Көрәш – ул минем җанымда

1
294

Халкыбызның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре, уен-йолалары бар. Татар көрәше – милләтебезнең аерылгысыз бер өлеше. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган көрәш безне чын мәгънәсендә бер мәйданга җыя. Тыныч тормышта көч сынашу өчен бабайларыбыз Сабан туен уйлап тапканнар. Тәннәрендә көрәшче каны уйнаган егетләр Сабан туенда бил алышкан. Батыр калган көрәшченең абруе зур булган. Аларны зурлаганнар, хөрмәтләгәннәр, алар белән горурланганнар. Бу бүген дә шулай. Бүгенге әңгәмәдәшем дә Сабантуйлар батыры булган, хәзер инде татарча көрәш батырларын тәрбияләүче, Татарстанның һәм Ульяновск өлкәсенең «Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре», Ульяновск өлкәсенең «Татарча көрәш» Федерациясе Президенты, Димитровград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе рәисе Фәнис Хатыйп улы ҖАББАРОВ.

Фәнис – Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы егете. Кечкенәдән спорт белән мавыга, татар көрәшендә бил алышып үсә. Техникумда укыган елларында да спорттан аерылмый. Штанга, гер күтәрү, волейбол, чаңгы шуу белән ныклап шөгыльләнә. Ә беренче урында әлбәттә, татар көрәше була. Ул Чүпрәле, Тәтеш, Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе районы Сабантуйлары батыры. Димитровград, Тольятти, Самара, Саратов шәһәре Сабантуйлары җиңүчесе. Россия күләмендә милли көрәш чемпионатында күп тапкырлар җиңү яулаган пәхлеван, Федераль Сабантуе батыры, Казанда узган Халыкара универсиадада татарча көрәш буенча абсолют батыр калган баһадирның тренеры. 55 яшьлек гомере дәверендә күп җиңүләр, җиңелүләр, уңышларның шаһиты булган милләттәшебез белән сөйләшүебез дә нәкъ менә татар көрәше турында.

Фәнис Хатыпович, татарча көрәш сезнең өчен нәрсә ул?

– Татарча көрәш безнең халкыбызның аерылгысыз бер өлеше. Аның мең елдан артык тарихы бар. Көрәштән башка тормыш юк дип әйтсәм, дөрес түгел инде ул, шулай да бүгенге көндә ул минем җанымда.

Хәзер заман алга атлый. Төрле көрәш төрләре барлыкка килә. Нинди генә яңа көрәшләр туса да, без үзебезнекен, милли көрәшебезне онытырга тиеш түгел.

Сезгә милли көрәшкә кереп китәргә кем юнәлеш бирде?

– Минем беренче остазым Кече Чынлы авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Низиев Рәшит абый булды. Ул күптән мәрхүм инде. Мин аны һәрчак рәхмәт хисләре белән искә алам, урыны оҗмахта булсын. Аннан Хәмдиев Иршат абый өйрәтте. Яз башында кояш карый башлагач, дус малайлар болынга чирәмгә уйнарга чыга иде, ә без якын дустым Радик Низамов белән спортзалга китәбез.

Мәктәптән соң Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Анда яшьтәшләремдә татар көрәшенә карата кызыксыну уяттым, Фәхретдинов Назим дигән дустым белән аларны үзем көрәшергә өйрәтә башладым. Бер тренировкага кырык-илле кеше килә иде. Бергәләп егетләрне дә өйрәтәбез, үзебез дә өйрәнә идек.

Иң истә калган ярышны хәтерлисезме?

– Һәр җиңү хәтердә саклана. 1991 елда Ульяновск өлкәсендәге Кызылсу дигән авылда зур Сабантуй узды. Анда бик күп җирләрдән көрәшчеләр җыелган иде. Менә шунда мин 18 көрәшче белән бил алыштым. Бу як халкы көрәшне ярата. Тәкәне җилкәгә куйганчы халык таралмады һәм мине тәкә белән бергә күтәреп йөрде. Нык истә калган Сабантуй булды ул.

Сез Ульяновски өлкәнең Татарча көрәш федерациясен җитәклисез. Хәзер аның оешу тарихына килсәк ни әйтерсез?

– Элек өлкәдә татарча көрәш Сабантуй дәрәҗәсендә генә булган. Ә инде узган гасырның 90 елларында, мин Димитровград шәһәренә килеп урнашкач, дуслар белән беренче татар көрәше секциясе оештырдык. Ул күпләргә ошап китте. Тора-бара «Альянс» дигән спорт клубын ачтык. Ул иске автомәктәп спорт залында урнашты. Үзебезнең көч белән ремонтладык, көрәш келәмнәре алдык. Әкренләп залга яшьләр йөри башлады. Аларның саны 25-30 га җитте. Тора-бара көрәшчеләрнең осталыгы да артты. Күп Сабантуйларда җиңү яулый башладык. Шулай Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш командасы барлыкка килде. 2001 елдан башлап Димитровградта Идел буе шәһәрләре арасында татарча көрәш буенча турнир оештырдык. Ул әкренләп үсте, дәрәҗәсе артты. 2006 елда Бөтендөнья татар конгрессы каршында Бөтенроссия татар көрәше Федерациясе оешты. Аның рәисе итеп Җәүдәт Миннәхмәтов сайланды. Без дә өлкәнең Татарча көрәш Федерациясен оештырып шул оешмага кердек. Ә инде 2013 елда Татар көрәше Россия спорт министрлыгы реестрында спорт төре итеп теркәлгәч, турнир Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелде. Бөтенроссия татар көрәше Федерациясе белән бергәлектә бу турнирның инде унсигезенчесен уздырдык.

Өлкәдә милли көрәшкә нинди игътибар бирелә?

– Татарстаннан читтә, Россия төбәкләрендә, регион җитәкчелеге тарафыннан дип әйтәсем килә, татар көрәшенә игътибар җитеп бетми кебек. Күп җирләрдә көрәш серләренә төшендерүче белгечләр, тренерлар юк дәрәҗәсендә, шөгыльләнү өчен заллар юк. Булган очракта да, яшьләргә татар көрәшенең серләрен өйрәтсеннәр өчен спорт комитетларында остазларга түләргә ставкасы юк, дип зарланалар башка төбәкләрдәге Федерация җитәкчеләре. Әлегә кадәр бездә дә бик җиңелдән түгел иде. Хәзер, Аллага шөкер, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов фәрманы белән өч ел элек милли төрләр һәм олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча мәктәп ачылды. Бу мәктәпкә татар көрәше дә керде һәм безнең Федерациягә тренерларга ставка бирелде. Спорт министрлыгы ягыннан да игътибар сизәбез. Министрлыкның еллык бюджетына татар көрәшен финанслау кертелгән. Ә Димитровград шәһәре хакимияте һәм депутатлар Думасы карары белән татар көрәше белән шөгыльләнү өчен түләүсез зал бирелде. Әлбәттә, бу игътибар юкка гына түгел. Моның өчен бик күп көч куелды, тир түгелде, зур нәтиҗәләргә ирешелде. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсенең татарча көрәш командагы дистә еллар дәвамында Россия чемпионатларында беренче өчлектә. Ә инде аерым көрәшчеләргә килсәк, безнең шәкертләр арасында сигез тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил бәйгеләре батыры, Казанда 2013 елда узган студентларның халыкара универсиада уеннары арасына кергән татарча көрәш буенча абсолют батыр, ике кат дөнья чемпионы, Федераль Сабан туе батырлары да бар. Бүгенге көндә Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре арасында сигез спорт остасы, бер Халыкара класслы спорт остасы, егерме биштән артык спорт остасына кандидат бар. Бу башка спорт төрләре белән беррәттән, безнең спорт мәктәбе өчен дә, спорт министрлыгы өчен дә, өлкә өчен дә зур күрсәткеч. Узган 2019 елда өлкәдә төрле спорт төрләре арасында ел спортчыларын билгеләделәр. Бу бәйгедә «Иң яхшы спортчы» исеменә татарча көрәш батыры лаек булды. Бу безнең өчен зур җиңү.

Яшьләр арасында татар көрәше белән кызыксынучылар, шөгыльләнүчеләр җитәрлекме?

– Хәзерге вакытта, нишләптер, яшьләрне татар көрәшенә генә түгел, башка спорт төрләренә тарту да җиңел түгел. Спорт бик күп сабырлык, түземлек, ихтыяр көче сорый. Ныклап шөгыльләнергә кирәк. Яшьләр хәзер тормышта җиңелрәк юлны эзләргә тырыша. Шулай да, тренерлар ягыннан эш алып барыла. Җиңелдән булмаса да, группалар җыела, секцияләр эшли, әзерлек эшләре бара. Бер генә мисал. Моннан алты ел элек Чердаклы районының Енганай авылы яшьләре тәкъдиме, безнең Федерация һәм район хакимияте булышлыгында татарча көрәш белән шөгыльләнү өчен зал ачылды. Бүгенге көндә анда илледән артык егет Рөстәм Карипов җитәкчелегендә татарча көрәш белән шөгыльләнә. Без өлкәнең башка район авылларында да татар көрәшен җәелдерү максатыннан мәктәпләрдә очрашулар оештырабыз, мастер-класслар үткәрәбез.

2020 елда яшьләр арасында үткәрелгән Россия чемпионатында Ульяновск өлкәсеннән 18 көрәшче катнашты. Шулар арасыннан бер Россия чемпионы, өч призер һәм дүртенче, бишенче урынны яулаучылар булды. Бу яхшы күрсәткеч.

Фәнис Хатыйпович! Соңгы елда сезгә иҗтимагый эштә яңа вазыйфа да өстәлгән – Димитровград татарлары сезне автономия рәисе итеп сайлап куйган. Ике йөкне бергә тарту авыр булмасмы?

– Без элек тә шул автономиядә бергәләп эшләдек. Бу вазыйфа миңа яңалык түгел. Үземнең ярдәмчеләрем белән ул эшне җиренә җиткереп, матур итеп алып барырбыз дип ышанам. Безнең максатыбыз бер – телне, динне, мәдәниятне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.

Гөлгенә САБИРОВА

«ТАТАРЛАР» газетасы

май, 2020 ел

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Рифмалар, яцгырашларына карап, твгэл hэм твгэл булмаган, ябык hэм ачык рифмаларга бYленэлэр. Твгэл рифма да CYЗлэрдэге авазлар-ныц ^пчелеге тэцгэл килэ, мэсэлэн: уйнадык-уйладык; ж;анымда-янымда. Твгэл булмаган риф-маларда бары тик берничэ аваз гына тэцгэл килэ, естэвенэ алар терле эзлеклелектэ урнашырга мемкин: егетем – йегертеп.

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here