Домой Главные новости В области Моң тулы күңелебез яшь әле

Моң тулы күңелебез яшь әле

0
Моң тулы күңелебез яшь әле

Үткән ял көннәрендә Самараның “Яктылык” татар мәкәбендә тарихи очрашу булып узды. Тамашачылар белән шыгрым тулы актлар залында, тарихта беренче мәртәбә, Казан Федераль университетының татар халык хоры чыгыш ясады. “Бу залда төрле өлкәләрдән килгән бик күп танылган кешеләр чыгыш ясады. Әмма бу кадәр күп кунакларны безнең сәхнә беренче тапкыр кабул итә”, – дип сәламләде кунакларны мәктәп директоры Радик Газизов.

Хорны 1967 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң шунда укытучы булып калган Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин оештыра. Менә инде 52 ел ул яшьләр коллективының алыштыргысыз җитәкчесе. Яшь талантлар белән эшләү аның саулыгын ныгытып һәм иҗат чишмәсен тулыландырып тора, күрәсең.

Хор халык моңы, Татарстан Республикасы композиторларының музыкаль шедеврлары һәм дөнья халыкларының җырлары үрнәгендә Казан университеты студентларына һәм Татарстан яшьләренә эстетик тәрбия бирә. 52 ел эчендә хор Татарстан Республикасының күп шәһәрләрендә һәм авылларында концерт куйган. Дуслык концерты белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Әстерхан, Уфа, Петербург кебек зур шәһәрләрдә чыгыш ясаган. 1976 елда хорга «Халык коллективы» дигән исем бирелә. Ул Россия һәм республика фестивальләре дипломанты һәм лауреаты исемнәрен яулый. Хәзер инде хор язмалары республиканың радио һәм телевидение фондларында саклана. Аның үз солистлары һәм «Былбыл» вокаль ансамбле дә бар икән.

Хорның составы гел алышынып, яңарып тора. Анда катнашучылар үзара өйләнешеп-туганлашып та беткәннәр инде. Үз вакытында Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Илдар Кыямов кебек, барыбызга да яхшы таныш шәхесләр дә, әлеге хорда җырлаганнар. Бүгенге көндә хорга кырыклап кеше йөри.

Горурланырлыгыбыз да бар: коллективта ике Самара кызы Вәсимә Мостафина һәм Диләрә Кашаповалар катнаша икән. Вәсимә Мостафина Шенталы районыннан. Ул Самара архитектура университетын тәмамлаган, хәзер Казан Федераль университетының “Нефть һәм газ геологиясе” бүлегендә белем ала. Ә Диләрә КФУның журналистика бүлеген тәмамлаган, шул ук вакытта инглиз теленнән тәрҗемәче һөнәре дә алган. Нәкъ менә Диләрәнең әти-әнисе ярдәме белән “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм чакырылган тамашачылар Казан Федераль университетының татар халык хоры чыгышын күрә алдылар да инде. Чөнки хор 29 ноябрьдә Самара дәүләт мәдәният институты оештырган “Студентларның хор мәҗлесе” дип аталган фестивальдә катнашу өчен килгән иде. Ә менә Наилә һәм Рубин Сабирҗановлар яшь артистларның тылсымлы тавышын ишетү һәм Ирнис әфәнде белән танышу мөмкинлеге бүләк иттеләр. Моның өчен барлык музыка сөючеләр исеменнән Сабирҗановлар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез!

“Яктылык” мәктәбе тамашачылары өчен әзерләнгән концертның беренче өлеше башлангыч сыйныф укучыларына, ә икенчесе – өлкән сыйныфларга аңлаешлы әсәрләрдән төзелгән иде. Укучыларның күбесе өчен хор чыгышы яңалык булды кебек.

Концерт атаклы шагыйребез Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Сөбханалла” җыры белән башланып китте. Яшьләр гимны булып саналган “Татарстан яшьләре” җырының да һәрбер сүзе тирән мәгънәгә ия:

Онытма телеңне,

Югалтма йөзеңне,

Моң тулы күңелебез яшь әле.

Кадерлә илеңне,

Гел якла,

Татарстан яшьләре.

Гомумән, концерт тулысынча Салих Сәйдәшев, Ринат Еникеев, Рөстәм Яхин кебек данлыклы авторлар әсәрләреннән төзелгән иде. Габдулла Тукайның “Тәфтиләү”е генә дә ни тора! Римский-Корсаковның “Шәхризадә”се Туфан ага Миңнуллин, Ирнис Рәхимуллин һәм Роберт Миңнуллин эшкәртүендә тагын да тылсымлырак, моңлырак булып яңгырады. Томазо Альбинониның “Адажио”, Ирнис Рәхи-муллин эшкәртүендә татар халык җырларыннан тезмә, Петр Чайковскийның “Щелкунчик” әсәре кушылып яңартылган итальян телендә яңгыраган “Феличита” таң калдырды. Татар халкының гимны – “Туган тел”не зал, хорга кушылып, аягүрә басып җырлады. Укучылар да, олы яшьтәге тамашачылар да хор чыгышын ләззәтләнеп, сокланып тыңладылар. Концертта шулай ук трио, дуэт, сольный чыгышлар да булды.

Концерт номерлары тәмамлангач, Ирнис әфәнде мәктәп китапханәсенә университет исеменнән бүләккә китаплар тапшырды, ә тамашачылар артистларга һәм хор җитәкчесенә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Концертны оештырган Наилә һәм Рубин Сабирҗановлар хор җитәкчесенә һәм җырчыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. “Бу хор – милләтебезнең каймагы! Татар халкының музыкаль хәзинәсен саклап калуга керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә, Ирнис әфәнде”, – дип рәхмәтен белдерде Наилә ханым Сабирҗанова. Шулай ук “Яктылык” мәктәбе укытучылары да, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин да Ирнис Рә-химуллинга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. “Хорда катнашучы балалар беркайчан да чит илләргә китмәсләр, чөнки алар та-тарның асыл балалары. Телебезне, милләтебезне саклау эшенә куйган көчегез өчен мин Сезнең алдыгызда баш иям!” – дип, хор җитәкчесенә югары бәя бирде Рифкать Хуҗин. Өлкән сыйныф укучылары җырчы студентларга югары уку йортларына укырга керүгә кагылышлы сорауларын бирделәр, укудан һәм хордан тыш тагын нәрсә белән мавыгулары турында кызыксындылар. Айрат Әхмәтҗанов татарча РЭП яза икән. Аның псевдонимы – “Айхан Асыл-Егет”. Бу концерттан соң Айратның фанатлары арасында Самара яшьләре дә буласына шигем юк.

Ерак юл алдыннан ял итеп, тамак ялгап алу өчен артистларга Самара Җәмигъ мәчетендә, иганәчеләр тырышлыгы белән, төшке аш әзерләнгән иде. Мәчет музее директоры Нәҗип Сәйфетдинов Казан кунакларына экскурсия оештырды. Шулай итеп, үгет-нәсыйхәт, китап сүзләре тыңлап, тәм-томнар белән сыйланып, ял итеп алганнан соң кунаклар белән хушлашыр вакыт та килеп җитте.

Самара тамашачылары сезгә зур уңышлар һәм хәерле юл теләп кала. Киләсе очрашуларга кадәр!

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

Бердэмлек