Домой Жизнь татар Мәчәләй авылында корбан мәҗлесе узды

Мәчәләй авылында корбан мәҗлесе узды

1
Мәчәләй авылында корбан мәҗлесе узды

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шушы көннәрдә дин кардәшләребез тирә-юньдәгеләр белән бәйрәм сөенечен бүлешергә ашыга. Похвистнево районының Мәчәләй авылында да корбан мәҗлесе узды. “Восток” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ренат Зәйнулла улы Искәндәров тарафыннан оештырылган бу күркәм чарага Мәчәләй авыл җирлеге башлыгы Равил Уразмәтов, дүрт мәхәлләнең имамнары, авыл халкы, шулай ук Самарадан кунаклар – Самара шәһәренең тарихи мәчете имамы Наил Биктаев, “Дуслык” региональ мәдәни-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов, «Дуслык» сайты баш мөхәррире Искәндәр Сәетов чакырылган иде. Чара барышында Коръән аятьләре, вәгазьләр укылды.

Самарадан килгән мөхтәрәм кунаклар да сүз алды. “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов үзенең чыгышында татар халкының иң мөһим сыйфатларының берсе – ерак ата-бабаларыбыз турында хәтерне саклау, дип белдерде. “Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, ана телебезне саклап, буыннан-буынга тапшырырга бурычлыбыз. Бүгенге чара да, дога кылып, ата-бабаларыбызны искә алуыбызны раслый. Аларның рухлары тыныч булсын”, – дип сөйләде Идеал Муса улы.

Корбан мәҗлесеннән соң авыл проблемалары турында эшлекле сөйләшү булды. Мәхәллә аксакаллары һәм авыл халкы авылның киләчәгенә кагылышлы мәсьәләләрне кузгаттылар, яшьләрдә авыл тормышына карата кызыксыну уяту, аларны авылга кайтару турында сөйләштеләр. Авылда гидротехник корылмалар төзү юлы белән сулыкларны торгызу мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу фикерне тантаналы чарада катнашучыларның барысы да хупланды. Бу авылның экологик хәлен яхшыртачак.

Чара ахырында кунаклар оештыручыларга мәҗлес өчен рәхмәт белдерделәр. Ешрак очрашырга, авылны, мәдәниятне һәм милли үзенчәлекне саклау юлларын бергәләп эзләргә сүз куештылар.

Мәҗлесне уздырган вакытта барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлде.

Искәндәр Сәетов фотосүрәтләре һәм видеосы

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Денно и нощно есть смысл не упускать из памяти об, самом главном,: практически любая различная информация должна нести пользу каждому. И конечно на этом месте это есть. Буду брать с Вас пример

Comments are closed.