Домой Жизнь татар Фирдус Тямаев Тарих институтында «Горурланып яшим җирдә татар булып» җырын башкарды

Фирдус Тямаев Тарих институтында «Горурланып яшим җирдә татар булып» җырын башкарды

0
Фирдус Тямаев Тарих институтында «Горурланып яшим җирдә татар булып» җырын башкарды


Китап презентациясендә Фирдүс Тямаевка татарлар тарихының җиде томлыгын бүләк иттеләр.

Эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында китап презентациясендә җырлады. 

Бүген биредә татарларның мишәр төркеменә багышланган «Эпоха татарских князей в Мещере (XV–XVII века)» китабы тәкъдим ителә.

«Патриот буларак шуны әйтәсем килә: һәрберебезнең өендә Коръән китабы бар, икенче китап булып, тарих китабы торырга тиеш. Аны безнең балалар да белергә тиеш. Үз тарихын белгән кеше бәхетле. Балаларыбыз да шушы җирдән атлап йөргәндә, әби-бабайларыбыз милләтне саклар өчен күпме көч түккәннәрен аңларга тиеш», — дип белдерде Фирдүс Тямаев.

Җырчы «Горурланып яшим җирдә татар булып» дигән җырын башкарды.

Китап презентациясендә Фирдүс Тямаевка татарлар тарихының 7 томлыгын бүләк иттеләр. 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar