Гомерләр үтә икән ул…

0
Гомерләр үтә икән ул…

Карлы-буранлы кыш дөньяга хуҗа булды, тырышып-тырышып, бөтен җирне ап-ак юрганнарына төрде, елга-күлләрне ялтырап торган боз белән каплап узды… Безнең якларда кышларга калган кошлар, саран гына нурларын сипкән кояш нурларында коенып, миләш, балан, гөлҗимеш куакларының туң җимешләрен чүплиләр…

Бүген тышта бик салкын. Ә Мәгъсумовларның өендә, һәрвакыттагыча, җылы һәм якты. Күптән түгел Даһия белән Әсфәнның бергә яши башлауларына 25 ел тулып узды. Парлы тормыш бәхете бу кешеләргә соңлап кына килсә дә, соңгы чирек гасырны бәхеттә һәм шатлыкта уздырдылар. Бигрәк тә Даһиянең алдагы тормышы михнәтле булган иде.

Даһия — Миннури апа белән Мидхәт абыйның татлы җимеше. Тулы гаиләдә бәхетле булып үсте кыз. Мидхәт абыйны авылда бел-мәгән кеше юк иде: чибәр һәм булдыклы егет. Ә Миннури апа, киресенчә, юаш, әмма бик тә тырыш кыз. Яшьләр бер-берсе өчен яратылган булганнар, күрәсең.

Уңган кыз, Мидхәте белән кушылгач та, фермага эшкә килә. Яшьләр каенана белән бергә яшиләр, ә ул — ут. Миннури да калышмый, эшкә киткәнче, малларына салып, балаларына ашларын пешереп китәр. Фермада да барысы да тәртиптә: аның карамагындагы 20 – 30 баш бозау да тук, аслары чиста. Социалистик ярышта да – беренчеләрдән. Ул малларына да холкына карап, исем бирә, иркәләп дәшә, сыйпап сөя – Бәләкәчем, Аппагым, Усалым, Чибәркәем… Малкайлары да, караучының яратуын сизеп, ай үсәсен, көн үсәләр…

Эштән кайткач та авыл хатынына ял юк инде, кер юарга, самавыр куярга, ипи-кабартма пешерергә, үз малларын карарга… Хатын-кыз эшен чыпчык та чүпләп бетерерлек түгел…

1958 елның сентябрендә туган Даһия, ике елдан туган Лилия дөньяларын түгәрәкли. Яныңда сөйгән кешең, исән-имин балаларың бар. Тик 1946 елда сугыштан авырып кайткан Мидхәт кенә, озак вакыт госпитальләрдә дәваланса да, исәнлеккә туймый, гомере буе үпкә чире белән авырый.

Авыру булуына карамастан, токта машиналар ремонтлап, амбарда икмәк чыгара торган агрегатларда эшләп, гаилә тормышына үз өлешен кертеп килә. Ләкин, гомере озын булмый, 60 яше тулар-тулмас, якты дөнья белән хушлаша.

Ә тормыш дәвам итә. Даһия 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кинель-Черкасста укып, зоотехник һөнәре алып авылга кайта, бераздан кияүгә чыга. Ләкин никахы бик үк уңышлы булмый, ире, улы белән хатынын калдырып, читкә китә.

Даһия бу вакытта фермада эшли. Аңа төрле елларда учетчик та, хисапчы да, ферма мөдире дә булырга туры килә. Мөдирлек иткән чакта, эшче куллар җитмәгәнлектән, комбайнга утырып, кырларны иңләп йөрергә дә туры килә.

Азмы-күпме вакыт үткән, мөһим түгел. Даһия тагын бер кат бәхетен сынап карарга була. Кунакка кайткан егет белән танышып китәләр һәм кушылалар. Беренче иреннән малае булса, икенче иреннән — кызы туа. Ләкин бу никах та озакка сузылмый, ире авырый башлый һәм бераздан үлеп китә. Хатын тәртәгә берүзе җигелеп, балаларын үстерә башлый.

Ә язмышы аны үзе эшләгән урында көткән икән: буранлы бер көнне, Даһия фермадан кайтканда, узып баручы мал караучысы Әсфәндияр аны ат чанасына утыртып алып кайта. Шунда егет шаярыпмы, әллә чынлапмы: «Миңа кияүгә чыгасыңмы», – дип сорап куя. Ял-гызлыктан тилмергән Даһия, ризалыгын белдереп, башын ия… Егет эшне тиз тота: икенче көнне үк, иртән-иртүк, Әсфәндиярнең әти-әнисе – Гата абзый белән Әминә апа Миннури апаларга килеп җитәләр, ә булачак килен йоклап ята икән. Шулай шаярып-көлешеп сөйләшкәннән соң, Даһия белән Әсфәндияр никах укыталар.

Ләкин тормыш сынаулары Даһия өчен бетмәгән икән әле, армиядән кайткан малае Руслан фаҗигале рәвештә вафат булгач, бик бетеренде ана.

Ләкин, ничекләр генә авыр булса да, яшәргә кирәк. Колхозлар бетеп, фермалар сатылгач, 2003 елда, авылдашыбыз Хәйдәр Сафиуллин инвестор булып кайткан иде. Даһия беренчеләрдән булып аның инкубаторына җитәкче булып эшкә килә. Кирәк икән, чебешләр карый, кирәк икән, казлар үстерә… 2012 елда Мәгъсумовлар авылдан районга күчеп китәләр. Анда барып урнашканнарына да 10 ел була икән инде. И, гомер, гомер… Күз ачып йомганчы үтә дә китә икән ул. Бергә яшәүләренә дә 25 ел тулган инде. Бик әйбәт ир булды Әсфәндияр. Кулыннан килгәнчә, Миннури апаны да карап соңгы юлга озаттылар (рухы шат булсын иде). Кызлары Римманың да туен бергәләп үткәрделәр. Оныклар да зур үстеләр инде. Даһия гомере буе җырчы да бит әле ул. Концертларда үзенең сандугачтай тавышы белән бөтен авыл халкын куандырып торды. Районыбызда үткән иҗади бәйгеләрдә дипломант исеменә лаек булды.

Авылдашларым матур өйләр корып, тату гына яшәп яталар, Аллаһыга шөкер. Районга күчкәч тә, тик утырмый Даһия, кибеттә эшли. Әсфән дус кәҗә-сарыклар асрый. Бик матур гомер кичерәләр, туганны туган итеп, дусны дус итеп яшиләр.

Даһия һәм Әсфәндияр! Сезне юбилеегыз уңаеннан тәбрикләп, озын гомер, корычтай исәнлек, гаилә бәхете телибез. Пар канатыгыз сынмасын, балаларыгыз-оныкларыгыз бары игелекләр һәм шатлыклар китерсен. Амин.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы