Домой Главные новости В области “… Мәңге бергә, Сөембикә!”

“… Мәңге бергә, Сөембикә!”

0
“… Мәңге бергә, Сөембикә!”

Хөрмәтле якташларыбыз, милләттәшләребез, дин кардәшләребез!

Сезне 1 мартта (якшәмбе көнне) 17 сәгатьтә Самараның “Заря” мәдәният сараенда  узачак “Виктория” эстрада җыры Халык коллективының отчет концертына чакырабыз.  Программада дүртенче номер булып   “Сөембикә”  (Рәзил Вәлиев сүзләре, Резеда Ахиярова  көе) җыры яңгыраячак. Аны өлкәбезнең күп вокал конкурсларында  беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган яшь сәләтле җырчы Альмира Сәетова башкарачак.

Тамаша залында бу җырның тирән мәгънәсен аңлаучы милләттәшләребез, дин кардәшләребез күбрәк булса Альмирага чыгыш ясарага тагын да рәхәтрәк булыр иде. Концертка килегез, алкышлагыз, ләззәт алыгыз!

Сүз уңаеннан, Альмира Сәетова  – “татар бистәсе” (Зубчаниновка бистәсе) кызы, шуңа анда яшәүче милләттәшләребезне концертка аеруча көтеп калабыз!

Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Аның шәхесе белән бәйле күп риваятьләр бар. Татарның хәтерендә Сөембикә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле. Казан ханлыгы белән идарә иткән, татарның иң билгеле патшабикәсе, фаҗигале язмышлы Сөембикәнең тууына быел 504 ел тула.

Ләйсән Зарипова