уздырылды. Өстәлләр кую, ризыклар, ашлар әзерләү, кунакларны чакыру кебек мәсьәләләрне мәчетнең жаваплы эшчеләре Әхмәтгали ага һәм Асия апа Хәлимовлар үз өсләренә алдылар.

Чакырылган сәгатькә районыбыздан кырыклап ага-абзыйлар җыелышып килделәр. Башта Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, аның ярдәмчесе Ризван ага Коръән сүрәләре укыдылар.

Мәҗлесне тантаналы рәвештә ачып җибәргәннән соң, муллаларыбыз Инсаф, Искәндәр, Әнвәр, Сәгыйть, Мөхәммәтнур хәзрәтләр дә Коръән аятьләре укып, изге теләкләрен теләделәр.

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим үзенең вәгазендә акыл һәм тәртип белән ислам кануннары буенча яшәү кирәклеген һәр кешенең канына сеңәрлек итеп аңлатты. Шулай ук Иске Усман авылы имамы Әнвәр хәзрәт тә Аллаһыга ышанып, биш вакыт намазларны укырга, уразаларны тотарга, кешеләрне рәнҗетмичә яшәргә өндәде. Һәрберсе сугыш кырына киткән ир-егетләребезнең жиңү яулап сау-сәламәт булып кайтуларын теләделәр.

Тәмле шулпалар таратылып, тәкъбир әйтелгәч, ашарга рөхсәт бирелде. Мул сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып торды. Табынны әзерләүче уңган пешекче апаларыбыз Наилә Минһаҗевага, Флера Солтановага, Асия Хәлимовага, Рәмзия Сафиуллинага, Рузалия Идиятуллинага, Венера Идиятовага, Фәния Әхмәтвәлиевага, Алисә һәм Айгөл Шәмсетдиноваларга, Рамилә Садретдиновага Аллаһының рәхмәтләре яусын. Шулай ук мәҗлесне уздыруга акчалата ярдәм итүчеләргә, ризыклата өлеш кертүче Булат һәм Эльвира Зиһаншиннарга, Фәнис һәм Рушания Әхмәдиевларга, Илдар һәм Флүзә Хәлимовларга бөтен халык исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Гадәттә, ир-атлардан соң мәҗлестә хатын-кызлар да корбан ашы һәм сый хөрмәтләр белән сыйланалар.

Чара югары дәрәҗәдә оештырылып, күтәренке рухта үтте. Барча кунаклар канәгать калдылар.

Дөньялар тыныч булып, сугыш афәтләре тәмамланып, киләсе елларда да шулай  мөселман кануннары буенча иман байлыгында корбан ашлары ашап, исән-имин яшәргә насыйп булсын иде, Раббым. Амин.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА