Гөлүсә Шаһбан: «Җырның уңышы җырчыдан тора»

0
174

Гөлүсә, кайчан җырларга сүзләр яза башладыгыз?

Шигырьләрне Закирга кияүгә чыккач, 18 ел элек яза башладым. 2015 елда беренче җыентыгым чыкты, быел — икенчесе. Беркайчан да җырларга сүзләр язам дип максат куймадым, җыр текстлары язмадым. Күңелемнән чыккан, минем халәтемне тасвирлап бирә торган шигырьләр җырчыларның күңелләренә хуш килеп, алар аңа көй яздырта. Җырлар шулай барлыкка килә.

Заказга язмыйсызмы?

Сирәк кенә алай язам, менә Илсөягә (Илсөя Бәдретдинова) бер матур җыр яздык, Ләйсән Гыймаевага «85 тулганда» дигән җырны заказга яздым. Ә болай, күбесенчә, үземнең шигырьләр җыентыгымнан тәкъдим итәм. Шуннан сайлап алалар.

Шигырьләрегезне сатып бирәсезме?

Төрле вакыт була. Шигырь сатып кына баеп булмый инде. Аның бәясе — ике-өч мең сум.

Кызымның үзенә тота торган акчалары җыелып барган картасы бар, гадәттә, шигырь сатудан килгән акчаны шунда күчерергә кушам. Бушка биргән вакытлар да була. Синең эшеңә күпмедер бәя бирәләр, акча түлиләр икән, рәхәт инде. Китапны да, кадере булсын дип, сатып бирергә кушалар бит. Иң мөһиме — җырларым җырчылар иҗатында ниндидер урын алып торсын. Үзең язган җырлар күтәрелсә, күңелгә рәхәт.Һәр җырымны яратам, һәрберсе күңелгә якын.

Шигырегезне җыр итеп башкарырга теләп мөрәҗәгать иткән беренче кеше кем иде?

Беренчесен Фирзәр абый Мортазин «Җир йөзендә барлыгыңны белү җитә» дигән шигыремне Айгөлгә (Айгөл Бариева) биргән, ләкин аның сүзләренең авторын мин икәнен белмәгәннәр, ул интернетта табып алынган.

Аннан соң Айдар Тимербаев «Бер пәп итеп үпкәннән» дигән шигырьне җырга яраклаштырды, ул халыкка барып җитте, халык аны яратты. Хәзер халыкның мәнфәгате икенче, аларга башка төрлерәк җырлар кирәк. Әлеге җыр халыкка ошагач, аңа охшатыбрак язарга дип мөрәҗәгать итүчеләр булды. Шуннан соң бер-бер артлы җырлар языла башлады. Үземнең шигырьләремне көйгә салгач, аларны тагын да ныграк аңлыйм. Шигырь көйгә салынгач, кеше күңеленә тагын да якыная. Шулай да, соңгы арада халык шигърияткә тартылганын күрәм, Инстаграмда да кешеләр шигырьләр укый, аларны ярата, үзләренең фикерләрен язып калдыралар.

Үзегез язган җырларның кайсыларын иң уңышлылары дип саныйсыз?

Бар җырларым да уңышлы. Менә Рифат Зариповның «Күңел эретерлек сүзләр бар» җырын уңышсыз дип әйтеп булмый бит, Азат Фазлыевның «Ярат кына» җырын да, хатыны Алсу Фазлыева белән җырлый торган «Әгәр сине очратмасам» җыры, «Бер пәп итеп үпкәннән», «Юри генә», «Бәхетле булырга беркайчан соң түгел», Закирның «Син минем иң соңгы сөюем» — аны Салават та җырлады. Вадим Захаровның «Ышан бары гомер иткәнгә», Резедә Шәрәфиеваның «Үзең әйбәт». Кайсы гына җырны алсам да, алар халык күңеленә барып җиткән. Миңа да алар бөтенесе дә якын, берсен дә аерып әйтә алмыйм. Ләкин концертымны «Күңел эретерлек сүзләр бар» җырына таянып эшлисе килде, чөнки ул бөтен кешенең күңел халәтенә туры килә һәм минем җыентыгымда күңел эретерлек сүзләр бар…

«Күңел эретерлек сүзләр бар

Чирдән терелтерлек сүзләр бар!

Гомер буе йөрәк түрләрендә

Саклап йөретерлек сүзләр бар!»

Бар җырыгыз да уңышлы дидегез, ә аның уңышы нәрсәдән тора? Сүзләре, көе, башкарылуы — бөтенесе бергә уңышлы туры килсәме?

Юк, аны җырчының хезмәтеннән күрәм. Җырчы ни хәтле җанын, тәнен биреп эшли, җыр шул кадәр уңышлы була. Заллар тутырып эшләгән җырчының кайсын гына күзәтсәгез дә, алар бер көн дә туктап тормыйча эшлиләр. Менә мин бер генә концерт оештырдым, ә алар ел буена ничә концерт куялар, аңа күп көч, энергия сарыф итәргә туры килә.

Иҗат кичәгез турында да сөйлисезме?

Бу минем юбилей шикелле булды инде, мин аны ике ел элек күңелемә салып куйган идем, Аллаһы Тәгаләгә генә таянып эшкә тотындым. Концертым мин теләгәнчә узды, бик матур булды. Шигырьләремне җыр иткән җырчыларга, көй авторларына шундый рәхмәтлемен, алар миңа терәк булдылар. Алла боерса, яңа җырлар да туар. Концертымны тагын кабатлыйсым килә, кечерәк форматта Татарстан буйлап та алып йөртәсем килә. Менә шуның белән янып йөрим, сүнмәсәм ярый инде.

Гөлия Хәсбиуллина

Фото Салават Камалетдинов

intertat

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here