Домой Жизнь татар Татары в регионе Күршеләрнең тарихын белү файдалы

Күршеләрнең тарихын белү файдалы

1
Күршеләрнең тарихын белү файдалы

Узган ел ахырында Самарада Идел буе халыклары китапханәсе ачылган иде. Шушы вакыт эчендә анда өлкәдә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнашында күптөрле чаралар уздырылып килә. Менә 28 июльдә дә китапханәдә “Татар халкы: тарихы, гореф-гадәтләре, музыкасы” дип аталган мәдәният көне үтте.

– Башта китапханә музее буйлап тематик экскурсия үткәрелде. Анда татар халкының гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәре һәм милли ашларына багышланган стендлар куелган иде. Чараның икенче өлешендә этнографик лекцияләр узды. Тамашачыларны Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров сәламләгәннән соң, сүз Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Наил Биктаевка һәм мәчет китапханәчесе Рөстәм Фәйзулловка бирелде. Алар борынгы мәчетнең гаҗәеп архитектура һәйкәле булачагы турында сөйләделәр һәм Самара тарихы өчен әһәмиятен аңлаттылар.

Спикерлар арасында татар тарихчысы һәм журналист Шамил Галимов та бар иде. Ул тамашачыларны Болгар дәүләте, татар халкы тарихы белән таныштырды, үзенең күпьеллык мавыгуына – тальянка гармунына да тукталып үтте, берничә көй уйнап та күрсәтте һәм аның башка гармуннардан нәрсәсе белән аерылып торуын аңлатты. Мавыктыргыч лекциясенең икенче өлеше Самарада нәшер ителгән милли газеталарга һәм журналларга багышланган иде.

Чарада катнашкан төрле милләт кешеләре арасында яшь буын вәкилләренең дә шактый күп булуы куандырды. Алар спикерларның чыгышларын бик кызыксынып тыңладылар һәм, сораулар биреп, тарих белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Шулай ук алар китапханә фондында сакланган сирәк китапларны, татар телендә басылып чыккан китапларның нөсхәләрен карап чыктылар. Туган иле тарихы белән кызыксынган халыкның киләчәге өметле, – дип сөйләде китапханәнең әйдәп баручы методисты Людмила Малкина.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. ӘССӘЛӘӘМҮГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТҮЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺҮ ҖӘМӘГӘТ. ӘЙЙЕ ҮЗ ХАЛКЫҢНЫҢ ЧЫН ТАРИХЫН БЕЛҮ КИРӘК. ШУЛ ОЧРАКТА ГЫНА ҮЗ МИЛЛӘТЕҢНЕҢ КЕШЕСЕ БУЛЫП КАЛА АЛАСЫҢ. РАХМӘТ ТЫРЫШУЧЫЛАРГА, ОЕШТЫРУЧЫЛАРГА, ҖИТКЕРҮЧЕЛӘРГӘ, АҢЛАТУЧЫЛАРГА.

Comments are closed.