Домой Жизнь татар «Халыкның яртысы чирли, һәркемнән тест алалар» Мордовия татарларында коронавирус арта

«Халыкның яртысы чирли, һәркемнән тест алалар» Мордовия татарларында коронавирус арта

0
«Халыкның яртысы чирли, һәркемнән тест алалар» Мордовия татарларында коронавирус арта

Коронавирус белән бәйле төрле сүзләр йөри, кайсына ышанырга да белмәссең. Авыруга бәйле чикләүләрнең икенче этабына күчкәндә генә кайбер регионнарда хәлләрнең бигрәк тә катлаулы булуы турында ишетергә туры килә.

Россиянең иҗтимагый сәясәт эшлеклесе, сәясәт белгече, журналист, Төньяк Кавказ һәм ислам мәсьәләләре буенча эксперт Руслан Корбанов үзенең Ютуб каналында Мордовиянең Белозерье авылындагы хәлләр турында сүз алып бара. Әңгәмәдәше — Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

Сүз коронавирус инфекциясенең кинәт кенә Мордовиядә таралуы турында бара. Бигрәк тә бу татар авылларына кагыла. Нәкъ менә анда коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

«Бер авылда көнгә 2-3 кеше үлә»

«Россиялеләр өчен башта бу вирус ниндидер бер ят, чит нәрсә булды. Аннары төрле «фейклар» тарала башлады. Вирус юк, сезне куркыталар дигән видеолар да йөрде. Халык шуңа ышанды. Вирусның чынлап та барлыгына ышанырга теләмәделәр. Кешеләр иркенәеп киттеләр, үзләренә дә вирус кагылыр дип берәү дә уйламады. Менә шундый чакта коронавирус аларны эләктереп алды да.

Шәхси чыганаклар аркылы шуны әйтә алам: бер Белозерье (Азюрка) авылында гына да көнгә 2-3 үлем очрагы теркәлә. Гаиләләре белән авырыйлар, олылар да, балалар да. Күбесе үзләрендә чынлап та коронавирус икәнен кабул итеп тә бетерә алмыйлар. Үлсәләр дә, башка авырудандыр дип уйлыйлар. Калганнар миңа килеп җитмәде дип тынычланалар.

Коронавирус инфекциясеннән үлүче кешеләрне табутта, бернинди йолаларны сакламыйча күмгәннәрен күрсәтәләр. Болар барысы да мөселман кешесен куркуга сала. Үлгәч, бөтен кеше дә бөтен гадәтләрне истә тотып күмүләрен тели бит. Менә шундый курку хисе биләп алды безнең йөрәкләрне. Бу да хәлне катлауландыра.

Шулай да бер яхшы яңалыгым бар. Иртәгәдән авылга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хезмәткәрләре килүе көтелә. Иншаллаһ. Авырган һәм үлгән кешеләрнең өйләрен дезинфекцияләү булачак. Авыл медпунктына Саранскидан табиблар килә», — дип сөйли Наилә ханым Җиһаншина.

«Табиблар һәр йортка кереп, коронавируска тест алачак»

Руслан Корбанов үзенең Белозерье авылы имамы белән сөйләшүен искә алды.

«Имам сүзләренчә, кешеләр көн саен үлә. Үзенең дә олы яшьтәге туганы коронавирустан үлгән. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары кешеләрне хастаханәләргә алып китүдән баш тарткан, чөнки алар инде тулы, кешеләрне салырга урын юк, табиблар җитми.

Халык федераль үзәк һәм өлкә хакимиятенең игътибарын ничек җәлеп итәргә белми. Массакүләм мәгълүмат чараларында да әлеге районның мөшкел хәлләре турында берни дә юк. Бу халыкны бигрәк тә куркуга салган. Журналист һәм башкаларны да җәлеп итә башлагач, беренче реакция күренә башлады», — ди алып баручы.

Наилә ханым сүзләренчә, иртәгәдән табиблар һәр кешенең өенә килеп караячак һәм коронавируска тест алачак.

«Бу — безнең өчен күңелле хәбәр. Мөселман кешесенең тормыш рәвеше шундый инде аның — зур гаиләләр белән торалар, туганнары белән аралашалар. Шуңа хәзер бөтенесе дә авырый: олысы да, кечесе дә, туган-тумачалар, кодалар да… Авылда бит бөтен кеше бер-берсенә йөри.

Белозерье авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, халыкның 40-50%ы коронавирус йоктырган. Иртәгәдән инфекцияле кешеләрне тикшерү башланачак. Ярдәмгә мохтаҗ һәр кешене табиб караячак», — ди Наилә Җиһаншина.

«Без һәр кеше гомере өчен көрәшергә тиеш»

Берничә көн элек кенә Белозерье авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов: «Барысы да тәртиптә, авыручылар күп түгел», — дип әйткән иде. Бу авылда өч меңгә якын халык яши, 10га якын мәчетләре бар.

«Россия үзәгендә үзенә күрә бер „дини утрау“ кебек ул. Күрәсең, кешеләр изоляция вакытында да аралашудан туктамаган. Дини регион, республикаларда, мәсәлән, Кавказда коронавирусның артуы мөселманнарның активрак булуы белән аңлатыла. Алар һәрвакыт туганнары белән элемтәдә. Бу авыру таралуга тагын бер сәбәп булып тора. Мордовиянең кайбер башка татар авылларында да авыручылар саны арту күзәтелә», — дип белдерә Руслан Корбанов.

Әңгәмәдәшләр Мордовиядәге хәлләр турында гына түгел, ә Татарстандагы вәзгыять турында да сөйләштеләр.

«Бездә хәлләр яхшырак. Изоляция турында сүз чыккач ук кешеләр тыңладылар, өйләрендә утырдылар. Менә коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәбез. Нәкъ шулай ук төрле ялган хәбәр, видеолар тараттылар бездә дә. Белозерьеда исә бөтен булган нәрсәгә күз йомып ышану шундый күңелсез хәлләргә китерде. Анда бит татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен һәм мәдәниятен саклап калу хуплана», — ди Наилә ханым.

Руслан Корбанов фикеренчә, бу төрле «фейклар”га ышанганнан гына түгел. «Мөселманнар күбрәк дини китаплар, Коръән укыйлар, ә фәнни китап-мәкаләләргә вакыт аз кала. Көндәлек тормышка игътибар әзрәк», — ди ул.

«Без һәр кеше гомере өчен көрәшергә тиеш. Ул бит Аллаһы Тәгалә бүләге. Алга таба да бу хәлләрдән чыгар өчен дога кылачакбыз. Дога бик кирәк», — диде Наилә Җиһаншина.

intertat.tatar