Домой Жизнь татар Elvin Grey нигә өйләнми?

Elvin Grey нигә өйләнми?

0
Elvin Grey нигә өйләнми?

Татар һәм башкорт эстрадасын буйдак егетләр басты. Аларның иң популярлары Elvin GREY һәм Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН инде 30 яшьләрен тутырсалар да, һаман гаилә кора алмыйча “интегәләр”. Сәбәбе нәрсәдә икән? Җавап – сайтта!

Elvin GREY сәхнә тәхәллүсен йөртүче популяр җырчы Радик ЮЛЪЯКШИНга – узган елның 17 маенда, ә күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исемен алган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНга 2019ның 3 мартында 30 яшь тулды. Бер уйласаң, күптән гаилә корып җибәреп, сөйгәнең белән балалар үстерергә вакыт. Ләкин артист тормышының, Бәләбәйчә әйтсәк, үз “эскиләре” бар шул. Алар үзләренә үзләре хуҗа түгел, контракт шартларына бәйле. Бу хакта соңгы интервьюларының берсендә Elvin GREY үзе “тиште”.

Җырчы әйтүенчә, Elvin GREY проектының продюсерлык фирмасы белән контракт шартлары буенча, ул үзенә 33 яшь тулганчы өйләнә алмый. Кызлар белән күпме тели, шулкадәр мәхәббәт куерта алса да, аңа 33кә кадәр мөнәсәбәтләрен законлы никахта рәсмиләштерү тыела, чөнки бу аның иҗади эшчәнлегенә, ә димәк, популярлыгына да зыян итәргә мөмкин. Популярлык исә концертларга билетлар сатылуның төп чыганагы. Хәтерегезгә төшерәбез, Elvin GREY 2018-2019 елларда 8000нән артык тамашачы сыйдырышлы “Уфа-Арена” стадионын шыгрым тутырып концерт биргән дөньядагы дүрт коллективның берсе булды. Аңардан башка моңа Германиянең легендар “Scorpions” рок-төркеме, якташыбыз Юрий Шевчукның данлыклы “ДДТ”сы һәм 1990 елларда илне шаулаткан “Руки вверх” поп-төркеме генә иреште. Elvin GREY концертларына йөрүчеләрнең күпчелеге – кызлар. Алар җырчының иҗатына гына түгел, үзенә дә гашыйк. Шуңа да егетнең өйләнүе алар өчен зур югалту булыр иде. Ә болай әле өмет бар…

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН үзенең өйләнмәү сәбәпләре турында әлегә җәелеп сөйләп бармаса да, аны да, нигездә, контракт шартлары “бәйдә тота” дип уйларга нигез бар. Ярар, һәр һөнәрнең дә үз авырлыклары була. Сабыр итик… Вакыт барысын да үз урынына куяр…

Автор: Илдус Фазлетдинов

Фото https://ok.ru/radikelvin/topic/70422150141237 сайтыннан алынды.

tulpar.rbsmi