ХАЛЫКАРА «ТАТАР КЫЗЫ-2020» БӘЙГЕСЕНЕҢ ТӨБӘКАРА ЭТАБЫ САМАРА ШӘҺӘРЕНДӘ УЗАЧАК

0
157

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров катнашында оештыру  комитетының утырышы узды. Анда бәйгене үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Халыкара «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә 28 нче мартка билгеләнгән. Конкурста Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак. Җиңү яулаган катнашучы август аенда Казанда узачак ярымфиналга чакырыла.

tatar-congress.org

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here