Домой Жизнь татар Татары в России и в мире Милли шура рәисе 2025нче елны «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан итте

Милли шура рәисе 2025нче елны «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан итте

0
Милли шура рәисе 2025нче елны «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан итте

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы 2025нче елны «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан итте. Казанда «Корстон» үзәгендә Милли шура утырышы уза.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев тәкъдиме тавышка куелды.

«Милли Шура тарафыннан киләсе елны «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан итү тәкъдиме бар», – диде ул.

Милли шура әгъзалары тавыш бирде, расланды.

Искәртеп узабыз, 2024нче ел «Шәхесләр елы» буларак уза.

tatar-inform