Домой Жизнь татар Гомерем буе үземнән өлкәнрәк ирләр белән йокладым

Гомерем буе үземнән өлкәнрәк ирләр белән йокладым

3
Гомерем буе үземнән өлкәнрәк ирләр белән йокладым

Ир-ат өлкәнрәк булган саен тәҗрибәлерәк була, диләр. Миңа һәрвакыт үземнән өлкәнрәк ирләр ошады. Иң өлкән кешем миннән 36 яшькә зур булды. Бер күрүдә күзем төште аңа. Без танышканда, миңа – 21, аңа 57 яшь иде. Без эштә таныштык, ул мине паркта йөрергә чакырды.

Ул бик кайгыртучан булды. Түшәктәге максаты – үзен түгел, ә мине канәгатьләндерү иде. Секста без тулысынча бер-беребезгә туры килдек. Аның ярдәме белән мин хәтта ораль секска карата мөнәсәбәтемне уңай якка үзгәрттем.

Өлкән ир-ат белән проблемалар күп була, дип уйлаучылар нык ялгыша. Әгәр ул дөрес булмаган яшәү рәвеше алып бара икән, менә ул чакта борчылырга мөмкин. Сүз уңаеннан, эрекция проблемасы аның белән бөтенләй булмады. 

Гомумән, ирләр минем һәр теләгемне үтәде. Хәтта секс өчен махсус чыгарылган уенчыклар да кулландык. Мин каршы килми идем, чөнки үземнең дә теләк көчле булды. Хәзерге яшьләр төркем белән җенси якынлык кылса, өлкәнрәк ирләр моны хупламый. Алар бары тик сиңа гына табына, сине генә ярата.

Акча ягыннан берсе дә ярдәм итмәде. Җырчы булгач, кайберләре микрофон яки музыкага бәйле предметлар бүләк итте. Дөресен генә әйткәндә, мин алардан акча сорарга ояла идем, мин бит акча өчен йокламыйм.

Яшь аермасы беркайчан да мөһим булмады, без моңа бөтенләй игътибар бирмәдек. Ә менә балалары, бигрәк тә минем белән бер яшьтәге кызлары алдында үземне уңайсыз тоя идем. Берьюлы чираттагы яраткан кешемнең кече кызы арабыздагы мөнәсәбәтләрне белеп алып, озак кына янап йөрде. Нәтиҗәдә аның белән аерылышырга туры килде.

Кешеләр безнең ярамаган гамәл кылмавыбызны аңлап бетерми. Без – балигъ булган аңлы кешеләр, ни эшләгәнебезне аңлыйбыз. Моның бер начар ягы да юк. Тик яраткан кешеләрем арасында өйләнмәгәннәре дә булды.

Мин беркайчан да берьюлы берничә кеше белән йокламадым. “Дөрес эшләдемме икән?” дип уйлыйм хәзер. Үз яшемдәге егетләр белән мин бөтенләй аралаша алмадым. Алар миңа кызык булмады. Мин алар белән хәтта автобуста да янәшә утырып бара алмыйм! Түшәккә бергә яту турында әйтмим дә! Танышу сайтларында язсалар да, биш минуттан җәһәннәм утына җибәрердәй булам.

Минемчә, ир белән хатын арасында никадәр яшь аермасы булу мөһим түгел. Иң мөһиме – акыл ягыннан туры килү һәм, әлбәттә, арада хисләр булу. Кыска вакытлы гына булса да…

shahrikazan

3 КОММЕНТАРИИ

  1. Да,почему б нет.
    Влюбилась с первого раза ,в 20 лет в 60 летнего старика.

  2. Т.Миңнуллин әйтүенчә: “Әгәр 60 яшь яхшы булса, егет чакны 18-дә димәсләр иде”.

Comments are closed.