Хезмәт Герое хөрмәтенә

0
Хезмәт Герое хөрмәтенә

Ярославльдә «Исәнме, күрше» дип аталган татар мәдәнияте көне узды. Чараны өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган иде. Бу чараны Куйбышев өлкәсендә (Са-мара) туып-үскән Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәровка багышлаганнар. Ярты гасыр элек шин заводының гади эш-чесе булып эшләгән Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ярославль өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәровның истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр китерде.

Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәров 1920 елда Самара өлкәсенең Ставрополь районында туа. 1932 елда Әхмәровлар гаиләсе Ярославльгә күчеп китә. Әхмәт Әхмәров Бөек Ватан сугышы фронтында 1943 елның августыннан башлап хезмәт итә һәм бөтен хәрби юлын 13нче гвардия һава десанты ордены сафларында уза. Разведка бүлеге командиры вазыйфасында Киевны азат итүдә катнаша, Венгриядә, Чехословакиядә, соңрак Манчжуриядә көрәшә, орденнар белән бүләкләнә.

Сугыштан соң, 1946 елның декабрендә, Ярославль шәһәренең шина җитештерү заводында эшли, автомобиль покрышкалары җыя. Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәров Социалистик Хезмәт Герое исеменә, Ленин орденына лаек була һәм «Серп и Молот» алтын медале белән бүләкләнә.

Әхмәт Әхмәров эшче корреспондентлар мәктәбен тәмамлый, аның мәкаләләре «Правда», «Советская Россия», «Труд», «Северный рабочий» газеталарында басылып чыга. Өч ел дәвамында Әхмәт Ибәтулла улы Ярославль өлкәсе халык депутатлары Советы әгъзасы булып тора. Ул 1978 елның 25 августында вафат була. 2010 елның июлендә Ярославль шәһәренең Свердлов урамындагы Герой яшәгән йорт диварында мемориаль такта ачыла.

(“Татар-информ”)