Домой Главные новости ГҮЗӘЛ УРАЗОВАГА – ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАДАН

ГҮЗӘЛ УРАЗОВАГА – ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАДАН

1
ГҮЗӘЛ  УРАЗОВАГА – ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАДАН

Сеңелем!
Сиңа татар халкы үзенең телен-моңын биргән. Ул аны иң авыр, иң кыйналган елларда да исән-имин сиңа хәтле китереп җиткергән. Син шушы телдә сөйләшәсең, шушы телдә җырлыйсың, шушы телдә сөйләшкән халыкның акчасына яшисең. Казанның уртасында түш киереп яшисең, Рәсәй буйлап татарлар каршында чыгыш ясап тамак туйдырасың. Сиңа татар халкы һәм Татарстан барысын да бирде. Син аннан барысын да каерып алдың, ул чагында “мин башкорт”, димәдең, татар нигъмәтеннән баш тартмадың.

Хәзер үзеңне башкорт дисең. Ә ул халык сиңа нәрсә бирде, сеңелем, Хәбиров түшеңә таккан калайнымы? Теленме? Нигә ул чагында шул телдә сөйләшмисең соң син? Белмисеңме? Белмәссең дә шул, чөнки синең туган якларыңда – Пермь төбәгендә ТАТАРЛАР яши, аларның кайберләре бары тик кәгазьдә генә башкорт дип язылган булган, моның тарихи сәбәпләре бар. Милләт турында сүз куертканчы, бераз тарихны өйрән, анда синдәйләрнең кемлеге бик ачык язылган.


Алда халык саны алу тора. Бөтен Рәсәй – патшасы, халкы, иярченнәре татарны тарих битләреннән генә түгел, тормыштан да сызып ташлау өчен тырыша. Шуларның пычрак, мәкерле тегермәннәренә су койма, сеңелем! Шуны онытма – Милләтне алыштыру – ул туган Анаңны алыштыру инде! Мондый хыянәтне тарих та, кешелек тә гафу итми. Онытма!

ФӘҮЗИЯ апаң БӘЙРӘМОВА

см.видео по ссылке

https://vk.com/video-76222094_456241773

Администрация сайта может быть согласна и не согласна с мнением, высказыванием и точкой зрения автора. В данной статье изложена субъективная информация, за правоту и достоверность которой администрация ответственности не несет.

Хотелось бы услышать мнение наших читателей по этому вопросу.

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Передайте Фаузие Байрамовой, чтобы выдыхала.
    Уразова в своём инсте пояснили свои слова.
    – Правда, что вас называют Пермской башкиркой?
    – Правда!

    И правда в том, что некоторые так её называют дуслар, а не то, что она башкирка!

    А Гузель на почти пол миллионную свою аудиторию сказала, что она не башкирка, а татарка.

Comments are closed.