Домой Жизнь татар Нурулла хәзрәт: «Акчага сатылучы кыз бушка йоклап йөрүчегә караганда яхшырак»

Нурулла хәзрәт: «Акчага сатылучы кыз бушка йоклап йөрүчегә караганда яхшырак»

0
Нурулла хәзрәт: «Акчага сатылучы кыз бушка йоклап йөрүчегә караганда яхшырак»


Ислам динендә җенси якынлык кылуның тәртибе нинди? Ни өчен акчага сатылучы кызлар бушка йоклап йөрүчеләргә караганда яхшырак? Мөселманга интим кибетләрендәге «уенчыкларны» кулланырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.

Нурулла хәзрәт, ни өчен татар халкы, мөселманнар җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшергә ояла?

Монда табигый оялу бардыр дип уйлыйм. Чөнки тәртипле халык җенси мөнәсәбәтләр, билдән түбән темалар турында сөйләшергә ояла. Ләкин безнең халык оялса да, моның турында белми дигән сүз түгел. Бу гыйлем әти-әниләрдән балаларга яки укытучылардан укучыларга өйрәтелә. Хәтта Коръәндә дә җенси мөнәсәбәтләр турында әйтелгән урыннар, хәдисләр бар. Шуңа күрә дини тәрбиясе булган, Коръән сөннәтен өйрәнгән кеше шушы өйрәнүләр аша җенси тәрбия дә ала.


Җенси мөнәсәбәт — ул кеше өчен гади әйбер, гадәти төшенчә. Шуңа күрә дә Ислам дине җенси мөнәсәбәтләрне тыймый. Монда да кеше аптырарга: «Кайсы диндә тыелган икән соң ул?» — дияргә мөмкин. Ләкин, чыннан да, кайбер диннәрдә Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен җенси якынлыклар кылмау хәерлерәк санала. Бу монахлык дип атала. Шундый секталар да бар. Аларда хәтта җенес әгъзаларын кисеп алу каралган. Бу кешеләр үзләрен гыйбадәткә генә багышлый, җенси якынлыклар кылмый.

Шәригать мондый әйберләрне катгый рәвештә тыя. Җенси мөнәсәбәттән үз теләгең белән баш тарту да тыелган. Алай гына да түгел. Шәригать кияүгә чыгарга, өйләнергә өнди. Ә кайбер очракта хәтта мәҗбүр итә. Мәсәлән, кеше зина кылудан курка икән, димәк, аңа өйләнү яки кияүгә чыгу мәҗбүри, фарыз була.

Салават Камалетдинов


Өйләнү, кияүгә чыгуның беренче сәбәбе — шушы җенси мөнәсәбәтләрнең кирәк булуы, безнең аңа тартылуыбыз һәм, әлбәттә, җенси мөнәсәбәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән балалар.

Бүгенге көндәге җенси мөнәсәбәтләр диндәге якынлык кылудан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Бары тик хәзерге замандагы җенси мөнәсәбәт Аллаһның рөхсәтеннән башка кылына. Ә Исламда кеше үз ризалыгы белән өйләнә, кияүгә чыга, никах укыта. Бары тик шуннан соң гына җенси якынлык рөхсәт ителә, хәләл була. Ә аңарчы хәтта кулга кул тотышулар тыела, бу гөнаһлы гамәл, хәрәм булып санала.

«Исламда балигълык яше җенси өлгерү белән билгеләнә»


Никах турында әйтеп киттегез, хатын-кызга ничә яшьтән кияүгә чыгарга ярый?

Хатын-кызга да, ир кешегә дә балигъ булганнан соң кияүгә чыгарга, өйләнергә рөхсәт ителә. Ә Ислам динендә балигълык яше җенси өлгерү белән билгеләнә. Хатын-кызның күрем вакытлары башланган, ир кешенең җенси дәрте уянган икән, аларга никах укытырга рөхсәт ителә. Кайберәүләр: «13-14 яшьтә кыз баланы ничек кияүгә бирәсең инде?» — ди. Әлбәттә, рөхсәт ителә дигән сүз — шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Мәсәлән, Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмнең хатыны, Гайшә анабыз, кияүгә чыкканда 9 яшьлек була. Эш монда яшькә түгел, ә өлгерүгә бәйле. Гайшә анабыз яшьтәшләренә караганда тизрәк өлгергән. Әйтергә кирәк, әле бит дәүләт кануннары да бар. Аларны да исәпкә алмыйча булдыра алмыйбыз.

Өйләнү, кияүгә чыгу дигәндә, бары тик капма-каршы җенесләрне генә күз уңында тотарга тиешбез. Хәзерге заманда бу да бик актуаль. Ягъни ир-ат хатын-кыз, кыз кеше ир-ат белән генә никах укыта ала.

«Җенси якынлык — саваплы эш»


Никахтагы егет белән кыз җенси якынлык кылыр алдыннан үтәргә тиешле кагыйдәләр бармы?

Монда тыюларны әйтеп китәргә кирәк. Җенси мөнәсәбәтнең бер тыелган ысулы бар — ул да булса арткы якка якынлык кылу. Русча әйткәндә, анал. Бу хәдисләр тарафыннан да, Коръәни-Кәрим аяте аркылы да тыелган. Шушы якынлык гөнаһлы, хәрәм була. Калган бөтен әйбер дә рөхсәт ителә.

Җенси мөнәсәбәтләр үзенә күрә саваплы эш булып та санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатыннарыгыз белән йокласагыз, сезгә савабы була», — ди. Сәхәбәләр: «Ничек инде савап булсын? Без бит ләззәт алабыз, ул безнең үзебезгә рәхәт», — дип сорый. Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм: «Әгәр сез үз хатыннарыгыз белән йокламасагыз, зина кылыр идегез», — дип җавап кайтара. Ягъни бу эш гөнаһтан саклый.

Якынлык кылуның тәртибенә килгәндә, догалар кулланырга кирәк. Мәсәлән, беренче зөфаф кичендә яки хатының белән йоклар алдыннан укыла торган догалар бар. Шулай ук пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатыныгыз өстенә үгез кебек аумагыз», — дип әйтә. Ягъни монда да үзенә күрә бер уен, ярату билгесе, ниндидер хисле күренешләр булырга тиеш. Бу физик акт кына түгел. Шуны аңларга кирәк.

«Хатын-кыз якынлыктан сәбәпсез баш тартырга тиеш түгел»


Ислам кануннары буенча, хатын-кыз ире теләгән вакытта якынлык кылырга әзер булырга тиеш. Әгәр дә ир-атның урамда йөргәндә җенси якынлык кылу теләге килсә, хатынына нишләргә? Ул баш тарта аламы?

Җенси якынлык чит кеше алдында кылынырга тиеш түгел. Ул башка кешеләр күрми торган ябык бүлмәдә кылына. Кеше күзе күрми торган урын булса ярый. Әмма урамда, кайдадыр табигатьтә кеше күзеннән йөз процент сакланып булмый. Ислам динендә кеше алдында хәтта үбешү дә тыелган. Миңа калса, тәртипле мөселман кешесе шушы кагыйдәләрне үтәячәк.

Ир-ат «сораса», хатын-кыз әзер булырга тиеш дигән сүз, ул сәбәпсез баш тартмасын дигәнне аңлата. Чөнки кайвакытта хатын-кызлар: «Ардым, баш авырта, теләмим әле, әйдә иртәгә, тегеләй-болай», — дип бер сәбәпсез ире белән якынлы кылудан баш тарта. Динебез буенча болай эшләргә ярамый.

Ләкин хатын-кызның күрем вакыты булганда якынлык кылу тыела. Хатын-кызның ниндидер авыртуы булса, әйтик, ул температура белән ята яки җенси мөнәсәбәт аңа ниндидер авырту китерә икән. Бу очракта ир кеше басым ясарга тиеш түгел. Чөнки монда хатын-кызның баш тартырга сәбәбе бар.

Ә киресенчә, хатын-кыз ире белән бик нык якынлык кылырга теләсә, ә ире аннан качып йөрсә нишләргә? Монда гөнаһы кемгә була?

Шәригать ягыннан карасак, хатын-кыз сәбәпсез баш тартса, бу очракта гөнаһ хатынына була. Әгәр дә ире баш тартса, аңа гөнаһ булмый. Шәригатьтә менә шундый «закон» бар. Мин моны: «Кара әле, ирләргә ничек рәхәт икән», — дип әйтмим. Аның хикмәте бик тирән. Гадәттә, нормаль, сау-сәламәт ир кеше якынлык кылырга тели. Моны бөтен кеше дә аңлый. Шуңа да ир-атларга шушы артык дәрттән бушану да каралган, поллюция дип атыйбыз. Җенси мөнәсәбәт юк икән, ир кеше төнлә шул рәвешле «бушана». Сыеклык бүленеп чыга һәм башкасы… Кирәк ул ир кешегә. Аның табигате шундый.

Салават Камалетдинов


Димәк, сәламәт ир-ат хатыны белән йокларга теләргә тиеш. Теләмәсә, нишләп икәнен уйларга кирәк. Сәбәпләрне өчкә бүлеп карарга була. Беренчесе — ир кеше авырырга мөмкин. Бу авыруга сихерне дә кертергә була. Кемдер боздырган булырга да мөмкин бит. Икенчесе — ир-атның читтә канәгатьләнә торган башка бер урыны бар. Өченче сәбәп — хатынының гаебе. Менә шушы өч сәбәпне карарга кирәк. Әгәр дә ирең сау-сәламәт, читтә йөрми икән, димәк, гаеп хатын-кызда. Ул матурлыгын югалткан, буй-сынын бозган, дорфаланган, теләсә нәрсә әйтеп, үзен теләсә ничек тотып, иренең мәхәббәтен югалткан булырга мөмкин. Арада төрлечә була, кычкырыш-талашлар да булгалый. Алар аркасында ир үз хатына карата суына, бизә ала.

Шуңа да хатын-кызларга беренче эш итеп үзләреннән башларга киңәш итәм. «Миндә сәбәп юкмы икән, мин гаепле түгелме икән?» — дип уйланырга кирәк.

«Җенси мөнәсәбәт кылмасаң, ике хатының белән берьюлы йокларга ярый»


Белгәнебезчә, Исламда ир-атка берничә хатынга өйләнергә рөхсәт ителә. Шул хатыннар белән бергә берьюлы җенси якынлык кылырга ярыймы?

Чыннан да, Исламда дүрт хатынга кадәр алырга рөхсәт бар. Бу ир-атның без әйткән җенси дәрте белән аңлатыла. Нормаль, сәламәт иргә бер хатын әле ул җитми дә. Шуңа күрә дүрт хатын рөхсәт ителә. Ләкин әле бу тиеш дигән сүз түгел.

Икенче, өченче, дүртенче хатын алганда, беренче хатынның ризалыгы кирәкми. Әдәп йөзеннән хатыныңа: «Мин өйләнәм», — дип хәбәр итү тиешле. Әгәр дә хатын-кыз диндә, иманлы икән, каршы килмәячәк.

Ләкин бу очракта да ирне гаепләгәнче, хатын-кызларга: «Нишләп ул читтән кемнедер эзли соң? Бәлки ул теләгән әйберен миндә тапмагандыр?» — дип үзләреннән башларга киңәш итәр идем.

Әйтик, ир-ат икенче хатын алган ди. Бу икенче хатын башка йортта яшәргә тиеш. Бер үк йортта яши икән, аның аерым, ерактарак урнашкан бүлмәдә булуы хәерле. Ике хатын бер йортта яшәсә, һичшиксез, проблемалар туачак. Анда тавыш чыгып торачак. Бу нормаль гаилә булмый.

Ике хатын ире белән берьюлы якынлык кыла алмый. Шәригатьтә бу тыелган. Бу бозыклык, фәхешлек билгесе булып санала. Хатын-кызлар бер-берсенең гаурәтләрен күрергә тиеш түгел. Хәтта бер хатының күрше бүлмәдә булып, син икенчесе белән башка бүлмәдә якынлык кыласың икән, теге хатының бу якынлыкны ишетмәслек булырга тиеш. Аның да үз хисләре бар, аны ихтирам итәргә кирәк.

Бәлки хатыннар үзләре генә йокларга куркадыр, ә бәлки салкындыр — төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Шуңа күрә ике хатын белән бер ятакта якынлык кылмыйча йокларга ярый.

Мастурбация тыеламы?


Хатыны авырып китсә, ир-атка үз-үзен канәгатьләндерергә ярыймы?

Мөселман кешесенә бу әйбер тыела. Беренчедән, бу сәламәтлеккә зыянлы. Безнең җенес әгъзасы аңа көйләнмәгән. Икенчедән, ир кешене бу эгоизмга илтә. Чөнки ул үзен генә кайгырта, үзенең рәхәтлеген генә уйлый. Болай эшләү — ул түбәнчелек, үзеңнең ирлегеңне түбәнсетү. Әгәр дә ир кешенең якынлык кылырга теләге булса, ләкин хатыны авырып тора икән, бу очракта аңа икенче хатын алырга рөхсәт ителә. Мөмкинлеге булмаса, Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләм ураза тотарга киңәш итә. Ул ир-атларга: «Әгәр дә сез өйләнә алмасагыз, ураза тотыгыз. Бу сезнең дәртегезне киметер», — ди. Гыйбадәт юллары белән җиңеллек эзләргә кирәк. Аллаһы Тәгалә дә хәлне җиңеләйтә. Без әйткән поллюция төнлә хәлне җиңеләйтергә мөмкин. Ләкин башка гөнаһлы ысулларга кермәү хәерлерәк. Аның ахыры яхшы бетмәячәк.

Мастурбация хатыны булмаган ир-атларга да тыелганмы?

Әйе. Кайбер галимнәр генә рөхсәт итә. Алар: «Бүлмәгә бер хатын-кыз килеп керде, чишенде дә: „Зина кылабыз“, — дип әйтте ди. Үзеңне тыеп тору авыр. Менә бу очракта рөхсәт ителә», — дип мисал китерә. Ләкин мин аларны хупламыйм. Бу бик сирәк, шикле очраклардыр дип уйлыйм. Бәлки кемнеңдер шулай буладыр да. Әйтәм бит, гыйбадәт юлы белән саклану кулайрак.

Шунысын да әйтергә кирәк, якынлык кылудан туктап тору, тыелу ир кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә вакыт җитү белән өйләнү юлларын эзләргә кирәк. Гадәттә, өйләнү, кияүгә чыгуга югары таләпләр киртә булып тора. Хатын-кыз, ирләр алар гел бар. Алар күп. Таләпләр югары булу сәбәпле генә өйләнә алмыйча йөриләр. Аларны әзрәк төшерсәң, өйләнергә дә, кияүгә чыгарга да була.

«Җенес әгъзасына кул белән кагылырга, үбәргә ярый»


Ир-атка хатын-кызның җенес әгъзасына кул белән кагылырга ярыймы?

Кул белән дә, хәтта тел белән дә кагылырга, үбәргә ярый. Ләкин кул, бармак белән анда керү тыела. Шулай ук тел белән кагылган очракта нәҗестән сакланырга кирәк. Әгәр аннан берәр нәҗес, пычрак агып чыкса, туктарга кирәк.

Хатын-кыз да иренең җенес әгъзасына кул һәм ирен белән кагыла ала. Монда да берәр сыеклык бүленеп чыкса, туктарга кирәк.

Бүгенге заманда интим әйбер кибетләре бик популяр. Анда нәрсәләр генә юк… Шундый кибеттән алган «уенчыкны» җенси якынлык вакытында кулланырга ярыймы?

Дөресен генә әйткәндә, анда нинди әйберләр бар икәнен мин хәзер тәгаен генә әйтә алмыйм, белмим. Шуңа күрә санап китеп: «Менә монысы ярый, монысы ярамый», — дип әйтә алмыйм. Ләкин нәрсәләр рөхсәт ителми соң? Ир-ат ясалма хатын-кыз алды ди… Ул ясалма курчакларның гәүдәләнгәне дә, бары тик җенес әгъзасы формасындагылары да бар. Болар барысы да тыелган. Ир кешенең бары тик тере, исән хатыны гына булырга тиеш. Хатын-кызга да ир-атның ясалма җенес әгъзасын яки башка шундый әйберләр сатып алырга ярамый. Бу шулай ук тыелган, гөнаһ булып санала.

Калган әйберләргә килгәндә… Монда үзләре карыйлар инде. Үз теләкләре белән… Әйткәнемчә, арткы якка кагылырга ярамый.

Әйтеп китәсем килә, кешеләргә бары тик кеше белән генә якынлык кылу каралган. Әгәр дә ир кеше хайван яки башка ясалма әйберләр белән якынлык кылса, бу бозыклык, фәхешлек, гөнаһ булып санала. Бу зина кылу түгел, ләкин бозыклык билгесе. Моның җәзасы тагын да катырак булырга мөмкин.

Кемдер: «Ничек инде хайваннар белән якынлык кылып була?» — дип гаҗәпләнә. Ә бит кайбер халыкларда бу — таралган традиция, бер гадәт. Телгә алынып әйтелмәсә, кайдадыр язылмаса да, ул халык арасында булырга мөмкин. Кызганыч, безнең Татарстанда да минем шундый очракларны ишеткәнем булды. Шуңа күрә Ислам дине алдан кисәтеп, мондый ысулларны катгый рәвештә тыя.

Әйткән өчен гафу итегез инде, ләкин шул исәптән мәетләр белән якынлык кылу, ягъни некрофилия билгеле бер вакытта популяр булган. Әле дә бер газетада укыганым булды. Бер ир-ат кызның мәетен казып алган да: «Мин аны гомерем буе яраттым», — дип өенә алып кайтып, шуның белән хәтта яшәгән. Мондый әйберләр шулай ук катгый рәвештә тыелган.

Кешенең башында нинди генә бозыклык юк. Әгәр дә дин шушы әйберләрне чикләмәсә, кеше аларны үзе генә чикли алмый. Ул әллә нәрсәләргә бирелеп китә. Бүгенге көндә дә ирләрнең — ирләр, хатын-кызларның хатын-кызлар белән торулары, төрле тишекләргә төрле әйберләр тыгулары… Фантазияләренә шуның кадәр бирелеп киттеләр… Тыю юк. Монда Аллаһы Тәгаләдән курку булмаса, кешене әдәп, гореф-гадәт кенә туктата алмый. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән курку кирәк.

«Акчага сатылучы кыз бушка йоклап йөрүчегә караганда яхшырак»


Акчага сатылучы хатын-кызлар белән якынлык кылганда гөнаһы кемгә була?

Никахсыз җенси мөнәсәбәт акчага булса да, бушка булса гөнаһлы санала. Монда зина турында сүз бара. Акчага сатылган хатын-кызга да, «сатып алган» ир кешегә дә зина гөнаһы була. Җәзасын бу дөньяда алмаса, ул аны ахирәттә алачак.

Салават Камалетдинов


Бушка йоклап йөрүче һәм акчага сатылучы кызлар бар. Болар арасында Ислам дине аерма күрми. Бушка йоклап йөрүче кыз янына барсаң, аны бушка «алырга» мөмкин. Ләкин теге «сатыла» торган кызны акчага гына «аласың», бушка «бирми» ул. Шунысы кызык, димәк, акчага сатылган кыз үзенә күрә яхшырак та булып чыга. Чөнки акчаң булмаса, зина кылмыйсың. Ә тегендә акчаң булса-булмаса да, зина кыласың.

Кызлар әзрәк уйлансын иде. Аларга фахишә дисәң, берсенә дә ошамый бит. «Без фахишә түгел. Без яратабыз. Шуңа күрә йоклап йөрибез», — диләр. Никахсыз йоклап йөрсәң, яратсаң-яратмасаң, акчагамы, бушкамы — хөкеме бертигез. Үзеңне юатырга ярамый.

Порнографик фильмнарны карарга рөхсәт ителәме?

Мөселман өйләнгән булса да, булмаса да, аңа чит-ят кешенең гаурәтенә, оятсыз җирләренә карау тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бу — шайтанның угы», — ди. Мондый әйберләр карау зинага этәрә, гаурәткә карау акылны, хәтерне зәгыйфьләндерә, булмаганда да җенси дәртне уята. Һәм, һичшиксез, йөрәкне, бәгырьне катылата. Ягъни күңелгә, йөрәккә гөнаһ керә. Кеше үзе эчке яктан фәхешлеккә, бозыклыкка тартыла башлый. Бу бик зыянлы. Яулыксыз хатын-кызга карау да гөнаһ әле ул. Ә монда бөтенләй анадан тума чишенгән кешеләрне телевизордан карау турында сүз бара.

Әгәр ир-ат шундый фильмнарны башка хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен караса?

Алай да ярамый. Мәгънәсез әйбер бу. Чөнки шундый фильмнар карап, башка хатын-кызларга күз салмыйм дигән әйбер юк. Монда тагын бер зыян бар. Фильмнарда шәрә хатыннарга карасаң, үзеңнең хатыныңа карыйсың килми башлый. Анда гел матур кызларны гына төшерәләр. Ә синең хатының иң матуры дигән сүз түгел бит әле ул. Үз хатының белән чагыштырып карагач: «Кара әле, минеке ямьсез икән бит», — дисең. Хатыныңнан бизү, аның белән якынлык кылырга теләмәүгә сәбәп шушы фильмнар, кинолар да була ала.

Сез әйткән фильмнарны карап, кайчагында ирләр реаль җенси мөнәсәбәтләргә суына. Аларның күңелләре бизә. Чөнки рухи яктан алар шул фильмнардан канәгатьләнеп беткән була. Шуңа да гаурәтләрен ачып йөргән хатын-кызлар да җәмгыятькә зыянлы дип карала. Алар ирләрнең эмоциональ яктан дәртләрен ала.

Балага ничек аңлатырга?


Күп кенә гаиләләр бер бүлмәле фатирларда яши. Баланың аерым бүлмәсе юк. Әгәр дә бала әнисе белән әтисенең җенси якынлыгын күрсә, нишләргә?

Аерым бер киңәш юк. Һәрбер гаилә үзенең җаен табып эшлидер бу очракта. Кайвакытта бала булмаганда, йоклаганда якынлык кылалар… Бәлки баланы кемгәдер кертеп торалардыр… Бу зур проблема дип әйтмәс идем.

Авыл җирләрендә элек андый нәрсәләр мунчада булган инде. Ләкин мунча моның өчен бик үк туры килә торган урын түгел. Башка урыны булмаган. Өйдә әти-әни, кияү-киленнәр, сигез бала… Сыер, кәҗәсе дә шунда кергәндер әле аның.

Бала күрсә, аңлатырга кирәкме?

5-6 яшькә кадәр балага бөтенләй аңлатасы түгел. Алар күргән әйберне оныта. Ә олырак балага аңлатырга, аның белән сөйләшергә туры килә. Ә кайвакытта бөтенләй игътибар да итмәскәдер. Бала күрде — онытты. Бөтен нәрсәне ачып сөйләшү гел файдага түгел. Ситуациягә карап уйларга кирәк.

Әни кешегә кызына җенси мөнәсәбәтләр турында аңлатырга кирәкме?

Һичшиксез, әни шөгыльләнергә тиеш тә инде аның белән. Малай кешегә әтисе аңлатырга тиеш. Оялалар икән, башка берәр туганнары, якын кешеләре аңлата ала. Бу гына түгел, әле өйләнгәннән соң да әти-әни балаларының җенси мөнәсәбәтләре белән кызыксынырга тиеш.

«Туганнан туганың белән никах укытырга мөмкин»


Ислам динендә якын туганнар: әти-әни, балалар, апа-сеңел, абый-эне белән якынлык кылырга ярамый. Туганнан туганнар белән мөмкинме?

Монда никах турында әйтергә кирәк. Якынлыкны никахсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Чыннан да, никахны билгеле бер даирә кешеләре — туганнар белән укытырга ярамый. Ләкин икенче, өченче буын туганнар бу даирәгә керми. Шуңа да алар янында кызлар яулык бәйләп йөрергә, алар үзләренең өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкин булуларын белеп торырга тиеш. Бу шәригать ягыннан каралган. Без моны тыя алмыйбыз. Бүген туганнан туганнар үзләрен чын туганнар итеп хис итә, ләкин бу алай түгел. Алар никах укытып, гаилә корып, бала табып яши ала. Шуңа да алар икәүдән-икәү генә калмаска, бер-берсе белән йокламаска тиеш.

Казанда хатын-кызлар өчен интим-гимнастика, җенси яктан осталык курслары бар. Мөселман хатын-кызына анда йөрергә ярыймы?

Әгәр дә анда дәресләрне хатын-кызлар укыта һәм бары тик хатын-кызлар гына йөри икән, рөхсәт ителә. Әлбәттә, тыелган әйберләр булмаса.

Без бүген ир-атларның ир кешеләр, хатын-кызларның бүтән кызлар белән очрашып йөрүләре турында бераз әйтеп киттек. Моны психологик чир дип тә, тумыштан килгән авыру дип атыйлар. Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр дә егет үзенең хатын-кыз белән бергә булуын күз алдына китерми икән, аңа гомере буе ялгыз яшәргәме?

Бу — психологик авыру да, генетик чир дә түгел. Бу фәхеш тәрбиянең нәтиҗәсе. Дөрес тәрбия булмау сәбәпле шулай килеп чыккан әйбер ул. Әгәр дә ул табигатьтән авыру булса, Аллаһы Тәгалә мондый эш өчен үлем җәзасы бирмәс иде.

Тарих буенча, Лут кавеме булган. Алар беренче гомосексуалистлар була. Аллаһы Тәгалә аларны юкка чыгара, үтерә, җир белән тигезли. Әгәр дә ул авыру булса, аларны үтермәсләр, ә дәваларлар иде. Ләкин шушы бозык тәрбия нәтиҗәсендә ир-ат башка ир кешегә тартыла һәм хатын-кыз белән тора алмый икән, мондый кеше ялгыз булырга мәҗбүр. Ул үз хисләрен тыеп, сабыр итеп, гыйбадәт кылып яши. Гермафродитлар, ягъни ике җенес билгесе дә булган кешеләр өчен дә шундый ук хөкем. Аллаһның ризалыгын алсалар, алар, иншә Аллаһ, җәннәттә булыр.

Гадел Әхмәтҗанов

intertat.tatar