Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Италиядәге опера җырчысы Рафис Хөснетдинов: «Уханьга чакырулы идем, күңел тартмады»

Италиядәге опера җырчысы Рафис Хөснетдинов: «Уханьга чакырулы идем, күңел тартмады»

Италиядәге опера җырчысы Рафис Хөснетдинов: «Уханьга чакырулы идем, күңел тартмады»

Италиянең иң романтик шәһәре Венециядә яшәүче татар җырчысы Рафис Хөснетдинов белән «Татар-информ» хәбәрчесе онлайн аралашты.

Опера җырчысы Рафис Хөснетдинов чыгышы белән Башкортстанның Кырмыскалы районыннан. «Мин бездәге иң борынгы татар авылларының берсеннән — Искешәрәйдән. Авылыбызга 270 ел. Агыйдел буена урнашкан», — ди ул.

Рафис Хөснетдинов Италиядә 20 ел яши. Лирик тенор. «Bella vоce» Бөтенроссия конкурсы премиясе иясе (1997), Казанда Сәйдәшев исемендәге конкурс лауреаты (1998), «Татар җыры» конкурсы дипломанты (1997), Уфада Әлмөхәммәтов исемендәге конкурс лауреаты (1998).

-Рафис, бүгенге көннең иң актуаль темасыннан башлыйк әле. Социаль челтәрләрдә сез өйдә үзизоляциядә татарча җырлаган яңа видеоязмаларыгызны урнаштырдыгыз? Хезмәттәшләрегез — итальян җырчылары да онлайн концертлар куялармы?

-Бик күп артистлар онлайн чыгышлар ясыйлар. Бигрәк тә бу яман чир башланган мәлдә онлайн чыгышлар күп булды, инде азрак тынып торалар, арыдылар, ахрысы. Күпчелеге халыкка урамга чыкмаска кирәклеген аңлату белән мәшгуль.

-Бу вирус башланыр алдыннан соңгы тапкыр чын тамашачының алдына басып кайда һәм кайчан чыгыш ясаган идегез?

-Короновируслы чир башланыр алдыннан безнең соңгы чыгышыбыз католикларның Раштуасына багышланган концерт иде. Аннары 25 декабрьдән аларның каникуллары башланды. Ул 6-10 гыйнварга тиклем барды…

-Күп планнарыгыз, булачак чыгышларыгыз өзелдеме?

-Чираттагы концертым 8 март уңаеннан буласы иде. Россиянең мәдәният һәм фәннәр үзәге залында үткәрергә әзерләнгән идек. Чөнки мин бу Үзәк белән актив хезмәттәшлек итәм. Автор-башкаручы Ренато Монти, Санремо жыр конкурсы лауреаты Тициана Ревале белән бергә чыгыш ясарбыз дигән идек. 14 мартта Donizetti «L’elisir D’amore» спектаклендәге төп партияләргә тыңланасы (прослушивание) идем — ул көзгә күчерелде. 21 мартта Солезино каласында концертым буласы иде. Биредә минем үз тамашачым бар, алар белән очрашасы идем. Булмый калды инде. Әмма өметне өзмим, Алла бирса, барысы да булыр дип, үз өстемдә эшләвемне дәвам итәм — яңа җырлар өйрәнәм, тавышымны тәртиптә тотарга тырышам.

-Кайсыдыр илләргә барулар планлаштырылмаган идеме? Алдарак башка илләрдә булмадыгызмы?

-Италия — бельканто иле булгач, башка илләр турында сирәгрәк уйланыла. Әмма 2019 елның азагында бер айга Кытайда эш тәкьдим иткәннәр иде. Дүрт спектакль белән чакырылган идек. Италия тенорлар иле буларак дан тотса да, тенор тавышлары азрак. Спектакльләргә Италия буенча тенорлар эзлиләр. Хор партияләрен башкарырга бигрәк тә 1нче тенор тавышлары кирәк. Мәсәлән, «Аида», «Турандот» спектакльләрендә 1нче тенор партияләре бик катлаулы, алар биек тесситурада язылган. Алар өчен зур әзерлекле һәм киң диапазонлы тенорлар кирәк. Кытайга шундый спектакльләр барасы иде. Мин нигәдер кызыксынмадым, Кытайда бер ай озак булып тоелды. Күңел тартмады. Аннары менә ничек итеп дөньялар үзгәреп китте. Минем хезмәттәшләрем барып кайттылар, кайберләренең хәлләре дә авырайды. Алар чир башланган шушы Ухань каласында булдылар.

-Алар Уханьнан чир ияртеп кайттылармыни?

-Чир алып кайттылар дип гаепли алмыйм. Барысы да исән-сау. Без жырчылар үзара шулай дип фаразладык инде.

-Сез кайчаннан бирле өйдә утырасыз? Сезгә өйдә тору психологик яктан авырмы?

-Инде 3 ай өйдә торабыз бит — ияләштек. Психологик яктан авыр түгел, чөнки дөнья алга бара — кулларда алдынгы телефоннар, компьютер, теле-радио бар. Өйдә физик күнегүләр, фитнес ясарга спорт җайланмаларым да бар. Күпме өйрәнәсе җырлар бар, шулар белән мәш килеп көннәр бик тиз үтеп китә ул.

-Җирле артистларга хакимият ярдәм итәме?

-Монда артистлар, безнең илдәгечә, окладта утырмыйлар, һәркем үз көнен үзе күрә, барысы да контракт системасында. Тормышың шушы контрактка бәйле.

-Ләкин бит чыгышлар булмагач, контрактлар туктатылып торгандыр? Артистлар тормыштан зарланамы?

-Әйе, чыгышлар тукталды, контракт системасы шулай инде. Әмма бездәге кебек үк, Италиядә дә күп кенә җырчылар укыту белән шөгыльләнә, музыка мәктәпләрендә укыталар. Күбесенең үз бизнеслары да бар.

-Ә сез?

-Мин дә контракт буенча эшлим. Ирекле профессионал — libero professionista.

-Халык нинди кәеф белән яши? Оптимизм, пессимизм, депрессия?

-Халык оптимизм белән яши. Италия кояшлы ил булгач, йөзләреннән елмаю төшми, күңелләрендә өмет югалмый.

-Ни өчен Италия аеруча зур зыян күрде дип уйлыйсыз?

-Италия, чыннан да, бу вирустан зур зыян күрде, чөнки беркем дә вирусның үзен ничек тотасын белмәде. Бу безнең Россиядә да шулай дияр идем. Италия бит туризм белән яши торган ил. Миллионлаган туристлар көн саен илне гизә. Март ае Венециядә карнавал ае иде. Халыкның уен-көлке белән яши башлый торган ай иде. Кинәт кенә шушы вирус килеп чыкты. Мондагы халык нык ачык, аралашырга ярата. Бар-рестораннарда сәгатьләр буена бер чынаяк каһвә яки шәраб эчеп, сөйләшеп утыралар. Менә шушы чаралар — сәгатьләр буена барларда утырулар, рестораннарда якыннары белән очрашулар, дискотекалар, фитнес кебек урыннар вирусның таралуына китерде кебек. Бик күп олы яшьтәгеләр вирус йоктырды, бу аның тиз таралуына юл куйды. Италиядә бик күп өлкән яшьтәгеләр мәрхүм булдылар.

-Карнавал бөтенләй булмый калдымы? Моны халык ничек кабул итте соң?

-Карнавалны Венето губернаторы Zaia туктатырга мәҗбүр булды. Карнаваллар Венециядә генә түгел, Италиянең барлык шәһәрләрендә дә үтәргә тиеш иде. Уйлап карасагыз, күпме халык зыян күрер иде. Әлбәттә, халык моны аңлады һәм хуплады. Чөнки вируслы халык саны нык артып китте. Менә дигән калада мәрхүмнәр булгач, шәһәрне яптылар, беренче тыю чаралары кертелде, уен-көлке оештыру урыннары ябылды, карнавалларны туктаттылар.

-Сез Венециянең үзендә яшисезме?

-Мин Венециянең үзендә яшәмим — анда яшәү бик авыр, ул бик дымлы кала. Шәһәр эчендә йөрү ягыннан да катлаулы. Мин Венециядән 15 минутлык юл ераклыгындагы Маргера дигән калада яшим. Ул Венеция районына санала.

-Венеция — күпләрнең хыялы. Бирегә килеп яши башлагач, сезнең хыял белән чынбарлык туры килдеме?

-Венеция — романтиклар, гашыйклар каласы, диләр. Ул миңа тылсымлы булып тоела. Тар урамнары, каналлары, бизәкле витриналары, гондольерлары белән таң калдырган кала. Авылда туып үскән татар баласына бу матурлыкны күрү искиткеч бер могҗиза булып тоелды.

-Венециядә халык өйдә утыра башлагач, каналлар чистарган дигән хәбәр дөрес булдымы ул?

-Әлбәттә. Дөньяның шундый хәлгә калуы табигатьне нык үзгәртте, җанландырды, дияр идем. Венеция каласына килгәндә, тар урамнар киңәеп киткән кебек. Урамнарда туристлар булмагач, кала тыныч, каналлар да чистарды. Моторлы көймәләр йөрмәгәч, балыклар йөзгәне күренә, яр буйларында хәтта дельфиннар күренде. Һәр нәрсәнең яхшы ягы да, кире ягы да бар инде. Калада кибетләрнең, барларның бикле булуы халыкны эшсез калдырды.

-Эшсез калган халыкка дәүләт ярдәме булачакмы? Вәгъдә итәләрме?

-Эшсез калган халыкка ярдәм йөзеннән дәүләт кайбер чараларны күрә, һәркемнең эш юнәлешенә һәм нинди төр эш алып баруына карап чыгымнар каралган.

-Танышларыгыз арасында авыручылар һәм авырып терелүчеләр бармы?

-Танышларым арасында, Аллага шөкер, авыручылар юк.

-Үзегез чирдән куркасызмы? Италиядән куркыныч хәбәрләр килгәндә, бездә әле тынычрак вакытта Башкортстанда яшәүче туганнарыгыз сезнең өчен борчылдымы?

-Әйе, беренче көннәрдә үк, Италиядәге вакыйгаларны ишеткәч тә, туганнарым мине кайтырга чакырдылар, аннары телефон аша хәл белешеп, аралашып торгач, күңелләре тынычланды кебек. Тик хәзер инде мин алар өчен борчылам. Дөнья…

-Быел Башкортстанга, бәлки Татарстанга да кайту планлаштырылмаган идеме?

-Шушы 8 март концертыннан соң көзгә Ренто Монти, Тециана Ревале белән Башкортостанга кайтырга планнар бар иде. Сөйләшүләр алып бара идем, әлегә туктап торабыз. Италия хөкүмәтенең соңгы мөрәҗәгатендә ел азагына тиклем башка илләргә чыгу туктатылды, диелгән. Бары тик 2021 елда гына чыгып булачак. Инде өметләнеп калабыз.

-Казанда чыгыш ясарга телисезме? Үз шәхси программагыз белән яки безнең музыкаль әсәрләрдә, бездә куелган операларда?

-Татарстанга кайтып чыгышлар ясауны оештыру өчен махсус кешеләрем юк. Татарстан белән аралашу җиңелдән түгел. Җырчылар Зөһрә апа Сәхәбиева, Илнар Ганиев һәм продюсер Рифат Фәттахов белән хәлләрне белешеп торабыз — бары шул гына.

-Сезнең белән аралашканда татар җыры турында сорашмыйча кала алмыйм. Татар җырын кайларда яңгыраттыгыз?

-Татар жырын Германиядә, Испаниядә, Канар утрауларында, Португалия илләрендә, әлбәттә, күбрәк — Италиядә башкардым. Үземнең татар булуым һәм татарлар турында кайда гына булсам да горурланып сөйлим.

-Итальяннар татарлар турында нәрсә беләләр?

-Итальяннар татар иле һәм татар сәнгате белән бик таныш түгелләр. Италия белән безнең республика арасында тыгыз аралашулар булмагач, Россия Федерациясенең бер өлеше дип аңлыйлар. Шулай да татар иле турында кызык кына фикер ишеткәнем бар. Мәсәлән, өлкән яшьтәге венецианнарның әйткәне бар — имеш, борын-борын заманда озын итеп үрелгән чәчләренә тәңкәле акча таккан нечкә билле кызлар Венециядә суга килгәннәр дип сөйлиләр. Мин моны Чыңгызхан заманнарында татарларның шушы Венециягә тиклем килеп җитүләре дип фаразладым. Аннары аларның аш-су арасында «татар соусы» «Salsa tartara» дигән соус бар. Ул бүген дә кулланыла һәм сатуда бар. Бик тәмле, җиңелчә генә соус.

-Татар җырына карата итальяннардан мактау сүзләре булдымы? Әйтик, иң матур комплимент?

-Алар көйнең һәм телнең йомшаклыгына хәйраннар, җырларны тын калып тыңлыйлар, көе күңелгә ята диләр, безнең җырлар далаларны, тауларны хәтерләтә, диләр. Америкада яшәгән борынгы халыкларның көйләре белән һәм ирланд халкы җырлары белән охшаш дип тә чагыштырганнары бар. Анысын мин бездә татар курае һәм ирландлардагыча гармун булу белән дип уйлыйм.

-Рафис, Италия белән бәйле чараларда сезнең катнашуны ишетеп торабыз. 2017 елда Татарстан Президенты Италия татарлары белән очрашканда да сез чыгыш ясадыгыз. Сабантуйларда да катнашасыз.

-Әйе, монда җәмәгать эшләре белән дә мәш киләм: Рим каласында урнашкан Россиянең мәдәният һәм фәннәр үзәге белән хезмәттәшлек алып барам. Ишеткәнсездер бәлки, үткән ел аның зур залында Ваһапов фестивале лауреатларының концертын оештырдым. Аннан алда «Татарстаным», «Тукай кичәләре» диген тематик кичәләр булды. Казаннан Зөһрә апа Сәхәбиева, Регина Тимербулатова, Илнар Ганиевлар килеп, җыр-моң таратып киттеләр.

-Үзегезнең киләчәгегезне дә Италиядә күрәсезме? Туган яклар сагындырамы? Соңгы тапкыр кайчан кайткан идегез?

-Биредә үз дөньям, проектларым, үз фатирым, дусларым-күршеләрем бар, мине биредә ихтирам итәләр, көтеп алалар, дуслар белән еш очрашабыз. Шуңа биредә үз туган илем кебек, иң мөһиме — кайда гына торсаң да яхшы булырга кирәк. Үзең киң күнелле, мәрхәмәтле булсаң, башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәттә булачак. Шуңа күрә бу яклар минем икенче илем диим инде. Ә туган яклар, әлбәттә, сагындыра. Туганнар, авылым, җыр-моңнарыбыз, аш-суларыбыз… Хәзер бит аралашу мөмкинлекләре зур, еш аралашып торабыз, сагынуларны шулай басам инде. Соңгы тапкыр моннан ике ел элек кайткан идем. 

-Татарстандагы һәм Башкортстандагы иҗтимагый һәм мәдәни тормыш белән танышып барасызмы? Әллә 20 ел читтә яшәгәч, биредәге тормыш ерагаямы?

-Туган яктагы иҗтимагый һәм мәдәни тормыш белән кулдан килгәнчә танышып барам, мөмкинлек булганча инде. Аралар да ерагая, анысы да бар. Танышлар да… Һәркем үз дөньясы белән мәш килә бит. Гел кешеләрне борчып торып булмый. Мәдәният-сәнгать өлкәсендәге һәм хөкүмәттәге җитәкчеләр дә алышынып тора. Театрларда да башка кешеләр эшли. Аралар да ерак, һәр нәрсәнең үз вакыты, үз матурлыгы булган кебек, илдә яшәгән вакытларны матур файдаланганмындыр дип уйлыйм.

-Әйтегез әле, безнең татар опера театры татар спектакльләрен Европага, шул исәптән, Италиягә алып килсә, музыка сөюче тамашачы килер идеме икән?

-Килерләр дип уйлыйм, чөнки инглиз, немец, француз, латин, рус телләрендә опералар куялар. Алар карала. Бу Италия өчен бик тә бер үзенчәлекле булыр иде дип уйлыйм.

«Татар-информ»