Домой Жизнь татар Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

1
Кайгы уртаклашу

Иң популяр җырчыларның берсе, Татарстанның халык артисты ХәмдүнәТимергалиева бакыйлыкка күчү сәбәпле, Самара өлкәсенең татар милли хәрәкәте исеменнән мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының һәм иҗатташларының авыр кайгысын уртаклашам.

Хәмдүнә Сәетгали кызы Самарага һәм өлкәбезнең татар авылларына даконцертлар белән килгәне бар иде. “Галигә барам әле”, “Чияле тау” һәм башка бик күп җырларын өлкән буын кешеләре дә, яшьләр дә бик яратып тыңлыйлар, җырчыга кушылып җырлыйлар иде. Озак еллар сәхнәдә Хәмдүнә Тимергаливага якташыбыз, танылган баянчы Рөстәм Вәлиев баянда уйнаганы белән дә горурланабыз.

Халыкның яраткан җырчысының, талантлы шәхеснең якты рухы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак.

Фәхретдин Канюкаев,

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы,

Самара өлкәсенең“Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты.

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Хамдүнә Тимергалиева , халкыбызның олы мәхаббәтен яаулап алган , талантлы жырчы иде.Эчкерсез хам , шул уҡ ваҡытта гади булганы , сахнәдә биеп тә , такмаклар ҡушып , аннан соң , онотыла башлаған халыҡ жырларын яңартып , бик матур итеп башҡарып чыккан ОЛЫ шәхес дисәм , бер дә артыҡ булмас шикелле..⭐⭐ Татар-Башкорт дөньясы өчен , бик ауыр юғалтыу …Тыныч йокла якташыбыз , урының ожмах түрләреннән булсын !!⭐…

Comments are closed.