Домой Жизнь татар Әнвәр Нургалиев үзенә янаучыларны җавапка тарттырачак

Әнвәр Нургалиев үзенә янаучыларны җавапка тарттырачак

1
Әнвәр Нургалиев үзенә янаучыларны җавапка тарттырачак

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе Нәсимә апада үлгәннән соң коронавирус табылуы турында язган идек. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, болай да авыр, кайгылы көннәрендә интернетчылар җырчыга янау сүзләре яза башлаганнар.

Моңа кадәр “Матбугат.ру”да 80 яшьлек Нәсимә Нургалиеваның коронавирус авыруыннан үлмәвен яздык. Җырчы сүзләренчә, соңгы ике айны мәрхүмә, чыннан да, хастаханәдә үткәргән. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин аның коронавирусны хастаханәдә йоктыра алуын аңлата. Уфаның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсен карантинга япканнар. Үлгән кеше белән элемтәгә керүчеләрнең барысын да РКБда карантинда калырга мәҗбүр иткәннәр.  

Массакүләм чараларда таралган имеш-мимешләргә ноктаны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров куйды. Ул Нәсимә Нургалиеваның коронавирус авыруыннан вафат булуын инкарь итте.

Әнвәр Нургалиев үзе инстаграмда болай дип язып чыкты:

“Якынча өч ай элек гаиләбезгә зур бәла килеп төште. Әниебез авырып китте. Район хастаханәдә дәвалау уңай нәтиҗәләр бирмәде. Без аны Уфадагы Республика клиник хастаханәгә алып килергә булдык. Салдылар һәм шул көнне әнигә операция ясалды – аның аягын кистеләр. Бер атна узу белән ул инсульт кичерде. Әни бер ай чамасы неврология бүлегендә ятты, аннары аны реабилитация бүлегенә күчерделәр. Әни өзелгәндә мин аның янында булмадым, әнинең вафатына кадәр мин атна-ун көн хастаханәгә бармадым. Әни реанимация бүлегендә иде. Табиблар безгә әнинең коронавируслы була алганы турында әйтмәде. Моны дәлилләгән анализлар да юк иде.

5 апрель әнинең йөрәге туктады. Кичерә алмаслык кайгы. Әмма әнине ярып караганнан соң аның коронавирус белән дә чирләгәне ачыкланды. Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләрен яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, “изгой” ясадылар. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлына озата алмадым.

Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин, гаиләм коронавируска тест тапшырды. Нәтиҗәләре килде: МИНДӘ ДӘ, ГАИЛӘМДӘ ДӘ КОРОНАВИРУС ЮК!

Әмма сорауларым калды:

1. Әнием РКБда дәваланган килеш ничек коронавирусны эләктерә алган?

2. Аерым кешеләрнең, кайбер матбугат чараларының миңа карата яла ягу, эзәрләкләү, мыскыл итүе булды. Русия кануны нигезендә аларга җавап тотарга туры киләчәк. Социаль челтәрләрдә миңа әйтелгән барлык мәсхәрә, янау сүзләрен туплап, ул кешеләрне җаваплылыкка тарттырачакмын.

Шулай да әниемне дәвалаган, аның гомере өчен көрәшкән табибларга, медицина хезмәткәрләренә, кайгымны уртаклашып, ихластан миңа теләктәшлек күрсәткән кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән рәхмәт! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз!” – ди җырчы.

matbugat

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. И балакай, ана югалту кайгысы гына җитмәгән! Ныклык, үзеңә һәм гаиләңә сәламәтлек телим!

Comments are closed.