Домой Жизнь татар Казанда коронавирустан дәваланучыларны хастаханәдән чыгардылар

Казанда коронавирустан дәваланучыларны хастаханәдән чыгардылар

0
Казанда коронавирустан дәваланучыларны хастаханәдән чыгардылар

Cигез туристны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар. Алар коронавирус аркасында биредә карантин узган иде.

Бу хакта Казанга эш сәфәре белән килгән Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

«Сез 23 февральдә эшли башладыгыз, бүген исә пациентлар хастаханәдән чыгарылды. Аларның хәле канәгатьләнерлек һәм үзләрен яхшы хис итәләр», — дип мөрәҗәгать итте ул учреждение персоналына бирегә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән илгәч.

Карантинга урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алганнар, тиешле медицина процедуралары үткәргәннәр.

«14 көн дәвамында пациентлар белән бары тик хатын-кызлар коллективы эшләде. 23 февральдә башланган эш бүген, 8 мартта, төгәлләнде. Пациентлар хастаханәдән чыгарылды, аларның хәле канәгатьләнерлек. Үз эшегезне бик яхшы башкардыгыз. Сез барлык куркынычсызлык чараларын да үтәдегез һәм бу бик зур әһәмияткә ия», — диде министр.

Шуннан соң министр белән Татарстан Президенты табибларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хастаханә персоналының һөнәри осталыгы, төгәл һәм көйле эш итүе Татарстанга алга куелган бурычны лаеклы үтәргә мөмкинлек бирде.

shahrikazan