Домой Главные новости Киров өлкәсендә татар кызлары токмач кисүдә осталыкларын күрсәтте

Киров өлкәсендә татар кызлары токмач кисүдә осталыкларын күрсәтте

0
Киров өлкәсендә татар кызлары токмач кисүдә осталыкларын күрсәтте

«Татар кызы — нәни энҗеләр» бәйгесенең беренче этабы үтте.

Киров өлкәсенең Вятка Аланында «Татар кызы — нәни энҗеләр» бәйгесенең беренче этабы үтте. Беренче этап «Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш» дип аталган. Анда сигездән ун яшькә хәтле булган кыз балалар камыр басып токмач кисүдә үз осталыкларын күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы «Дуслык» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Токмач кисү уен эш түгел. Татар гомер-гомергә токмачлы аш ашап көн иткән. Бүген өстәләрдә ризык төрлелеге, әмма татар кадерле кунак килгәндә табан күрке итеп әле дә токмачлы аш чыгара. Дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә дә токмачлы шулпа иң беренче итеп тәкъдим ителә.

«Менә шуңа күрә безнең нәни энҗеләребез булган кызларыбыз кечкенәдән токмач басарга өйрәнергә тиеш дип, без конкурска «Кунакчыл кыз» номинациясен керттек», — диде бәйгене оештыруда әйдәп баручыларның берсе булган Рәйсә ханым Мөхәммәтшина.

Ул Киров өлкәсе татарлары конгрессының хатын-кызлар канаты «Ак калфак»ның Вятка Аланы шәһәр бүлеген җитәкли. — Үсеп җитеп үз тормышларын коргач, бу табигый һәм яшәешнең мәгънәсе, кызларга килен токмачы да кисәсе дә була әле. Килен токмачы халкыбызның күркәм гореф-гадәте. Гореф- гадәтләр үз чиратында милләт сакчылары булып тора.

Н. Хәсәнова

tatar-inform