Домой Главные новости Матур һәм гадел көрәшне саклар өчен нишләргә кирәк?

Матур һәм гадел көрәшне саклар өчен нишләргә кирәк?

0
Матур һәм гадел көрәшне саклар өчен нишләргә кирәк?

Татарстанда торып, ничек көрәшсез һәм атсыз яшәмәк кирәк? “Зур ярышлар чыгымнан башка тагын ни бирә?” – дип сорагач, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов әнә шулай диде. Узган атна ахырында биредә районның элеккеге җитәкчесе Ринат Фәрдиев истәлегенә илкүләм бәйге уздырдылар. Оештыруга тел-теш тидерерлек булмаган турнирда келәмгә чыгучылар уйга калдырды.

Әлеге турнирның 20 елдан артык тарихы бар. Башта ул район башлыгы призларына оештырыла. Ринат Фәрдиев вафат булгач, ярышны аның истәлегенә уздыра башлыйлар. Соңгы елларда районда көрәшкә аерым игътибар бирелә башлагач, зәйлеләр ике ел рәттән газетабызның Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгесен дә кабул иттеләр. Кыскасы, теләк, мөмкинлек һәм тәҗрибә бергә тупланды һәм быел алар илкүләм ярыш оештырырга карар кылган. Бүләкләр һәм спортта дәрәҗәле исем алу мөмкинлеге исә көрәшчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә.

Егетләргә уңыш теләп, истәлекләр белән уртаклашырга Зәйгә Ринат Фәрдиевнең якыннары да килде. “Сетевая компания” генераль директоры Илшат Фәрдиев абыйсының гомере буе спортка битараф булмавы турында сөйләде. Үзенең исә көрәшчеләргә хөрмәте зур булуын яшермәде. “Әнә, бүгенге турнирга  Рәкыйп Хәмитов, Рәшит Сәмигуллин, Фазыл Әхмәтҗанов кебек көрәш легендалары килгән. Көрәш –  татарны, Татарстанны берләштерүче спорт төре”, – диде ул.

Зәйдә ярышларны оештыра беләләр. Бу эшне бөтен район белән башкаралар.  Мондый спорт чыгымнан башка тагын ни бирә?

– Бу сорауга еш җавап бирергә туры килә.   Миңа калса, спорт ярышлары, мәдәният чаралары – халыкны берләштерү өчен иң үтемлесе. Алар кешеләрне кузгатып җибәрергә, аңлашырга, җитәкче белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтырга ярдәм итә. Районыбыздан чыккан танылган кешеләребез байтак. Ике Олимпия чемпионыбыз бар. Игенчеләребез уңган. Бергә эшләр өчен барыбызга да уртак чаралар кирәк, – ди Разиф Кәримов. – Берничә ел туктап торганнан соң ел ахырында йомгаклау чарасы уздыра башладык. Анда уңган-булган кешеләребезне хөрмәтлибез. Аларны күрсәтәбез, күтәрәбез икән, башкаларга да файдасы булачак. Әнә шул кешеләргә карап, алардан үрнәк алачаклар. Көрәш батырлары белән дә шулай. Аларны халык белсә, яңалары үсеп чыгачак.

Зәйдәге ярышта берьюлы өч бәйге узды. 15–16 яшьлек үсмерләр арасында Җәмил Ибраһимов (Зәй), Мухриддин Сабиров (Әлмәт), Нияз Сәрвәров (Тукай), Рубин Раджабов (Әлмәт), Илназ Шәмсиев (Актаныш) һәм Булат Галимов (Түбән Кама) җиңүче булып танылды. 17–18 яшьлек егетләр бәйгесен Илфат Миннегалиев (Азнакай), Рәсим Хаҗиев (Әлмәт), Виталий Колесников (Чаллы), Айнур Шәяхмәтов, Денис Әминов (икесе дә Казанның Яңа Савин районы) отты. Өлкәннәр арасында Ришат Исхаков (Чаллы), Шамил Локманов (Теләче), Артур Зөлкарнәев (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Руслан Хәмидуллин (Зәй), Элдар Хәмитов (Зәй), Рөстәм Йосыпов (Әлмәт), Сергей Павлик (Зәй) беренче урынны алды.

Яшьләр арасында узучы ярышлар ихласлыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Бу юлы да шулай булды. Берничә елдан араларыннан зур ярышларда җиңәчәк егетләр үсеп чыгасына шик юк. Зурлар бәйгесе исә уйга калдырды. Төрле юллар белән беренче урынга күтәрелергә, чемпион исемен алырга, спортта дәрәҗәгә ирешергә, җиңүне әҗәткә сорап торырга, хәтта тарихка кереп калырга була. Ә менә рәсми документларда язылмаган батыр исемен йөртергә? Монысына дәгъва кылучылар үзләре җавап бирсен. Чөнки матур һәм гадел көрәшне федерация вәкилләре яки оештыручылар гына саклап кала алмаячак.

Илнар ХӨСНУЛЛИН  

vatantat