Домой Жизнь татар Җәлилнең туган көнендә

Җәлилнең туган көнендә

0
Җәлилнең туган көнендә

Муса Җәлилнең туган кө­нендә өлкәбезнең бөтен татар мәктәпләрендә һәм китап­ханәләрендә төрле чаралар уздырылачак, шигырьләре яң­гыраячак, тиңсез батырлык белән сугарылган тормыш юлы яктыртылачак. Са­мараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, мәсәлән, Монголия тәкъдим иткән онлайн Халыкара сәнгатьле шигырь уку конкурсында катнаштылар. Исмәгыйлева Румия Әгъзам кызы укыткан 3 “Б” сыйныфы укучылары конкурс­ка үзләренең чыгышларын тө­шереп җибәргәннәр, хәзер инде нәтиҗәләрен көтәләр.

Камышлы район китап­ханәсе район масштабында шигырь укучылар конкурсы уздырачак, дип хәбәр итә китапханәче Зөлфия Яруллина. Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гатина хәбәр итүенчә, коронавирустан саклану чаралары тулысынча үтәлеп, авыл китапханәсендә укучы балалар өчен Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча Шигърият сәхифәсе үткәреләчәк. 

Иске Усман китапханәчесе Гөлнур Вәлиуллина да авыл халкы арасында шигырь уку конкурсы оештырырга җыена. Авыл активистлары Тәслимә Борһанова, Мәгърифә Гыйльфановалар балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балаларын җыеп, Муса Җәлилнең тормыш юлы, балалар өчен язылган шигырьләре белән таныштырачаклар. Ки­тап­ханәче Муса Җәлилнең китапларыннан күргәзмә дә оештырачак. 

Әлбәттә, Татарстанда Муса Җәлилгә багышланган чаралар киңрәк форматта үткәрелеп, 13 – 16 февральдә күпсанлы концертлар, конкурслар һәм мастер-класслар узачак.

ТР Мәдәният министр­лы­гының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фестиваль концертлары Казан, Чаллы, Түбән Каманың сайлап алу турын узган һәм 2019 – 2021 елларда фонд стипендиаты булып танылган талантлы яшь музыкантлар катнашында узачак. Чарага шулай ук Мәскәү стипендиатлары да чакырулы.

Концертлар 14 февральдә Казан консерваториясенең ке­че залында, 15 февральдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәм 16 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак. Биредә III Халыкара «Җәлил укулары» конкурсы лау­реатлары башкаруында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләре яңгыраячак.

16 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексында «Төп нөсхә көне» уза. Мәктәп укучыларына Җәлилнең төр­мәдә язган уникаль Моабит дәфтәрләрен күрсәтәчәкләр, кызы Чулпан Җәлилова белән очрашачаклар, Мәскәү һәм Казан яшь музыкантлары башкаруында Муса Җәлил яраткан көйләр яңгыраячак.

Бар җырымны илгә багышладым…

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Быел  бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтә. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. 

Муса Җәлил… Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс яугир дә, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. Сугышка кадәр үк бик күп шигырьләр, җырлар, без барыбыз да яратып укыган “Хат ташучы” поэмасы, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары белән үзен талантлы шагыйрь итеп таныткан Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләренең берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәт белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Туган илгә аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дигән исем белән беләләр. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмады. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты. Муса Җәлил исемен, илебез халкы гына түгел, бөтендөнья халкы горурлык белән искә ала. Аның көрәше, эшчәнлеге – кыюлык һәм батырлык үрнәге. Ә күңеле нечкә, йөрәге сөючән иде.

Аерылу

Читен дә соң артык һичбер

                                        вакыт

Күрешмәсне сизеп аерылу;

Мәхәббәт һәм дуслык җир

                                     йөзендә

Булган чакта бөтен

                                 байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе

                                        белән

Багланганда керсез күңелләр,

Бер-берсеннән башка бар

                                 мәгънәсен

Югалтканда җирдә гомерләр,

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аера сине якын дусыңнан.

Соңгы тапкыр үбү һәм күз

                                           яше

Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын

                                      дуслар,

Күпме иде сөйгән иптәшем,

Калдым ялгыз саклап

                                   яңагымда

Һәркайсының кайнар күз

                                          яшен.

Белмим, тагын нинди

                               упкыннарда

Мин чайкалып шулай

                                  йөзәрмен.

Тик һәркайчан сулган

                                   яңагымда

Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин

                                      ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар

                              үбештереп,

Дустым белән, язмыш,

                               кавыштыр!

Айлар түгел, еллар… авыр

                                       хәсрәт

Тавы булып торды йөрәктә.

Бер минутлык күрешү бәхете

                                        белән

Инде, язмыш, мине бүләклә!

1942, октябрь

Кар кызы

Кышкы бер җиләс кояшлы

                                       көндә,

Авылның данлы «Көмеш

                                тавында».

Эрер-эремәс соңгы кар җирдә

Күз яшен сыгып яткан

                                    чагында,

Шаян балалар карда тәгәрәп

Һәм кар атышып уйнап

                                  туйдылар.

Шуннан җыйнаулап, карны

                                     әвәләп,

Бер кыз сурәте ясап

                                  куйдылар.

Кич булды, салкын карны

                                  катырды,

Балалар арды һәм иректеләр.

Кар кызын тауда ялгыз

                                  калдырып,

Җылы өйләргә кайтып

                                 киттеләр.

Төн буе, кызны иркәләп,

                                      назлап,

Исте көньяктан апрель

                                   җилләре,

Батыр кояшны һәм язны

                                     мактап,

Җил кызга серле әкият

                                    сөйләде:

«Син әле, диде, белмисең

                                      безнең

Ут тәнле, кайнар Кояш

                                  батырны;

Таң кала һәркем күреп ал

                                         йөзен,

Яндыра җирне аның ялкыны».

Кыз әйтте, көлеп:

                           «Кояшыгызга

Һәм языгызга һич китми

                                          исем,

Нәрсә ул ялкын карга һәм

                                        бозга,

Карбикә белми мәхәббәт

                                         хисен.

Мин мәңге салкын, юк миндә

                                       ялкын,

Мин кыш иркәсе, әллә

                                 белмисең?

Мин боз йөрәкле, миңа

                                     кирәкми,

Теләсә Кояш үзе баш исен!»

Таң атты, Кояш көчле,

                                    ялкынлы,

Чыкты елмаеп урман

                                артыннан.

Кар кызын ымлап язга

                                   чакырды,

Тапшырды букет нурдан,

                                  ялкыннан.

Кар кызы, кинәт карап,

                                  ымсынды,

Ярсытты аны бу көләч иртә.

Сөю ул шундый, серле,

                             тылсымлы,

Боз йөрәкне дә үбеп эретә.

Карбикә ярсып язга ашкынды,

Ул гашыйк булды көчле

                                     Кояшка.

Кузгатты җилләр язгы

                                ташкынны,

Кудылар бозны яз килгән якка.

Кояш кар кызын назлый,

                                        иркәли,

Яндыра аны кайнар кочагы.

Иелеп үпте ул Карбикәне,

Тартты үзенә бозлы көч аны.

Һәм кинәт кызның боз канлы

                                          ирнен

Сихерле яшерен ялкын

                                   көйдерде.

Кыз, бар хисләрен Кояшка

                                        биреп,

Гөрләвек булып гөрләп

                                    йөгерде.

Кызның йөзеннән тама

                                 тамчылар,

Бу – аның кайнар сөю

                                    яшьләре,

Ул елый, сөю язын каршылап,

Сүтелә җилдән көмеш

                                    чәчләре.

Кайда боз канлы мәгърур кар

                                         кызы?

Акты сөйгәне куенында эреп.

Сөю һәм яшьлек утын

                                    кабызып

Ага ул, җырлап, шашып,

                                    тилереп.

Ул тынды узган яшь гомер

                                       төсле,

Тик соңгы яше җирне

                                 чылатты.

Кыз җырлап аккан җирдә гөл

                                          үсте,

Ул Кояш төсле ал чәчәк

                                        атты.

Мәхәббәт, мине иркәм

                                   куенында

Эрет, хисләрем ташып

                                  аксыннар.

Сөю сугарган гомрем юлында

Гөлләр таң төсле чәчәк

                                 атсыннар.

1943, 4 декабрь

Сержант

Бер сержант белән

Икәү фронттан

Кайтып киләбез.

Таныштык әле

Вагонда туры

Килеп кенә без.

Юк икән аның

Ата-анасы,

Өе, хатыны.

Мин сорыйм аннан:

– Хәзер кемгә, – дим, –

Кайтасың туры?

Ул, келеп, шуннан

Ян кесәсеннән

Бер хат чыгара.

Үзенең шунда,

Шатлыктан бугай,

Йөзе чылана.

– Ике ел тоташ

Хат язып торды

Шушы кыз миңа.

Тик хаттан беләм:

Ул кыз Уралдан,

Исме Ламига.

Ул хатта мине

Назлап юатты,

Сөеп эретте.

Шушы хат мине

Туңсам җылытты,

Үлсәм терелтте.

Һөҗүмгә бардым

Саклап шул хатны

Куен кесәмдә,

Үкенмәс төсле

Идем шул чакны

Хәтта үлсәм дә…

Сугышта хатның

Нәрсә икәнен

Үзең беләсең,

Хәзер менә шул

Хатның иясен

Килә күрәсем.

Ике ел буе

Хат язды; инде

Ул кире какмас.

Ник каксын икән

Сугышта җиңеп

Дан алып кайткач!

Поезд ашыга,

Белгән шикелле

Кемне илтәсен.

Сержант елмая

Һәм минут саен

Капшый кесәсен.

Ул балаларча

Масаю катыш

Карый тартынып,

Бу танышлыкта

Күпме җылылык,

Күпме матурлык!!

Әйтәсем килде

Шунда егеткә:

– Ышан, – дип, – миңа,

Шулай ашкынып

Көтәдер шиксез

Сине Ламига.

Күпме сержантта

Хат аша шундый

Дуслык тугандыр.

Бар да, ашкынып,

Хәзер дусына

Кайта торгандыр.

Яшәгез, кызлар,

Бар масаерга

Сезнең хакыгыз.

Күпме батырлар

Алып кайтты илгә

Сезнең хатыгыз.

1943, октябрь

Сөю

Өзелеп сөйде егет,

Кыяр-кыймас

Ачты аңа беркөн йөрәген.

– Сөям… – диде,

ләкин назлы кызның

Ишетмәде: «Мин дә!» –

                                    дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,

Әллә чынлап яратмадымы?!

Тик көчәйде егет йөрәгенең

Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде… Аерып

                               иркәсеннән

Ут чүленә тартып китерде.

Сөю аны алга җитәкләде,

Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен

Ул алдында булды көрәшнең.

Егетлеген шунда күрсәтмәсә,

«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,

Ул атлады дәртле, өмитле.

Җиңү таңы җирдә

                              кабынганда,

Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы

                               сулышында,

Үлем исе аны исертте.

– Сөям… – диде, һәм ул

                                 иркәсенең:

– Мин дә! – дигән тавышын

                                   ишетте.

1943, 30 ноябрь

Сөеклемә

Еллар буе, бәлки, хатым

                                      булмас,

Хәбәр булмас минем

                                   турымда,

Туфрак күмәр баскан

                                  эзләремне,

Үлән үсәр киткән юлымда.

Төшләреңә, бәлки, кара киеп,

Кайгы баскан килеш

                                  керермен.

Еллар юар эзен йөрәгеңнән

Сине соңгы үпкән көнемнең.

Беләм, сиңа чиксез авыр

                                       булыр,

Ялыктырыр сине бу көтү.

Кирәк төсле булыр күңелеңә

«Ул юк» дигән уйны беркетү.

Минем өчен, бәлки, бар

                                   нәрсәдән

Кыйбат булган сөю хисеңнән

Мәхрүм булып, бер көн

                              көтмәгәндә,

Мин чыгармын синең исеңнән.

Аңла, бәгърем, менә шул

                                  вакытта,

Шул вакытта күңлем

                                   кимсенер.

Шунда гына үлем җиңсә

                                       җиңәр,

Кайтыр юлым, бәлки, киселер.

Мин моңарчы синең көтү

                                         белән

Көчле булдым сугыш кырында,

Синең сөю, серле тылсым

                                       булып,

Саклап килде йөргән юлымда.

Егылсам да, «җиңәм» дигән

                                       антым

Хәтеремдә минем һәркайчан.

Син үзең үк рәхмәт

                       әйтмәссең бит,

Илгә җиңү алып кайтмасам.

Көрәш озак, юлы урау булыр,

Син көт, бәгърем, өзмә

                                  өметеңне!

Уттан, судан исән алып

                                     кайтыр

Мәхәббәтең сөйгән егетеңне.

1943, сентябрь

Бердэмлек