Домой Жизнь татар Еллардан җырлар кала…

Еллардан җырлар кала…

0
Еллардан җырлар кала…

Гаҗәеп матур төбәк ул – Тәтешле яклары. Гүзәл табигатьле Башкортстанның иң төньяк чикләренә сыенып утырган районның бар муллыгы, бар бәрәкәте – аның ерып чыккысыз калын урманнары һәм күз күреме җитмәс киң кырлары, җитез Танып елгасының яшел болыннары һәм бихисап төзек матур авыллары! Шул авылларда көн итүче уңган, булдыклы, җырга-моңга гашыйк кешеләре Тәтешленең төп байлыгы! Матур табигать кочагында моңга бай, шигъри сүзгә һәвәс халыкның биредә яшәве гаҗәп түгел.  Илебезгә, милләтебезгә данлыклы шәхесләр биргән як ул Тәтешле. Шагыйрь һәм мәгърифәтче Гали Чокрый, язучылар Риза Ишморат, Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова тумышлары белән шушы яктан. Тәтешленең бәрәкәтле җирендә туып-үскән, даннары ерак-еракларга таралган шәхесләр арасында шулай ук Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев һәм аның бертуган сеңелесе күренекле актриса, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисткасы Зинира Атнабаева, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Салават Фәтхетдинов, Башкортстанның атказанган артисткасы, нәфис сүз остасы Гөлзәмия Ситдыйкова, гармун ясау остасы, алтын куллы Зидияр Мөһәяров, атаклы рәссам Минсадыйк Гарипов һәм дә халкыбызның яраткан җырчысы, арабыздан бигрәкләр дә иртә китеп барган Хәниякәебез…

*  *   *

Еллардан җырлар кала, ә җырлардан матур яшәлгән гомернең якты эзләре кала. Ике дистә китап авторы Әнгам Атнабаевның да бер китабы «Еллардан җырлар кала» дип аталды. Җырлар гына түгел, матур шигырьләр, бихисап драма әсәрләре белән дә халкыбызга бай әдәби мирас калдырды ул Әнгам абый. Балачакның хатирәләре – гомерлек, аларны онытырлык түгел! Әле дә истә, урта мәктәпнең дүртенче сыйныфында укыганда, дәрестән соң алып калып класс җитәкчебез Флидә апа Сибәгатуллина (үзе ул математика укытучысы) мөккибән китеп, бар күңелен биреп хисләр дулкынында безгә Әнгам Атнабаевның матур бер шигырен укый:

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.

Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен,

Бер телеме өчен кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен…

Без, зур авылның төрле якларыннан җыелган тыңкыш борыннар тын да алмыйча укытучының шигырь сөйләгәнен тыңлыйбыз. Безгә ул ошый, безгә кызыклы. Икмәк кадерен, икмәкнең никадәрле авыр хезмәт белән табылганын, гомумән, бу дөньяда бер нәрсәнең дә җиңел генә бирелмәгәнен без әле белмибез. Соңрак, мәктәп бусагасыннан чыккач та, без аны артыгы белән беләчәкбез, чөнки тормыш дөньяның кирәген бирә-бирә безгә аны үзе өйрәтәчәк! Әмма укытучыбызның ул чактагы ихлас чыгышы мәңгелеккә истә калды, хәтер төпкеленә ныклап уелды… Мәктәптә булсынмы, авыл клубындамы ул елларда бер генә иҗади чара да, концерт та Атнабай шигырьләреннән башка үтми иде, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырамый калмас, ә пьесаларыннан өзекләр-скетчлар сәхнәдә уйналыр иде. Ул вакытта зур сәнгать тә халыкка якын иде шул. Театр, филармония артистлары авыл җирендә һәрвакытта да көтеп алган кадерле кунак булдылар. Аларның гастроль маршрутлары да кала үзәкләрендә түгел, ә ерак районнарның төпкел авылларында башланыр иде. Архивымда сакланган йөзләгән тамаша программкалары арасында берсе миңа аеруча истәлекле, кадерле. Чалкак авылына 1981 елның җәендә Уфадан килгән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының спектакль программкасы ул. Театрның танылган, халык яраткан сәхнә осталары Зинира Атнабаева, Олег Ханов, Асия Нафикова, Нурия Ирсаева, Шамил Рәхмәтуллин, Роза Кәримова, Әхтәм Әбушахманов һәм башкалар драматург Әнгам Атнабаевның «Хушыгыз, хыялларым» драмасын авыл мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтте. Халык ихлас яратып карады тамашаны, кала артистларының чыгышы мәңгегә истә калды. Атнабайның шигъриятенә сөю хисләре дүртенче класста укытучым сөйләгән «Кара икмәк»тән башланса, чын театр сәнгатенә мәхәббәтне Әнгам абыйның «Хушыгыз, хыялларым» драмасы ачты.

Шул чакларда һәм мәктәп елларында шигырьләрен клуб сәхнәсеннән яттан сөйләгән Әнгам абыйның үзе белән соңрак очрашырмын, шигырьдә телгә алынган, имезлек урынына чүпрәккә кара икмәк төйнәгән әнкәй образындагы газиз әнкәсе Мәрзия әбекәйне дә күрермен, хәтта күзгә-күз карашып сөйләшермен дип кем уйлаган?! Ә мин күрдем дә, сөйләштем дә! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, ә язмыш йөргән юлларымда миңа гел мәрхәмәтле булды. Туксанынчы еллар «Кызыл таң»ына мин чиксез рәхмәтлемен!

Әнгам абый турында әлегә кадәр әллә ничаклы сөйләделәр, яздылар, кинолар төшерделәр. Олуг шәхес турында моннан соң да сөйләми, язмый калмаслар, әлбәттә. Тик бүген мин аның туган көне уңаеннан үземнең элекке блокнотларымда сакланган, әлегәчә гәзит битләрендә басылмаган, дөнья күрмәгән истәлекләр белән уртаклашмакчымын. Кәгазе саргайса да, анда язылган сүзләр искерми, диләр. Алар кайчан да булса бер җир йөзенә чыгарга тиештер бит?!

Тәтешле җирендә Әнгам Атнабаевның җитмеш яшьлек юбилей тантаналары әле дә хәтердә. Ихлас күрешүләр, шатлыклы очрашулар арасында район үзәгеннән әдипнең туган авылы Күрдемгә барыр юлында бер вакыйга аеруча истә калды. Колхоз чигендә юбиляр шагыйрьне, кадерле якташларын һәм аның иҗатташ дусларын кыңгыраулы дугаларда, кашовка чаналарда җигүле пар атлар көтеп тора иде. Бер, ике минут һәм… Тәтешле урманнарын, ялан-кырларын җиз кыңгырау моңнарына күмеп, пар атлар кунакларны кышкы юллардан җилдертеп авылга алып китәчәк. Аякларына киез итек, өсләренә карага суккан җылы туннар киеп бер чанада ике олуг әдип – Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев һәм Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзиев урын алган. Берсе – Күрдемдә, икенчесе күрше Яңавыл районының Ямады авылында туып-үскән, бала чактан ук дуслар, гомер буе бер-берсенең шатлыгын да, кайгысын да бертигез күтәргән ике зур шәхеснең кышкы юлда, бер чанада утырасын кем күз алдына китерә алыр иде микән? Бу күренешне, башкача кабатланмас бәхетле мизгелне бернигә карамастан, ничек тә истәлеккә фотога төшереп калырга кирәк! Район гәзитенең җаваплы секретаре, шагыйрьнең бөтен иҗатын яттан белгән Ләлә апа Ибәтуллина белән йөгерә-йөгерә кунаклар арасында фотохәбәрче Кави Сафинны эзлибез… Һәм күп тә үтмәде, кышкы юлларда кар бураннары тузгытып, тирә-якны җиз кыңгырау моңнарына күмеп атлар авылга карап юл алды. Халыкның ихтирам-хөрмәте дә, мәхәббәте дә шулкадәрле чиксез, беркем дә кышкы салкын дип тормаган: авылдашлары дәррәү килеп Әнгам абыйны, аның белән килгән кадерле кунакларны авыл капкасыннан Мәдәният йортына кадәр юл буена ихлас тәбрикләде. Ә Мәдәният йорты алдында кала кунакларын милли киемнәрдәге егетләр һәм кызлар гармун-баяннар, дәртле биюләр һәм җыр-моң белән каршылады. Тамаша башланырга ярыйсы гына вакыт бар әле, мәдәният учагының иркен залы кешеләр белән тулы, ә халык килүен дәвам итә. Үзешчән артистлар, яшь-җилкенчәк сәхнәгә чыгарга әзерләнә, ә сый-нигъмәтле өстәлләрдә самоварлары чыжлап кайнап утырган зур бүлмәдә Әнгам абый кунаклар каршылый. Бүген ул – көн герое, бүген аның туган көне! Аның уен-көлкеле, төртмәле һәм шаян һәрбер сүзе бүген истә кала торган, бүген аеруча кызык яңгырый. Мине дә ул үз дусларына «Кызыл таң»ның үз хәбәрчесе», диясе урынга шаяртып: «Кызыл таң»ның үз хәерчесе!» – дип таныштырды. Ярый әле Илдар абый Юзиев янәшәдә, мәсьәләгә тиз арада ул ачыклык кертте: ул исемне Атнабай үзе алган булган. «Кызыл таң»да Таһир Исмәгыйл улы Ахунҗанов редакторлык иткән заманда Әнгам абый аны әллә үзе уйлап чыгарган, әллә аны башкалар такканнар – билгесез. Белсә дә ул үзе генә белгәндер. «Кызыл таң» хәбәрчесе булып республиканы аркылыга-буйга берничә тапкыр йөреп чыккан Атнабай бу «исем»не әле булса оныта алмый, үзенең җитмеш яшьлек юбилеенда кабат исенә төшерде. Мәшһүр актриса Зинира апага бу тамаша кызык тоелган, күрәсең, ул матур күзләрен кысып бер миңа, бер абыйсына карап әй, рәхәтләнеп көлде инде, ә Илдар Юзиев Атнабайның «Кызыл таң»да эшләгән заманны иң бәхетле, иң матур иҗат чоры дип искә алды. Язучылар Азат Магазов, Марат Кәримов, Риф Тойгыновка шагыйрьнең газетада эшчәнлеге ярыйсы мәгълүм булса да, башкаларга «Кызыл таң» турында истәлекләр үзе бер яңалык иде. Беренче чиратта минем – үзем өчен! Гомер-гомергә, дуслары әйтүенчә, Әнгам абыйның башка беркемдә дә булмаган шаянлыгы, төртмә теллелеге, юморлыгы һәрчак үзе белән шул. Аның шаяртуы һәрчак урынлы да, вакытлы да. Үзе бер тамашага әверелгән танышу мизгелен Чаллыдан килеп төшкән атаклы Фән Валиәхмәтов бүлдерде. Тальян гармун остасы, халкыбызның яраткан җырчысы Фән абый джип машинасында, үзе руль артында Чаллыдан чаклы карлы-буранлы юлларны үтеп яраткан шагыйренең юбилей кичәсенә килеп җиткән икән.

Шаян, үткен юморыннан гайре Әнгам абыйның башка беркемгә дә охшамаган үз поэтик тавышы, үз моңы да булды. Аның лирик герое – сугышларда ятып калган каһарманнар өчен авылда яшәүче, дөнья йөген күтәрүче буын кешесе ул. Шул буын кешеләренең берсе үзе – Әнгам абый. 1942 елның чатнама суык гыйнварендә әтиләрен сугышка алып китәләр. Өйдә дәү әтисе Дәүләтхуҗа карт, алты бала һәм сигез айлык авыры белән әнкәсе кала. Туңмас, ачыкмас өчен көрәш башлана. Кече туганнарны карау, әнкәсенә ярдәм итү өлкәннәр иңендә. Әнгам абый – шул өлкәннәрнең берсе. Шул ук елның май аенда йортка кара кайгы килә – әтиләре Касыйм агай Ленинград фронтында сугышта һәлак була. Бер елдан соң шул ук май аенда дәү әтиләре Дәүләтхуҗа карт та якты дөнья белән хушлаша. Шулай итеп бер Мәрзия апага – җиде бала. Әнгам абый тормыш йөгенең уртасына кереп җигелә. Комбайнда – хисапчы, пионер лагеренда – вожатый, ә йортта иң авыр эшләр аның өстендә. Югарыдан, партия кушуы буенча колхозларда стена матбугаты таләп ителгәч, әйтерсең лә, аны әзерләп куйганнар: Әнгам абый «Сугышчан листок»лар чыгара, төннәр йокламый майлы буяулар белән Сталин портретлары эшләп аны колхозларга илтеп ашлыкка алмаштыра, гаиләсен ачтан интектермәс өчен армый-талмый тырыша. «Без – 28нчеләр» шигыре шул чакны искә төшә. Күрдемдә 1928 елда туган унбер малай үсә. Унбернең берсе – Әнгам абый. Бергә уйнап үскән, күп михнәтләр күргән яшьтәшләрен ул һәрчак хөрмәт белән искә ала, аларны сагына.

Аның геройлары – гади авыл кешеләре. Башта телгә алган, укытучым Флидә апа сөйләгән «Кара икмәк» шигыре дә шул шанлы чорның кайтавазыдыр ул. Шагыйрь шушы буынның үзенә бик тә таныш, йөрәгенә бик тә якын булган зур кайгыларын, кечкенә шатлыкларын дөреслекнең күзенә карап, үзенчә җырлаган, сәхнәгә чыгарган. Йөрәктән чыккан – йөрәккә үтә, укучылар аның шигырьләрен, башка әсәрләрен һәрчак ихлас кабул итте, яратты.

Юбилей тантаналарына кабат кайтабыз. Нинди генә заманалар кичерсә дә, ниләр генә күрсә дә Әнгам абый үзенең иҗатында күбрәк мәхәббәт җырчысы булды. Китапларының да берсе «Мәхәббәт турында җыр» дип аталды. Шул китапларда һәм бар иҗатында мәхәббәт темасы кызыл җеп булып ятты. Якын дусты, «Кызыл таң» мөхәррире, КПССның Башкортстан Өлкә Комитеты секретаре Таһир Ахунҗанов иҗат иткән, Башкорт дәүләт академия драма театрында зур уңыш казанган «Галия» драмасы геройларына атап махсус язылган искиткеч матур җырларның да авторы – Әнгам абый. Атаклы, легендар артистлар Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева башкарган «Заһир һәм Галия дуэты», башка әсәрләр аның сүзләренә язылган җырлардан тора. Мәхәббәт Атнабайның яраткан темасы, иҗаты маягы! Әнгам абый өчен буш сүз түгел, ул –  кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек мәңгелек бөек көч! Шуңа да шул туң йөрәкләрне эретерлек сихри көчнең серле сүзләрен белә, ул аларны шигырь калыбына салып үз әсәрләрендә безгә җиткерә, җырлар аша күңел түренә үтеп керә. Яшермим, яшь чакта Башкорт театрында күргән бихисап драма әсәрләре арасында күбрәк шул матур җырлары, кабатланмас ихлас, чын мәхәббәт сюжеты өчен «Галия» спектаклен яраттым. Мин генә дә түгел, күпләрнең күңеленә хуш килде ул драма әсәре. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган «Галия» спектакле соңрак бик күп артистларга мактаулы, югары исемнәр дә, дәүләт премияләре дә китерде, ә исеме театр тарихына алтын хәрефләр белән язылды.

Сәхнә түреннән залга моң агыла. Яшь кенә, яңгыравык, матур тавышлы бер кызчык Атнабайның «Танып буе» җырын башкара. Җырның сүзләрен шагыйрь күптән түгел, үзенең зур юбилее алдыннан гына иҗат иткән. Матур җырны халык туу белән тиз арада яратып өлгерде, радио, телевидение эфирыннан аның төшкәне дә юк. Якташлары Хәния Фәрхи дә үз репертуарына алгач, җыр хәзерге заман телендә әйткәндә хитка, ә хит-парадларда лидерга әверелде.

Танып буе – карлыган

Өзмим – сиңа калдырам.

Килгәнеңне көтә-көтә

Күзләремне талдырам.

Танып буе камышлы,

Камышлары сагышлы.

Ишетеңме «яратам» дип

Пышылдаган тавышны?!

Танып буе әрәмә,

Керсәм – башым әйләнә,

Абау, алла, чәчкәйләрем

Чәчләреңә бәйләнә…

Күрәсезме, менә кайда ул чын мәхәббәтнең матурлыгы, илаһилыгы! Җитмеш яшьтә «мәхәббәттән башым әйләнә, чәчкәйләрем чәчләреңә бәйләнә» дип язып кара әле… Кем генә яза ала шулай? Тик Атнабай гына! Мәхәббәт җырчысы Атнабайның уй-кичерешләре, хис-тойгылары һаман да унсигез яшьлек егетләрнеке кебек, ул аны сизә, тоя, тоемлый, шуңа да ул үзенә тартып тора. «Әнгамның мәхәббәт турында шигырьләре яхшы җыр кебек, ятлап торасы түгел – үзләреннән үзләре күңелгә сары май булып сеңә, үзеңнекенә әйләнә. Халыкчанлык дигәнебез шулдыр инде ул», – дип язды соңрак мәшһүр Әмирхан агай Еники.

Юбилей тантаналары Атнабайларның төп нигезе – үз йортларында дәвам итте. Нурлар чәчеп торган иркен өйнең һәр почмагы, һәр җиһазы затлы нәселнең истәлекләрен, матур үткәнен, хәтта түшәмдә, матчага кыстырып куелган «акыл чыбыгы»на кадәр кадерләп саклый. Атнабай иҗаты белән таныш булганнар «Акыл чыбыгы» шигырен хәтерләр, мөгаен. Сүз – кунакларга.

Илдар Юзиев, шагыйрь, язучы: «Абыем Нил белән 55 ел элек беренче тапкыр Күрдемгә килгәч Мәрзия апа кунакчыл каршы алган иде, бүген килеп тагын Атнабайларның нигез ташы – төп йортта Мәрзия апа мине каршы алды. Әйтерсең лә, Сак-Сок бәетендәге кебек, ул – анда, мин – монда. Әнгам белән без гомер-гомергә төрле калаларда яшәсәк тә, иҗат юлларыбыз бер булды, аралашып, хәбәрләшеп тордык, бер-беребезнең һәр язмасын калдырмыйча укып бардык.

Казан да бүген шагыйрен түзәлми кочакламый;

Шигырьләрең – күңелгә май, пьесаларың – сәхнәгә җай;

Казанның да үз шагыйре, җырчысы син – Атнабай! И афәрин, Атнабай!

Илдар абыйның бөек шагыйрь икәне электән үк мәгълүм иде, ә монда, юбилей танатаналарында мин аның ифрат ачык, ягымлы, дус җанлы, ихлас кеше икәнлеген үз күзем белән күрдем. Илдар абый белән соңыннан бик озак вакытлар милләт, әдәбият, журналистика турында сөйләштек, автографы белән ул үзенең яңа гына басылып чыккан матур бер китабын бүләк итте. Һәм иң кыйммәтлесе – кадерле истәлек – Әнгам абыйның 1946 елда Күрдемнән Ямадыга язган хаты белән уртаклашты. Менә ул хат тулысы белән, менә нинди була икән ул чын дуслык!

«Нил һәм Илдар! Атнабайдан кайнар сәлам!

Дөрес, сез үпкәләгәнсездер, чөнки мин сезгә күп вакытлардан башлап хат яза алмадым. Минем сонгы көннәрдә вакыт та булмады. Аның өстенә Күрдемдә дә аз булырга туры килде. Яңавылга бардым, Тәтешледә бер ай заочно укыдым, пионерлар лагеренда бер ай яттым. Менә шулай вакыт дигән нәрсә җитми дә калды.

«Яшь пионер» журналын да регуляр чыгарып булмады, ләкин калган номерлар артына куып җитәрмен әле дип чамалыйм.

Сезнең әдәби эшләр ничек соң? Әниегезнең сүзләренә карап, әллә әдәбият белән шөгыльләнүне куеп тордыгызмы? Болай эшләсәгез бик-бик начар. Чөнки сезнең икегездә дә талант бар. Ул талантны үстерергә, баетырга һәм ныгытырга кирәк! Әгәр язган әйберләрегез булса, зинһар миңа җибәрегез әле, үземнең дә танышасым килә. Шулай ук «Яшь пионер» да материал сорый. Ямадыдагы башка иптәшләргә дә шул «зинһар»ны җиткерегез. Материалларыгызны бишьеллык план турында, укучыларның җәйге ялы, хезмәте, Ватаныбыз кырларында барган бөек төзелешләр, хезмәт батырлыклары, яңа уку елына әзерлек барышы, үзегезнең районда, авыл Советында, авылдагы үзгәрешләр турында булсын. Гомумән, нинди яхшы нәрсәләрегез бар – җибәрегез.

Әтиегез өйдәме, әниегез нихәлдә, әбекәй нишләп кенә йөри соң әле? Аларга – сәлам! Сагынам мин сезнең семьягызны. Печән, утын хәзерләдегезме? Һ.б.

Нил, лагерь тормышыннан берәр нәрсә язып җибәр әле. Ул турыда мин бик кызыксынам һәм сиңардан җавап алырмын дип ышанам.

Илдар, (кечкенәм минем!) җәйне ничек үткәрәсең? Күңелсез түгелме, шигырьләр язасыңмы? Минем дә укыйсым килә ул шигырьләрне.

Хат көтәм. Я, сау булыгыз, минем кечкенә дусларым!

Эшегездә бөек уңышлар теләп: Атнабай. 31 июль, 1946 ел, Күрдем».

Зинира Атнабаева, актриса: «Дуслар, бүген бу өйдә, бу матур табын артында миннән дә бәхетле кеше юктыр ул. Мин агайым иҗат иткән, Башкорт академия драма театрында куелган 12 әсәрендә уйнадым! Бу бит үзе зур бәхет, үзе бер тарих! Төрле чаклар булды, авыр чакларымда аның шигырьләрен укыдым, шул шигырьләрдә үземә яшәү көче, тормыш яме таптым. Алар уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә дә белде, күңелдә җылы хисләр уятты, күңелне күтәрде, рухландырды. Әмма тормыш дәвам итә, яңа әсәрләр кирәк, безгә рольләр кирәк! Меңнәрчә күзләр көтеп ята яңа әсәрләреңне, агайым!»

Азат Магазов, язучы: «Юбилей тантаналары матур үтсен дип кайчан гына Уфада сөйләшеп торган идек синең белән. Аллаһыга шөкер! Киң күңелле син, Әнгам, дусларың белән гел күрештертәсең, бүген туганнарың, газиз әнкәең белән очраштырдың… Рәхмәт сиңа!»

Мәгъдән Атнабаев, нигез ташын суытмыйча саклаучы туганы: «Абыем синең белән, сеңелем Зинира синең белән чиксез горурланам. Сезнең хөрмәткә оештырылган зур кичәләрдә катнашып күпме зур артистларны, шагыйрьләрне, язучыларны күрдем. Үземнең иҗат эшенә сәләтем бик булмады, ә сезнең иҗатыгыз алдында башымны иям!  Туган якка, туган нигезгә ихтирамыгыз өчен мин бүген шушы нигез ташын суытмыйча саклыйм!»

Язучылар Марат Кәримов һәм Риф Тойгынов юбилярның бай кабатланмас матур иҗат серләрен авыл күрке, даны тирә-якка таралган җиде күзле Хәзрәт чишмәсендә күрделәр.  Үзе бер могҗиза, табигать бүләге ул Күрдем авылы уртасында урнашкан Хәзрәт чишмәсе! Авыл халкы шифалы сулы чишмәне күз карасы кебек саклый, җәен-кышын сукмагына тузан да, кар да төшерми. Ә Әнгам абый бу могҗизаның серен гади генә итеп болай аңлата: «Батыр булыйм дисәң – беренче күзеннән, матур булыйм дисәң – икенче күзеннән, акыллы булыйм дисәң – өченче күзеннән, бәхетле булыйм дисәң – дүртенче күзеннән, кул-аягың  сызлаусыз булсын дисәң – бишенче күзеннән, кайгы-хәсрәт күрмим дисәң – алтынчы күзеннән, сөйгәнеңнән сөеләсең килсә җиденче күзеннән эч. Ә инде шушы чишмәне гомергә онытмыйм дисәң  – җиде күзе бергә кушылган урыннан эч!»

Бу урында үземә кагылган бер матур истәлекле вакыйганы сөйләмәсәм язмам тулы булмас иде. Ул хәзер генә чишмәдән юлга тигез матур баскычлар эшләп куелган, ә элек алар юк иде. Әле дә хәтердә, Хәзрәт чишмәсенең бар күзеннән дә тәмләп-тәмләп шифалы суларны эчеп туйгач, без, юбилей кунаклары, юлга юнәлдек. Юлга чаклы тайгак сукмактан үргә менүе читен, ерак булгангамы, әллә сөйләшәсе килепме, шул чакны мине уң ягымнан Әнгам абый култыклап алды. Башкортстан телевидениесенә юбилей тантаналары турында Шәүрә Гыйльманованың иҗади төркеме төшергән документаль фильмында бу вакыйга ачык күренә. Атнабайга багышланган тапшыруларда ул тасманы әле дә еш күрсәтәләр. Күрсәтәләр дә, күргән кешеләр соңыннан миннән: «Атнабай белән сез анда басмада нәрсә турында сөйләштегез?» – дип сорыйлар. Барлык татар дөньясына  таралган абруйлы газета биргән форсаттан файдаланып, шул сорауларга җавап язам:

– Я, сөйлә, ни хәлләр бар Борайда?

– Борайлар, Аллага шөкер, яхшы хәлдә, Әнгам абый! Борайлар сезне көтә, сезнең белән шигырь кичәләрендә очрашып күрешәселәре килә!

– Беләм-беләм, Борайлар гомер-гомергә сәнгатькә, шигърияткә гашыйк халык булды. Барам, барачакмын, менә бу юбилейлар гына узып китсен! Ә Вәсил нихәлдә микән, күргәнең бармы?

– Күрешеп кенә торабыз Вәсил абый белән, күрешкәндә гел сезне дә искә алабыз. Аның белән язган җырларыгыз искиткеч шәп бит, Әнгам абый! «Җиз кыңгырау моңнары» үзе генә ни тора!

– Әйе, ул еллар әле дә сагындыра. Тәтешледә тумаган булсам, мин Борайда туган булыр идем! Чынлап та, бик тә якын ул миңа Борай халкы, әле дә бит без, чиктәш ике район бер елганың (сүз Танып елгасы турында бара. – И.Д.) ике ярында бер-беребезгә якын гына яшибез. Гел бергә, гел янәшә, ут күршеләр дә, якын туганнар да кебек ул, борайлар!

Ул шулай дигәч, райондашларым өчен, аның шигырьләрен яттан белгән, үзенә һәм иҗатына гашыйк якташларым өчен миндәге шатлык катыш горурлык хисенең чиге булды микән?! Юктыр, мөгаен. Ә Әнгам абый сүзендә торды, әдәби кичәләр Борай сәхнәләрендә гөрләп үтте, борайлар әле булса, сагынып искә алалар. Аның киң таралган «мин Тәтешледә тумасам, фәкать шунда туган булыр идем» дигән гыйбәрәсен кемнәр ничек кенә «үз ягына каермады, тартмады» микән? Яңавыллар һәм бүздәкләр, чишмәләр һәм кушнареннар, балтачлар һәм аскыннар, тагын әллә никадәр татар районнары аны «үзенеке» итеп күрәселәре килде. Бу «тарткалашта» барсыннан да ныграк, дүртөйлеләр һәм илешләр «уздырды» шикелле. Нишлисең, Атнабайны барысы да ярата шул, барысының аны үзенеке итәсе килә, тик Атнабай гына берәү!… Татар дигәннән, сүз уңаенда шуны да билгеләп үтү бик урынлы булыр. Әнгам абый үз гомерендә беркайчан да туган теленә хыянәт итмәде, татар теленә хилафлык китермәде. Рәсми булган, яисә булмаган, төрле районда, төрле дәрәҗә очрашуларда Әнгам абый беркайчан да телен «ватып-җимереп» кемгәдер ярарга, охшарга тырышып интекмәде,  ул гел саф татар телендә генә сөйләште, татар телендә иҗат итте! Әнгам абый туганнан алып соңгы көненә кадәр үзе булып калды, ә бергә аралашкан, көн дә сөйләшеп торган башкортлар аңа ачу сиздермәделәр, киресенчә, хөрмәт иттеләр, ничаклы кирәк, шулай әсәрләрен тәрҗемә иттеләр. Халык шагыйре исемен бирү идеясен дә иң беренчеләрдән булып Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов күтәреп алды, яклап чыкты.

Хискә бай Әнгам абый һәрнәрсәдән матурлык, илаһилык күрә белде, туган ягын, кешеләрен яратты, үз итте. Юбилей тантаналарында да сәхнә түреннән ул авылдашларына булган уй-хисләрен, ни кичергәнен һич яшермәде. «Кадерле күрдемдәшләр! Авыл малае булдым, авыл малае булып калачакмын. Күрдем булмаса мин шагыйрь дә булмас идем. Әгәр җиде күзле Хәзрәт чишмәсе булмаса батыр да, (үзе мыек астыннан елмаеп) матур да, акыллы да, илһамлы да булмас идем мин. Җитмеш ел гомер – шактый гомер, нәрсәдер эшләнгән, нәрсәнедер эшлисе бар кебек. Сезнең белән горурланам, шигърият яраткан күңелләрегез боекмасын, шигърият кешене бөек итә. Безнең халык гомер-гомергә җырны-моңны, шигъриятне, әдәбиятны, сәнгатьне яратты. Гел шулай булыгыз, сез шулай булсагыз мин бәхетле!»

Атнабай кебек шагыйрләрнең бөеклеге, даһилыгы шундадыр, күрәсең: әллә кайчан укылган, сөйләнгән шигъри юллары да һич онытылмый, алар бер уку белән истә кала. Үземнең андый шагыйрьләрем тик икәү булды. Берсе – Такташ, икенчесе – Атнабай! Үзе бер җиһанга тиң Әнгам абыйның матур иҗаты, шигърияты еллар үткәч тә, бушап калган күңелләребезне юатачак әле, Зинира апа әйтмешли,  алар уйландыра да, моңландыра да, күңелдә җылы хисләр дә уята!

Илдар ДАУТОВ.

Мәскәү шәһәре.

«ТАТАРЛАР» газетасы 

февраль, 2020 ел