Домой Главные новости Иң матур туй, затлы туй!

Иң матур туй, затлы туй!

0
Иң матур туй, затлы туй!

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында 60 ел бергә гомер итүче Нәсыйх Фатыйх улы һәм Мөгәззәмә Бәкер кызы Гарифуллиннарны зурладылар. Юбилярларны истәлекле көннәре белән авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиевк отлап, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, район башлыгы Юрий Рябовның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Нәсыйх абый белән Мөгәззәмә апага балалары, оныклары һәм авылдашлары да изге теләкләрен җиткерделәр. Бүләкләүләр, котлаулар авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт беләнүрелеп барды.

Самарадан килгән махсус кунак, “Мирас” халыкара фестивале директоры Искәндәр Сәетов та юбилярларны котлап, бик матур шигырь сөйләде, җыр башкарды. Нәсыйх һәм Мөгәззәмә Гарифуллиннар үзләре дә бәйрәмдә күтәренке кәефбелән актив катнаштылар. Әлеге сөйкемле пардан бәхетле гаилә серләре белән кызыксынмый булдыра алмадык. Алар бертавыштан: “Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә”, – дип җавап бирде.

Мөгәззәмә апа 1940 елда Чита шәһәрендә туган. Кызга җиде ай тулгач, аларның гаиләсе Бәкер абзыйның туган авылы Яңа Мансурга кайтып төпләнәләр….

Сигез бала арасында иң өлкәне булганга Мөгәззәмәгә тормыш арбасына иртә җигелергә туры килә. Сугыштан кайткан әтисе белән агач та кисә, печән дә чаба, әнисенә кечерәк балаларны карашырга, өй-йорт эшләрен алып барышырга да өлгерә. Гаиләгә ярдәм итү теләге белән кыз 13 яшеннән колхоз фермасына сыер савучы булып урнаша. Шунда 44 ел эшләп, ул “Хезмәт ветераны” исемендә лаеклы ялга китә. Тырыш хезмәте өчен Мөгәззәмә апа күп төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, “Фидакарь хезмәте өчен” медаленә ия булган.

Чибәр, уңган кызны күп егетләр күзләп йөргәндер. Әмма Мөгәззәмә гомерлек яр итеп авылның уңган егете Нәсыйхны сайлый. Гаилә башлыгы да гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыга.

Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген кызлары Рузалия һәм уллары Фәнис гаиләләре белән Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Ә төпчекләре Рушания Яңа Мансур авылында гомер итә. Көн саен диярлек әти-әнисенең хәлләрен белеп, ярдәм итеп тора.

“Әтиебез Нурхәтим вакытсыз бакыйлыкка күчкәч, әниебез Рушания ике балабелән тол калды. Ул вакытта миңа – сигез, энем Салаватка нибары 4 яшь кенәиде. Әби белән бабай безне үзләренә сыендырдылар. Соңрак йорт салып чыгарга, аякка басырга ярдәм иттеләр. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Әби белән бабай безнең өчен икенче әни белән әти кебек,” – дип күз яшьләре аша рәхмәтләрен укый оныклары Гөлгенә.

Мөгәззәмә апа белән Нәсыйх абый бүгенге тормышларыннан канәгать. “АллаһыТәгаләгә шөкер кылабыз. Әткәй-әнкәйләр бүгенге тормышыбызны күрсәләр, шаккатырлар иде. Өстәлдә ризыкның ниндие генә юк. Су, газ йортыбызда, бөтен уңайлыклар тудырылган. Балалар, оныклар кайтып, хәлебезне белеп, ярдәм итеп торалар. Аллаһы Тәгаләдән аларга исәнлек-саулык сорыйм”, – дип сөйли Мөгәззәмә Бәкер кызы.

Инде лаеклы ялда булсалар да Гарифуллиннар актив тормыш алып баралар. Умарта тоталар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Нәсыйх абый авыл зиратын чистарту буенча өмәләр оештыра, төрле чараларда актив катнаша. Ә балалары, алты оныклары һәм ун оныкчыклары төп йортта һәрвакыт көтелгән кунак. Барысы бергә җыелганда өй эче оныкларының шат авазлары белән тула. Нәсыйх абый белән Мөгәззәмә апа узган тормыш юлы балаларына гына түгел, гомумән, яшьләргә үрнәк, өлге булсын иде.

Ләйсән Зарипова