Домой Ислам Ислам в области Муллалар фатихасы белән

Муллалар фатихасы белән

1
Муллалар фатихасы белән

Похвистнево шәһәренең Ро­коссовский урамында 115нче мә­хәллә мәчете урнашкан. Ми­ңа анда еш кына булырга туры килә.

“Мөэмин мөселман булу өчен, ким дигәндә, җиде буын ке­­шеләренең ислам кануннары бу­енча яшәве кирәк”, – дип әй­тә иде безнең бабайлар. Шун­дый  бәндәләр генә имамлык ва­зи­фаларын үз өсләренә ала алалар. Похвистневода берен­че мәчет ачылганчыга кадәр мә­чет­сез муллалар булган. Мө­сел­маннарның үз өйләрендә го­реф-гадәтләребезне үтәп, мө­сел­ман бәйрәмнәрен бәйрәм итеп, биш вакыт намазларын укып, ни­ках, үлем-китем булганда, шул мул­лаларны чакырып, динебез­­не, го­реф-гадәтләребезне сак­лап яшә­гәннәр. Аларның исемнә­рен атап үтәсем килә: 1958 – 1973 елларда – Габдулла Ихсанов, 1973 – 1976 елларда – Ис­мәгыйль Хәмидуллин, 1976 – 1978 елларда – Шәрифҗан Булатов, 1978 елдан башлап сугыш ветераны, I дәрәҗә Бө­ек Ватан сугышы ордены ка­валеры, тыныч тормышта “За доблестный труд” медале бе­лән бүләкләнгән Минегали Мәҗи­тов мулла булып хезмәт итте.

1986 елда Рокоссовский ура­мыннан сатып алынган бер өйдә “молельный дом” дип аталган намаз уку йорты ясарга рөхсәт алганнар. Ул Похвистнево шәһәрендәге бе­ренче мәчет булып санала. Кассир вазифаларын Хөснул­ла Яруллин үтәгән. 1991 елда шу­шы бинага манара күтәргәннәр һәм мәчетне “Гөлсем” мәчете дип атаганнар.

Шул ук елда Җәгъфәр Сыраев имтихан биреп, “ис­ламский религиозный статус” алуга ирешә һәм күп еллар Похвистневоның атаклы хәз­рәте булып тора. Бигрәк тә имамлыкка укырга теләүче­ләргә булышкан, якташларын якын иткән өчен халык та аны бик ярата.

2006 елны имам вазифасы яшьләргә күчә. Илнур хәзрәт Гайнетдинов та тиз арада халык арасында абруй казана. Ул шәһәр һәм авыл халкына остаз булып намаз тәртипләрен, га­рәпчә уку-язу кагыйдәләрен өйрәткән. Кышкы кичләрдә  Похвистневодан Мәчәләйгә килеп вәгазь кичәләре үткәрә иде. Мәчәләй халкы бүген дә ул кичәләрне: “Илнур хәзрәтнең моңлы тавышы, бик төпле итеп дин гореф-гадәтләре тәртибен аңлатуы әле дә колагыбызда яңгырый сыман”, – дип сагынып искә ала.

2016 елда аны яңа мәчет­кә имам итеп билгелиләр. Ә бүген “Гөлсем” мәчетендә имам вазифаларын Сөләйман Иб­раев башкара. Имам-хатыйб вакытны исраф итүдән куркып яши, аның бөтен нәрсәдән дә кадерле булуын белеп эш итә. Үгет-нәсыйхәтләре динебезгә мәхәббәт тәрбияли, гаилә кыйммәтләрен дә онытмаска өйрәтә. Аның энергиясе кайнап тора, армый-талмый, бөтене­сен дә җиренә җиткереп, һәр кеше белән аерым сөйләшеп, хак юлга бастырырга җаен таба.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып, хәләл җәфете Мәрьям Вилдан кызы белән бергә хаҗга, Умра хаҗына да бардылар. “Әти-әнием, бабаларым бик укымышлы кешеләр булып, безгә, балаларына да, күп бе­лем бирделәр”, – ди Сөләй­ман хәзрәт. Аның үзенең дә өч баласы акыллы һәм тәртипле булып үстеләр.

Мәчет мөәзине вазифала­рын ямьле итеп Әбүзәр Ис­хаков башкара. Ул кассир да, бухгалтер да, гомумән, бик тырыш һәм ягымлы кеше. Күптән түгел аңа 70 яшь тулып узды. Озак елларга аңа исәнлек-саулык телибез, гел шулай кешеләргә ягымлы бу­лып, ике дөнья сәгадә­тенә ире­шергә насыйп булсын иде. Алла­һының ризалыгын алып, гый­бадәтләре дәвамлы булып, тормыш иптәше Әминә белән тигез гомер итәргә насыйп итсен иде.

Сөләйман хәзрәт бе­лән Әбүзәр Исхаков, күп ты­рыш­лыклар куеп, хатын-кызлар бүлмәсен дә бик матур итеп эшләткәннәр. Әбиләр, телефон аша шалтыратып, кайчан на­мазга килергә мөмкин бу­лыр инде, дип белешәләр. Мәчет­тән кечкенә генә бүләк алсалар да, безне мәхәллә мөселман­нары онытмаган әле, дип, күңел­ләре нечкәреп, елыйлар. Менә бу инде хатын-кызларга булган хөрмәтнең әҗере.

Милләтебезнең соңгы өме­те, аны рухландыручы көч фә­кать ислам кушканча яшәү рә­ве­ше. Башка юл юк. Мәчетнең имамы һәм мөәзине дә, 115 сан­лы мәхәллә картлары да ис­лам дине кушканча яшәргә тыры­шалар. Милләт яшәве дә – мул­лалар фатихасының җиме­ше.

Шамил Мамышев.

Похвистнево районы.

Бердэмлек

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Шамил абый Мамышевның язмасына бер өстәмә бар. 1991 елда Похвистнево мәчетенә “Гөлсем” исеме бирелүе шулай булды. Шуның алдыннан булачак танылган дин әһеле Исмәгыйль Шәнгәрәевның Гөлсем исемле хатыны вафат булды (өч баласы әнисез калган иде). Исмәгыйль шул мәчеткә зур ярдәм итеп, мәчет картларының аңарга шундый исем бирергә ризалыкларын алды. Моның турыда “Бердәмлек” газетасында мәкалә язган идек.
    Ә Исмәгыйль хәзрәт соңрак башка хатынга өйләнеп, тормышын дәвам итте.
    Шамил Галимов.

Comments are closed.