Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгын бәйрәм иттеләр

0
104

Сентябрь ахырында, төгәл генә әйткәндә, 23 сентябрьдә, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгы уңаеннан зур тантана уздырылган иде. Чарада “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка да катнашырга насыйп булган. Самарага кайткач, ул Мәскәүдә уздырылган зур тантанадан алган тәэсирләре турында “Бердәмлек” газетасы укучыларына да сөйләде.

– Дөрес, миңа бу чарада кунак буларак, кичен узган тантанада гына катнашырга туры килде. Ул купшы һәм матур, ифрат югары дәрәҗәдә үтте. Сүз дә юк. Ә иң мөһим сөйләшүләр, котлаулар, сайлаулар иртәнге якта узган корылтайда булган. Кунаклар шул турыда кич буе сөйләделәр. Кызыксынып китеп, мин бергә утырган милләттәшләремнән корылтайда кемнәр булган, ни сөйләгәннәрен сораштым.

Әйе, Мәскәү мөселманнарының горурланырлыклары бар. 1904 елның ноябрендә ачылган Җәмигъ мәчете гасырдан артык мөселман халкы өчен хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында мәчеткә йөрүче мөселманнар Кызыл Армиягә танклар колоннасы ясату өчен акча җыйганнар, 1950 елда мөселман илләреннән килгән лидерларны каршылап, кунак итеп, Россияне ислам дөньясына якынайткан, 1994 елда мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү Җәмигъ мәчетенә караган дини җәмгыятьләр берләшә башлаганнар, ә 2015 елның 23 сентябрендә тарихи мәчет урынында алтын гөмбәзле комплекс калкып чыккан. Россия башкаласы символларының берсенә әверелгән мәчетне ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия һәм Палестина лидерлары да катнашкан…

Бүгенге тантана берьюлы берничә истәлекле датага – Мәскәү Җәмигъ мәчетенең – 115, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең – 25, Мәскәү ислам институтының 20 еллыгына һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтен булдыручы һәм җитәкләп баручы шәех Равил Гайнетдинның 60нчы туган көненә багышлап үткәрелгән. Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин аны II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән дә бүләкләгән.

Тантанада Төркия, Бахрейн, Египет, Осман илләренең ислам дине мәсьәләләре буенча министрлары, Сирия, Египет, Казахстан, Үзбәкстанның югары мөфтиләре, Кавказ Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Аллашукюр Пашазаде катнашканнар. Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 115 еллыгы белән хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев, президент ад-министрациясенең беренче җитәкчесе Сергей Кириенко, Төркия президенты Таип Эрдоган, Мәскәү мэры Сергей Собянин котлау телеграммалары җибәргәннәр.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев котлавында мондый сүзләр язылган: “Борынгы заманнардан Россия күпмилләтле һәм күпконфессияле ил булып яши. Ислам дине өммәтендәге миллионлаган халыклар Россия җәмгыяте үсешенә үз өлешләрен кертәләр, җәмгыятебезнең аерылгысыз өлеше булып торалар. Мөфтият экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшә, хөкүмәт белән хезмәттәшлек итә, чит илләрнең ислам җәмгыятьләре белән аралашып яши, хәйриячелек белән шөгыльләнә…”

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин сүзләренә караганда, соңгы елларда илдә мөселманнарга яшәве иркен – хокукый ирек бирелү, дин тотучыларны кысрыкламау сизелә, җәмәгать органнары тарафыннан гына түгел, дәүләт органнары тарафыннан да мөселманнарның хокуклары яклана. Әлбәттә, хәл ителеп бетмәгән мәсьәләләр дә юк түгел. Тик аларны революция юлы белән түгел, эволюция юлы белән хәл итәргә кирәк:

– …25 ел элек нинди платформага баскан булсак, бүген дә шунда калабыз. Без Россия мөселманнарының рухи, интеллектуаль, мәдәни мирасын кайтару белән шөгыльләнәбез, яшьләрне дингә тартабыз. Икенчедән, үз илебезнең патриотлары буларак, хөкүмәт белән хезмәттәшлектә эшлибез, ә хөкүмәт безнең фикерләргә, хаҗәтләребезгә колак сала. Өченчедән, без гуманистик кыйммәтләргә таянып, эшне диалог принцибы аша алып барабыз. Бу Аллаһы Тәгалә ниятенә дә туры киләдер, дип исәплибез, – дип сөйләгән.

Корылтайда Равил Гайнетдин кабат Россия Федерациясе Диния нәзарәте рәисе итеп сайланган, ә аның беренче урынбасары итеп Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновны куйганнар.

Төштән соң кунаклар өчен Мәскәү елгасы буйлап экскурсия уздырылган, ә кичке тантанага чакырылуым минем өчен ифрат зур дәрәҗә булды.

Бердэмлек

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here