Домой Главные новости В области Мин яратам сине, газиз илем!

Мин яратам сине, газиз илем!

2
Мин яратам сине, газиз илем!

12 июньдә билгеләнеп үтү­че Россия көне – дәүләт бәйрәмнәренең иң яше.

1994 елда Россиянең беренче президенты Борис Ельцин Россия  суверенлыгы турында Декларация кабул ителгән 12 июнь көнен Рос­сия көне була­рак билгеләп үтәргә тәкъдим итә. Ләкин ул 2002 елда гына рәсми рәвештә Россия көне дип атала һәм ял көне дип игълан ителә.

Бүген Россия көне – азатлык, тынычлык, халыкара дуслык бәйрәме, Ватаныбызның киләчәге һәм бүгенге көне өчен уртак җаваплылык тоеп яшәргә өндәүче чара булып тора. Коронавирус авыруы булмаса, өч көн буе мәйданнарда тантаналы митинглар, театр­лаштырылган чыгышлар, концертлар булыр иде. Быел исә чараларның күбесе виртуаль киңлеккә күчте.

Онлайн бәйрәм програм­малары безнең зур һәм күпмилләтле илдә яшәвебезне искә төшереп, Ватаныбызның бай тарихы турында сөйләде, кече һәм олы Ватанга карата җылы хисләребезне яңартты.

Самараның балалар картиналары галереясе онлайн  “Гаилә лекторие”сенә чакырды. Яраткан шәһәребезнең тарихы, биредә яшәгән төрле милләт халыклары тормышы турында дәресләр балаларга да, ата-аналарга да кызык­лы булды, ә өлкә яшүсмерләр китапханәсендә “Россия шуннан башлана” викторинасы уздырылды.

Фотосәнгатькә сәләтле якташларыбызны “Россия – объективта” онлайн-флешмобы кызыксындыргандыр. Анда катнашу өчен үзләре яраткан урыннарны фотосурәткә төшереп, #Россиявобъективе хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштыру кирәк иде. Катнашучылар фотосурәтләргә комментарийлар язып, ни өчен нәкъ менә бу урын күңелләренә якын булуын аңлатып язганнар.

Ә балалар  “Россия рәсемен ясыйм” флешмобында катнаштылар. Яшь самаралылар бүгенге Россияне ничек күрүләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында рәсемнәр ясап, #РисуюРоссию #Большая-Перемена хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Россия гимнын бергәләп җырлау да илебезнең төрле почмакларында яшәүче ке­шеләрне берләштерде. 12 июньдә зур хорның өлеше булырга теләгән якташларыбыз билгеле бер сәгатьтә ачык тәрәзәдән яисә балконнан Рос­сия гимнын башкардылар. Йортларына, тәрәзәләргә Россия әләмен элеп, илебез белән горурлануын күрсәтүчеләр дә шактый күп булды.

Россия көне уңаеннан Самара филармониясе онлайн-концертка чакырды.  Классик музыка яратучылар маэстро Михаил Щербаков җитәкчелегендәге Самара филармониясе оркестры башкаруында Александр Бородинның 2нче симфониясен тыңладылар.

Сызранда Россия көнен бәйрәм итү 11 июньнән башланды. Бу көнне 3 санлы балалар сәнгать мәктәбенең “Мозаика” хореография ансамбле “Россия көненә багышлана” дип исемләнгән онлайн-концерт күр­сәтте. Аны “ВКонтакте” һәм “Одно­классники” социаль чел­тәр­ләрендә карарга мөмкин иде.

11 санлы яшүсмерләр ки­тапханәсе “Ватанга дан җыр­лыйм!” дип аталган шигърият марафонын, ә 3 санлы балалар сәнгать мәктәбе “Млада” үрнәк фольклор ансамбленең концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук сызранлылар социаль челтәрләрдә “Авангард” һәм “Горизонт”  мәдәният йортлары оештырган бәйрәм программалары белән дә ләз­зәтләнделәр.

Похвистнево районының гаилә бүлеге “Россия көне балалар күзлегеннән” дип аталган  рәсемнәр бәйгесе уздырды. Сабыйлар, әти-әниләре ярдәме белән Россиягә, кече Ватаннарына багышланган рәсемнәр ясап, социаль төркемнәрдә урнаштырдылар. 

Ә Камышлы районы өлкә Халыклар дуслыгы йорты оештырган әдәби флешмобта актив катнашты. “Яратам сине, Россиям!” дип аталган бу әдәби онлайн-чарада Ватанга мәхәббәт, Россия халык­лары бердәмлеге темаларына шигырьләр,  романнан яисә пьесадан өзекләр укыганны видеога төшереп, #ВсеМыРоссия #ДружбаНародов #ЛюблюТебяМояРоссия хештеглары белән «ВКонтакте» төркемендә урнаштырылды.

Үз-үзебезне изоляцияләү ре­жи­мында да халык Россия көнен кызыклы һәм кү­ңелле бәйрәм итте.

Язманы Әминә Шиһапова әзерләде.

Бердэмлек

2 КОММЕНТАРИИ

  1. Башка берни дә кирәкмию
    Сибгәт Хәким.
    Туып үскән шушы җирнең ямен
    Алыштырмый икән һичнәрсәң .
    Башка берни дә кирәкми ,
    Үзем чапкан печәннәрне
    Бер туйганчы иснәсәм .
    Үзем тапкан чишмәләрнең
    Ятып суларын эчсәм.
    Миңа гына шулай тоела микән
    Бөтен рәхәтләре соң аның?…
    Үрләре дә зәңгәр дулкын – дулкын,
    Ул үрләрнең чиге кайда соң ?
    Башка берни дә кирәкми ,
    Дусларның мин гомерем буе
    Тойсам җылы карашын .

  2. Белегез шуны .
    Илгизәр Фазлуллин
    Иртә таңнарда карыйм талларга ,
    Өзә үзәкне кошларның моңы .
    Аерылсам сездән, якын дусларым ,
    Саргаер идем – белегез шуны.
    Көзләр җитүен , кошлар китүен
    Күпме кичерде гомерләр юлы!
    Кояшлы язым , чәчәкле җәем –
    Сез ул, дусларым,–белегез шуны.
    Нурлана күзләр , тәмләнә сүзләр ,
    Бетә таралып күңелнең моңы.
    Күрсәм яңадан сезне, дусларым,
    Бәхетем арта – белегез шуны .

Comments are closed.