Домой Главные новости В области Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

0
Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Кадерле әниләребез, хөрмәтле апаларыбыз, сөекле сеңелләребез! Сезне чын күңелдән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март белән котлыйм!

Гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагын саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да. Тормышның төрле өлкәләрендә  яуланган уңышларыгыз сокландыргыч. Ана телен, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калуда һәм үстерүдә дә сезнең өлеш бәяләп бетергесез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән апаларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Аларны зур сынаулар сындырмаган. Кадерле ветераннарыбыз бүген дә матур, йөзләреннән нур балкый, ә күңелләре игелек, җылылык белән сугарылган.

Мөхтәрәм хатын-кызлар! Бу нурлы бәйрәм сезгә күңел күтәренкелеге, сөю шатлыгы өстәсен, үзегезгә ышанычыгызны арттырсын! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

Бәйрәмегез котлы булсын!

Фәхретдин Канюкаев,

 Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең “Дуслык”

региональ иҗади-иҗтимагый

оешмасы президенты